поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.03.2010 Мәдәният

«ҖЫРЛАРЫМНЫ СЕЗГӘ БАГЫШЛАДЫМ»

Самараның Киров мәйданында урнашкан Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда "Яктылык" татар мәктәбенең музыка укытучысы, татар җыры фестивальләре лауреаты, автор һәм башкаручы Линар АБСАТТАРОВның концерты булып үтте.

Тамаша башланганчы ук залда үзенә бер төрле ямь, күңеллелек хөкем сөрә, ә матур итеп бизәлгән сәхнәдән яктылык бөркелә иде.

 

Тәүге сольный концерты булуына карамастан, Линар Абсаттаров халыкка дулкынлануын берничек тә сиздермәде. Киресенчә, аның сәхнәдә үз-үзен чын профессионалларча тотуына исем китте минем: дистәләгән еллар буена концертлар куеп йөргән кеше диярсең үзен!

 

Ягымлы, сөйкемле Линар Абсаттаров тамашаның беренче мизгелләреннән үк халыкны үзенә гашыйк итте. Тамашачыларның аңа ничек кул чапканын, бихисап чәчәк бәйләмнәренә күмгәнен күрсәгез сез!

 

Җырчы буларак Линарның бер үзенчелекле ягы бар: ул күбесенчә үзе иҗат иткән (көйне дә, шигырьне дә үзе яза) җырларны башкара. Концертта да шундыйлардан «Самарам», «Туйга бүләк», «Лилиям», «Яшәсен Балыклым», «Кайтам әле Кызылсуыма», «Сагындым, Туплием», «Яшә игелек кылып» дип аталганнары һәм башкалар яңгырады.

 

Җырлар белән беррәттән «Яктылык» татар мәктәбе укучылары татар милли киемнәрдә төрледән-төрле биюләр башкардылар. Бу концертка милли колорит өстәп, аны тагын да баетып җибәрде.

 

Әйтергә кирәк, Линарның бөтен гаиләсе дә шундый ук талантлы икән. Концертта аның бертуган абыйсы Әнвәр синтезаторда уйнаса, моңлы тавышлы сеңелесе Римма Гәрәева җырлар башкарды. Искитәрлек гаилә: өч бертуган – өчесе дә җыр-моңга сәләтле!

 

Абсаттаровның концертын тулыландырып, чын музыкаль төркем булдырырга аның якын дуслары – Камышлы районының Чулпан авылында туып-үскән, бүгенге көндә Оренбург өлкәсенең Северный районында яшәүче һәвәскәр җырчы Наил Хәкимов һәм шул ук төбәктән музыкант, аккордеончы Фәрит Мифтахов булыштылар.

 

Дөресен генә әйткәндә, Самарада даими рәвештә концертлар куючы Татарстан артистларының тамашалары нинди рәвештә узачагын, җырчыларның сәхнәдә нинди икәнлеген без алдан ук күз алдына китерәбез инде. Ә менә Линар Абсаттаровның концерты Самараның зәвыклы тамашачысы тормышына яңа сулыш өрде, бер яңалык кертте, минемчә.

 

Тавышын, җырларын профессиональ дәрәҗәгә җиткерү өстендә әле күп эшлисе булса да, Линар Абсаттаров үзенең гадилеге, ихласлылыгы белән халык йөрәгендә күптән урын алды инде. Һәм, гомумән, 8 Март алдыннан үткән бу концерт хатын-кызларга чын-чынлап шәп бүләк булды.

 

Фотода: Линар АБСАТТАРОВ һәм аның сеңелесе Римма ГӘРӘЕВА.


Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»