|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.07.2018 Хәвеф-хәтәр
Лениногорскида шөпшә күче табиб һәм авыруларга һөҗүм иткән (ФОТО)Лениногорскида шөпшә күче табибларны һәм авыруларны чаккан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичә иртән коткаручыларга Октябрьская урамындагы туберкулез диспансеры хезмәткәрләре ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Хастаханә палаталарының берсенең балконында шөпшә күче оялаган һәм алар янәшәдә булган кешеләргә һөҗүм оештырган.
Урынга килгән 7нче зона янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре балконны шөпшәләрдән чистарткан.
--- |
Иң күп укылган
|