поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
23.07.2018 Фаҗига

Минзәлә егетен яшен сугып үтерә - бу күрәчәкме?

Оренбург өлкәсендәге Тозлы күл татарстанлы­ларның яратып ял итә торган урынына әйләнде. Кемнәрдер автобуска төялеп, кайберәүләр гаиләләре белән үз машинасында юлга кузгала. Әмма 19 июль көнне булган фаҗига кайберәүләрне бераз сагайтты. Ватсапка язма да килде.

“Монда яшен булды. Күлдәге кешеләрне сукты. Бик куркам. Хәзер ял да итеп булмас инде. Чәйләп алам да кайтам”, – дигән ул. Яшен Минзәләдә яшәүче 13 яшьлек Юра Боковны суккан. Малай бирегә әти-әнисе һәм ике энесе белән килгән була. Тозлы күл күген кара болытлар кап­лау белән кем­нәрдер ышык урынга ашыкса, кайбе­рәүләр күлгә керә, комлыкта кызынып ятучылар да була. Ә менә Юра су эченнән чыгарга өлгерми кала. Тиз арада килеп җиткән “Ашыгыч ярдәм” машинасы табиблары да аны коткара алмый.
 
Кешегә сөйләргә булсын
 
– Без ике ел рәттән бирегә концертлар белән киләбез. Узган ел кызыгып кайтып, август аенда ял итәргә дә бардык. Быел да бераз  көч туплап алмакчы идек, – дип сөйли җырчы Алсу Фазлыева. – Кара болыт килгәнне күргәч, мин күл буендагы халыкны видеога төшереп алдым. Аларда курку дигән нәрсә бө­тенләй юк. Кеше болыт кил­гән­гә игътибар да итми, су керүен дәвам итә. Ә без тиз­рәк эчкә үттек. Ярдан читкә йөгерү­челәр дә булды. Яшен бер генә тапкыр сукты. Мин ул вакытта “Эрбет мич­кә­се”­ндә утыра идем. Шушы яше­мә җитеп, андый көчле тавыш ишеткәнем булмады. Шул арада табиблар да кү­ренде. Бак­саң, Минзәлә малае күр­ше­дә генә ял иткән икән. Тик, кызганыч, коткара алмадылар.
 
Бу хәбәрдән соң Алсуның телефонына нинди генә смс­лар килми.
 
– Бездә халык арттырып сөйләшергә ярата инде. Әллә ничә кеше үлгән дигән хәбәр тараттылар. Бер бала үлде. Бу – күрәчәк инде. Димәк, сабыйны әҗәле бире­дә көткән, – ди Алсу.
 
Монда “почти” бушлай
 
Тозлы күлгә унар ел рәттән барып дәваланучылар бар. Мамадышта яшәүче Айтуган Вәлиев, бары тик шушы күл­нең генә файдасын күрәм, ди.
 
– Биредә кояш туры карый. Биш күл бар. 150 сумың­ны түләп керәсең дә көнозын дәваланып ятасың. Башка җир­гә барып дәвалану кыйм­мәткә төшкәч, файдасын күр­гән кешеләр кабат-кабат би­регә килә. Мине аякларым сызлап интектерә. Нәселдә буыннар авыруы бар. Шуңа да үземне карыйм. Бер ия­лән­гәч, организм тозлы күлне үзе көтеп тора. Биредә кемгә ниндие кирәк, шунысына керә. Кап-кара ләмгә кереп ятучылар да, гел тозлы күлдә вакыт үткәрүчеләр дә бар. Хатын-кыз авыруларына аерым күл ясаганнар, – ди ул.
Биектаудан Фирдания апа да дус кызлары белән биредә булган.
 
– Куркып ятып булмый инде. Фаҗигане ишетми дә калдык. Без башка күлдә идек. Нидер булган, ахры, дидек тә яшәгән урынга кайтып киттек. Үз машинабыз белән килдек. Бензинга бераз акча кирәк. Ашарга үзебез белән алдык. Бер кешедән бүлмә алып торабыз. Көненә – 350 сум. Үзебез пешереп ашагач, акча артык китми. Кайчак кафеларга да кергәлибез. Казандагы бәяләр монда. Әмма тозның файдасына күрә бу акча чүп кенә. Шулай  булмаса, бирегә моның хәтле кеше килер идеме соң? – ди ул.
 
Юра, сине онытмабыз!
 
13 яшьлек малай Минз­ә­лә­нең 1 нче мәктәбендә укыган. Социаль челтәрләрдә аның фотосы белән күңелсез хәбәр күптән эленгән инде. Юраның шәхси битенә кереп карадык. Баксаң, 15 июльдә генә туган көне булган икән. Энесенеке 13 июльдә дип язылган. “Бик авыр хәсрәт. Боковларның өч малайлары бар иде. Икесе бер-бер артлы туды. Яшь аермалары да бер генә ел бугай. Кечкенә сабыйга – 4 яшьләр тирәсе. Әни­ләре сатучы иде, әтиләрен читкә йөреп эшли дип беләм. Ял итәргә барган җирдән балаң­ның мәетен алып кайту – бик кыен хәл. Табигатьнең безне кисәтүеме бу, билгесез! Әмма бала кызганыч”, – ди Минзәлә­дән бу гаиләнең танышы Ольга. Малайның дуслары да күп булган. “Без сине онытмабыз!” – дигән сагышлы сүзләр­не язучылар­ның исәбе юк.
 
Казаннан Оренбургка ял итәргә бару күпмегә төшә соң? Үз машинаң белән барганда, бензинга – 5 – 7 мең сум, бер атна яшәргә – 2500 – 3000 сум, күлгә керергә бер кешегә көненә 150 сум кирәк булачак. Автобус белән бару 1 мең 700 сумга чыга. Бирегә такси да йөри. Аның бәясе 1 мең 400 сумнан 2 мең сумга кадәр.
 
Яшенле яңгыр вакытында нишләргә?
 
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге хезмәткәрләре түбәндәге киңәшләрне бирә:
 
– Яшен вакытында ишек-тәрәзәләр ябылган бинада утырырга кирәк. Барлык электр җиһазларын, кесә телефоннарын сүндерергә киңәш ителә.
– Шулай ук душ керергә, юынырга ярамый. Су яшенне үзенә тарта.
– Урамда булсагыз, металл баганалар янында, югары кө­чәнешле чыбыклар янында тормагыз. Хәтта кулчатырыгызны да тотмагыз.
– Әгәр машинада барасыз икән, аны һәм автомагнитоланы сүндереп, бөтен тәрәзәләрне ябып, яңгыр беткәнче туктап торыгыз.
– Үзегездә булган металлдан эшләнгән әйберләрне салып куегыз. Кесәдә фатир ачкычлары булса да, алар яшенне үзенә тарта.
– Янып торган учак янәшәсендә дә торырга ярамый.
– Маллар янәшәсендә тормагыз.
– Яшен яшьнәгәндә судан чыгарга кирәк. Әгәр суны сукса, яшен тагын 100 метр ераклыкта булган кешегә дә зыян сала.
– Әгәр чәчегез электрланса, сезне яшен сугу ихтималы зур. Үзегезне саклар өчен, кулыгызны баш артына куеп, тезләнеп, җиргә башыгызны куегыз.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.07.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»