поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
19.07.2018 Матбугат

Ләйсирә Фазлыева: “ТНВ язмышымны үзгәртте”

"Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалындагы "Нәсыйхәт" рухи-мәгърифәтчел тапшыруы 2003 нче елдан бирле эфирга чыга.“Безнең телевидение мөселман аудиториясе ихтыяҗларына гел игътибарлы булды. Шуңа күрә "Нәсыйхәт" тә - ТНВ телеканалы эшли башлау белән оешкан тапшыруларның берсе”, - ди тапшыруның мөхәрриреЛәйсирә Фазлыева.

- Ләйсирә, ни өчен нәкъ менә дини тапшыруны сайладыгыз?
- "Нәсыйхәт" тапшыруына мөхәррир итеп көтмәгәндә куелдым. Ул вакытта сәяси-иҗтимагый тапшырулар дирекциясенә күченеп, сәясәт темасын ничек яктырта алырмын микән, дип борчылып йөргәндә, мөселман тапшыруының мөхәррире булырсың, диюләре, тагын да ныграк хафага салганы хәтердә. Чөнки дини өлкәдән бик ерак идем. Шуңа күрә мөселман журналистикасын үзем сайладым, дип әйтә алмыйм. Ул мине сайлады. Хәзерге карашларым күзлегемнән: Аллаһ миңа Үзе шушы юлны "Нәсыйхәт" тапшыруы аша ачты. Моның нинди могҗиза, олы бүләк икәнлегенә яши-яши төшенәм.Шуңа да ТНВда эшләү язмышымны үзгәртте, дип әйтергә мөмкин.
 
 
- Дин белән кызыксынучылар күпме? 
- Күпме икәнлеген төгәл әйтә алмыйм, моны санаучылар бардыр, дип тә уйламыйм. Әмма Ислам дине таләп иткәнчә яулык бәйләүче ханымнар, Рамазанда ураза тотучылар, Корбанда корбан чалдыручылар, мәчетләрдә намаз укучылар һәм мәдрәсәләрдә укучыларның саны артканлыгын үзегез дә күрәсездер. Һәм бу дин белән кызыксынучылар гына түгел, ә аны яшәү рәвеше иткән кешеләрнең күбәяюенә дәлил, дип саныйм.
 
- “Нәсыйхәт” тамашачылары ТНВ аудиториясенең күпме өлешен тәшкил итә?
- ТНВ аудиториясен өйрәнүче оешма гына әйтә аладыр бу мәгълүматны. Әмма "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалын күбрәк татарлар караганын һәм милләттәшләребезнең үзләрен мөселман санавын исәпкә алсак, аудияториянең шактый өлеше дин тематикасы белән кызыксынадыр, дип уйлыйм. Мәсәлән, тапшыру төшерү нияте белән барган һәр җирдә безне беләләр: теге яки бу дин белгече белән булган әңгәмәләребез турында өстәмә аңлатма сорыйлар, тәкъдимнәрен, сорауларын җиткерәләр. Бу Татарстан авылларында да, Россия шәһәрләрендә дә шулай. Һәм бу олы яшьтәге кардәшләребез генә түгел. Югыйсә, дини тапшыру "ТНВ-Татарстан" каналында көндезге эфирда бара. Күрәсең, татар мөселманнары арасында "ТНВ-Планета" популяр, анда "Нәсыйхәт" атнага берничә тапкыр һәм ял көннәрендә дә күрсәтелә. 
 
 
- Ләйсирә, сез дин әһелләре белән еш аралашасыз. Татарстандагы Исламның үзенчәлеге нәрсәдә?
- Гади мөселманнарга килгәндә, алар бик ачык, кунакчыл, еш елмаючан һәм динне тотуда бик таләпчән. Ә дин белгечләре бездә бик гыйлемле. Тапшыру чыгарылышларына темаларны сайлаганда менә шушы ике юнәлеш геройларын күрсәтергә тырышабыз. Бер яктан, дин белгечләре Исламны аның кануннары, фәлсәфәсе аша ачса, икенче яктан, гади мөселманнар - дин кушканча яшәүчеләр мисалы аша Исламны күрсәтергә омтылабыз. Чөнки безнең динебез ул китап итеп кенә укый торган инану түгел, ул безнең тормышыбыз: үзара мөнәсәбәтләр, туклану, эш урыны, юл кагыйдәләре һ.б.. Мондый бәхет ачкычын аның ияләре үрнәге аша күрсәтми мөмкин түгел.  

- Ислам динен төрле кеше төрлечә аңлый, кабул итә. Кем өчендер ул - яулык бәйләү, икенчеләр аны ураза тоту дип уйлый. Сезнең өчен дин нәрсәул?
- Ислам динен тотып яшәүче өчен ул - яшәү рәвеше. Минем өчен дә шулай. Сез санап киткән мисаллар, алар - диннең тышкы билгеләре, формаль билгеләре, дип тә әйтер идем. Чөнки Аллаһка ышанган һәм дин таләпләренә буйсынган кешене башка сыйфатлар аша белергә була: ул һәр очракта гадел, беркайчан да алдамый, мөмкин булганча юмарт, мөгаләмәдә тыныч, ягымлы һәм көләч йөзле. Гомумән, позитив кеше. Бубилгеләр, инану аша күңел тынычлыгын тапкан, яшәү мәгънәсен аңлаган бәхетле кешене тасвирлый. Дини таләпләр менә шундый кешене тәрбияли. Үзебезнеңгаилә тарихыннан бер очракны мисал итепкитерәсем килә.
 
Латыйфа әбиемнең инде мәрхүм әтием Наил белән авырлы булганда шалкан ашыйсы килгән. Ә шалкан колхоз басуында үскән. Әбием, ире - минем бабам Нөрмөхәммәттән, шул шалканны өзеп, алып кайтып бирүен сораган. Һәм бабам нишләгән, дип уйлыйсыз?! Ул: "Колхоз басуы шәхси бакчабыз түгел, сиңа харам ризык ашатасым юк," - дип, әбиемнең теләген үтәмәгән. Чыннан да, колхоз басуы, безнең заманча фикерләү буенча, ул хуҗасыз җир түгел, аның хуҗасы колхоз рәисе дә түгел, ә шушы колхозга кергән һәр кешенеке. Димәк, аннан бер шалкан өзәсең килсә, аларның һәрберсенең рөхсәтек ирәк. Алар риза булса, шалкан сиңа хәләл ризык була. Менә бу- Ислам дине! Хәзер без шушындый фәлсәфә белән яшәсәк, тормышыбыз нинди булыр иде, ә?..Коррупциягә каршы дәүләт кануннарында ихтыяҗ булмас иде.  
 
 
-Ләйсирә, киләчәккә нинди өметләр баглыйсыз?
- Бар нәрсәдә - Аллаһтан. Хәтта безнең уйларыбыз да, дип ышанам. Шуңа күрә "Нәсыйхәт" тапшыруы сценариесының беренче хәрефен язганда ук, төшерергә чыгып киткәндә дә эшемне Аның ризалыгы өчен дип ниятлим. ТНВ каналының киләчәге булырына өметләнәм.Югыйсә, татар мөселманнары турында ана телендә тагын кем күрсәтер?! Әлбәттә, "Нәсыйхәт" тапшыруын тагын да сыйфатлырак, халыкка якынрак итеп әзерләргә кирәк. Моның өчен безгә татар журналистлары кирәк. Эшләргә теләге булган яшьләрне өйрәтәбез, рәхим итсеннәр.     
 
 
 

---
ТНВ
№ --- | 19.07.2018
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»