поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
22.03.2008 Җәмгыять

АЛСУ: «БЕРӘҮНЕҢ ДӘ ФАХИШӘ БУЛАСЫ КИЛМИ»

Алсу (исеме үзгәртелеп бирелә) – Түбән Камадан Казанга укырга килгән татар кызы. Үзенең чынлыкта кем икәнлеген әйтмәү һәм кайбер мәгълүматларны ачмау шартларында гына минем белән сөйләшергә риза булды. Ул – фахишә, инде айдан артык Казанның бер интим агентлыгында тән сатып акча эшли. Яңа гына 26 яшен тутырган. Әти-әнисе, сеңлесе бар.

– Мондый хәлгә төшүемнең сәбәбе – акча җитмәү. Мәктәптән соң медколледж тәмамладым, хәзер институтта укыйм, соңгы елым. Диплом эшем, имтиханнар  60 меңгә төшә. Финанс ягыннан әти-әнидән бәйсез буласым килде.

 

– Соң, башка һөнәрләр дә бар бит? Акча эшләү өчен фахишә булу мәҗбүри түгел...

 

– Ә ай саен  60 меңне кайда түлиләр? Бездә исә, эшләвеңә карап, кем – 60, кем 100 мең ала.

 

– Ә күңел дигән әйбер?

 

– Психологик яктан бу бик авыр. Яратмаган, белмәгән кеше белән беренче көнне үк интим мөнәсәбәткә керү өчен зур көч кирәк. 

 

– Эш урыныңны ничек таптың?

 

– Белдерү буенча. Күп акчалы эшкә кызлар кирәк дип язылган кәгазь иде ул. Башта чылтыратып белештем. Әйдәгез, очрашып сөйләшик, диделәр. Очрашуга бер егет килде. Без машинада аралаштык, секс мәҗбүри түгел, эшлекле очрашуларга барырсыз, диде. Баштарак шулай булды да, 4 кеше бер ресторанда утырдык. Бернинди интим мөнәсәбәт булмады, без бер сәгать эшлекле кешеләрнең иптәш кызлары ролен уйнадык та киттек, урамда машина көтеп тора иде. Аннан соң бүтән чакырулар башланды. Бер сәгатькә бер кыз мең ярым ала, шуның 700е үзенә кала, ә калганы – агентлыкка.

 

– Төп эш урыныгыз кайда?

 

– Бер фатирда. Анда интим хезмәт күрсәтелүен һәм ул фатирны милиция үз канаты астына алуын беркем белми.

 

– Ничә кеше эшлисез?

 

– 18-35 яшьлек 20 ләп кыз. Тазалар, ябыклар, озын, кыска буйлылар... 17 яшьлек бер кыз да бар. Милләтләребез дә төрле: татар, марҗа, чуваш. Молдовиядән килгән кызлар да бар. Күбесе Казаннан. Күрше районнардан да киләләр.

 

Аларның да әти-әниләре бардыр?..

 

– Әйе... Ләкин бу хакта берәү дә әти-әнисенә сөйләми. Кем үзен кибетче дип әйтә, кем идән юам ди.

 

– Синең әти-әниең ни эшләп йөргәнеңне сизенмиме?

 

–  Алар минем тәртипле йөрүемә ышана. Мин бит үзем дә мондый юлга басармын дип уйламаган идем...

 

– Агентлыктагылар үзара аралашасызмы? Башкаларның мондый юлга керүенә нәрсә сәбәпче?

 

– Акча!!! Укырга, матур, яхшы киенергә акча кирәк. Берәүнең дә финанс ягыннан бәйле буласы килми. Бер кызның егете үзе үк: “Бар, акча эшләп кайт”, –  дип җибәрә. 

 

– Эшкә тотынганчы сезнең белән килешүләр төзеделәрме?

 

– Бернинди килешү юк. Телисең – эшлисең, теләмисең икән – юк. Ләкин телефоннан чылтыратып тикшереп торалар. “Син кайда? Өйдәме, кибеттәме? Хәзер машина килә, эшкә чыгарга әзер тор!” – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.

 

–  Хуҗагыз ниндирәк кеше?

 

– Казан егете. Аңа 20 яшь.

 

– Клиентларыгыз  кызларны ничек сайлыйлар?

 

– Күбесенчә яшь буенча сорыйлар. Егетләр күбрәк 18 яшьлекләрне чакыралар.  Бәяләр нинди районга чакыруга карап  билгеләнә.  Казанның Яңа Савин районында – 1300, үзәктә – 1500, сауна-бассейннарга чакырсалар, сәгате 2000 дә була.

 

–  Гадәттә, кая һәм кайчан чакыралар?

 

– Фатирларга. Сауна, кунакханә, шәһәр читендәге шәхси йортларга да еш йөрибез. Эш күбрәк төнлә була. Гаиләле кешеләр көндез, хатыннары эштә вакытта чакыралар. Чакырулар ял көннәрендә ешая.

 

– Чакыручылар арасында татарлар бармы?

 

– Соңгы арада күбесенчә татар ир-атлары янына йөрдем. Барысының да диярлек балалары, хәтта оныклары бар. Мин үзем дә, гаиләгез тулы, бөтен әйберегез бар, нишләп мондый адымга барасыз, дип сораган идем. Күбесе: “Бер хатын белән яшәп туйдым, ул тазарды, ямьсезләнде, кызык түгел”, – диләр. “Бер ботканы көн саен ашап булмый бит инде”, –  диючеләр дә бар.

 

–  Интим теләүчеләр күбесенчә яшь егетләрме, урта яшьтәгеләрме?

 

– Төрлесе бар. 73 яшьлек бабайның да чакырганы булды. Эчеп алалар да, батыраеп, кызлар чакыралар. Кунактагы кебек чәй эчерәләр, үзләре дә нидер эчеп, сөйләнеп утыра. Яшьләр чәйсез-мәйсез генә “эшкә” тотына.

 

–   Казанда интим хезмәт күрсәтүче агентлыклар үз кызларын өйдән дә чыгармыйлар дигән сүзләр ишетелде.

 

–  Бездә алай түгел, ирекле йөрибез. Ә сез әйткән агентлыклар, чыннан да, бар. Кызларын ябып тоталар, штрафлар салалар. Клиентларның кайберләре эчәләр, наркотик кулланалар да кызларны кыйный башлый. Анда инде кем ничек чыгып кача ала, шулай кача.

 

– Тән сатучы хатын-кызлар эчкече, наркоман була дип әйтәләр.

 

– Андыйлар безнең арада да бар. Гадәттә, берничә ел эшләүчеләр тәмәке тарталар, наркоманга, эчкечегә әйләнәләр.

 

–  Ир-атлар андыйларны кире какмыймы?

 

– Булгалый.

 

– Хәзер бит интернетта, урам чатларында үзләрен тәкъдим итүче кызлар арта. Агентлыклар һәм андыйлар арасында көндәшлек бармы?

 

–  Көндәшлек бар. Әмма үзләренең җенси ихтыяҗларын мондый юл белән канәгатьләндерергә теләүче ирләр дә арта бара бит.

 

– Үзегезне ничек рекламалыйсыз? 

 

–  Визиткалар тараталар, урамда телефон номерлары язалар.

 

– Ә ул номерларны кемнәр язып йөри?

 

– Яшь егетләр, мәктәп укучылары.

 

–  Фахишә сүзе сине куркытмыймы?

 

– Куркыта. Тик бу бит минем гомерлек эш урыным түгел. Берәүнең дә фахишә буласы килми.

 


Рөстәм ИСХАКЫЙ
Татарстан яшьләре
№ 39 | 22.03.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»