поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.07.2018 Язмыш

Ни хәлләрегез бар, мәрхүмнәр? (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

– Барып йөрмә анда, хатын-кызга ярамый бит. Вакыт җиткәч, илтеп куярлар әле үзеңне!

Кыз туганымның бу сүзләрендә күпмедер хаклык булса да, ниятләгәч, барырга булдым тәки. Зиратка. Иптәшкә дус хатынны да иярттем. Җиңел булмады миңа бу карарга килү. Моңарчы анда кергәнем юк иде бит, читтән генә карап, сагышка бирелеп китә идем.

Менә зират капкасы. Безгә мәгълүм булмаган, серле, хәтта куркытучы-өркетүче бүтән дөньядан бары тик шушы капка аерып тора. Ни хәлләре бар икән мәрхүм булган газиз кешеләребезнең? Шундый уйлар белән капканың келәсен күтәреп, әрвахларга сәлам биргәннән соң, эчкә үттек. Барысы да – якын-тирәдә тезелгән галәмәт зур йортлар, юлдан ыжгыручы затлы чит ил машиналары, эчләрендә күкрәк киереп утырган кешеләр – зират коймасының тышкы ягында калды. Колакка якты дөньяның гөрләгән тавышлары ни өчендер ишетелми башлады, әйтерсең, алар монда үтеп керә алмый, моңсу тынлыкны бозарга җөрьәт итми. Агач яфракларының лепердәве, кошларның чут-чут килүе дә сагайта. Дин әһелләре бу тынлыкның алдавыч булуын сөйләп, кабер газаплары белән куркытсалар да, әлеге сүзләрне кабул итәсе килми. Тормышның әчесен-төчесен күреп яшәгәннәр, үлем әчесен татыганнар бит, инде рәхәттә булсын иде җаннары.
 
Менә әтием, әнием каберләре. Менә ул – рәхимсез чынбарлык! Әйе, әйе, соңгы юлга озатып калсам да, үлемнәренә ышанасым килми иде моңарчы. Әйтерсең, бу хәсрәтле хәлләр саташулы төштә генә булган, исән сыман тоела иде алар. Авыр чакта әле дә үзләре белән күңелемнән генә киңәшәм, җаваплары да уйга килә кебек. Элек кайбер эш-гамәлләренә, заманча түгел дип, тәнкыйть күзлегеннән караган булсам да, хәзер нәкъ аларча эшлим, аларны кабатлыйм.
 
Хәтерлим, күп еллар элек, студент чагымда, иртәнге электричка белән шәһәргә җыендым. Станциягә кадәр шактый ара, авыл зираты яныннан үтәсе. Әни мине озата чыкты. Иртәнге сәгать дүрт тирәсе булгандыр. Эңгер-меңгер чак. Кинәт баскан урыныбызда катып калдык: зират эченнән, әйтерсең, ниндидер галәмәт зур җан иясенең юан ботакларны, агачларны шарт-шорт сындырып барганы ишетелде. Үзе күзгә чалынмады. Юк, поши бу кадәр булдыра алмас иде. Әни белән кулга-кул тотынышып, бик курыккан хәлдә басып тордык, әмма алга бармый чарабыз юк иде. Бераздан әнине икенче юлдан кайтарып җибәреп, үзем атлавымны дәвам иттем.
 
Инде менә әнием үзе дә монда. Каршымда чирәм баскан ике өем балчык. Бәлки, тавышларын ишетә алырмын дип, колак салам, чөнки әнием: “Әрвахлар сәйран телендә сөйләшәләр икән”, – дип әйтә иде. Тик берни сизелми шул. Сирәк булса да, төшләремдә генә күрәм аларны. Әле күптән түгел әнием төшкә кергән иде. Өебезгә читтән генә моңаеп карап тора. Йөгереп чыгып: “Әйдә, кер, чәй эчәрсең”, – дип чакырдым. Ишеккә кадәр килде дә: “Юк, кереп тормыйм, әтиең ялгызы гына калды бит анда, кайтасым бар, алайса кичкә калам”, – диде. Их, кочаклап алып, рәхәтләнеп сөйләшәсе иде дә бит... Өнемдә түгел шул, ә төшләр безгә буйсынмый.
 
Зиратта еларга ярамый дисәләр дә, һич тыела алмыйм, әрнүле әче яшьләрем чишмә булып ага башлый. Каберләре өстенә ятып, туфракларын кочып, илереп елыйсым килә. Тик үткәннәрне дә, үлгәннәрне дә кайтарып булмый шул, вакыт елгасы тик бер якка гына таба ага. Дустым түзем: кайдан килгәнбез, шунда китәсе инде, ди сабыр гына. Үзе гаять моңлы тавыш белән догалар көйли. Бу зиратта аның да әти-әнисе, туганнары ята. Минем дә биредә әле тагын кадерле кешеләрем җирләнгән.
 
Юешләнеп беткән кулъяулыкларым белән күзләремне, мышкылдаган борынымны сөртә-сөртә, каберләрен чистартып, догалар укый торгач, өч сәгатькә якын вакыт узган. Инде бераз тынычлана башлаган кебек тә булдым. Тик тәэсирләремнән әле атна-ун көн чамасы айный алмадым. Хатын-кыз артык нечкә күңелле булганга да, зиратка керергә кушмыйлардыр, мөгаен. Уйлану, гыйбрәт алу өчен кирәктер дә, бәлки.
 
 

Галиябану ХУҖИЕВА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 22.07.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»