поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
11.07.2018 Милләт

Пашат һәм Семочки фаҗигасенә 99 ел. Халык золым корбаннарын онытмый (ФОТО)

30 июньгә билгеләнгән “Хәтер көне”нә Пашат белән Семочки халкы шәһитләр каберлегендәге мемориалга тәкбир әйтеп килделәр. Сәдакасын салып, кирәкле догасын кылып халык сәхнә алдындагы эскәмияләргә урнашкач, инде берничә ел рәттән “Хәтер көне”н алып баручы Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров матәм чарасы кунаклары белән таныштырды, аны гамәлгә куючы һәм оештырып килүчеләргә олы рәхмәтләрен белдерде.

Пашат имамы Марат хәзрәт Салахетдинов Коръән-Кәрим укыгач, өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров аның әҗер-савапларын шушы җирдә яткан шәһитләр рухына багышлады, бирегә килгән һәрбер кешенең мәрхүм булган якыннарына да хәтем-дога кылды.
 
Тәҗрибәле алып баручы Рәшит ага үзенең һәрдаим яратып башкарган шигырен укып узгачтын, сүзне Россиянең дин эшлеклесе, Россия мөфтиләр советы һәм Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсовка тапшырды.
 
- Россия - күп милләтле, төрле дин әһелләре яшәгән ил. Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер, безнең татар халкы шул киң даирәдә үзен булдыклы итеп күрсәтә алды, һәрбер милләт вәкиле һәм башка дин әһелләре белән уртак сүз таба белде. Киләчәктә дә шулай дустанә мөнәсәбәтләрдә Раббыбыз безләргә иминлектә озак гомер итәргә насыйп әйләсен. Әби- бабаларыбыз гасырлар буе саклап килгән телебезне дә, динебезне дә югалтмыйк, чал тарихыбызны да белик, өйрәник, үткәннәрдән сабак алып, татулыкта яшик, - дип сөйләде Рушан хәзрәт.
 
Гаяз хәзрәтнең, һәрвакыттагыча, чыгышы ялкынлы булды. Һәрберебезгә мөбарәк сәламнәрен ирештереп, ул җыелган барча халыкка ихластан хәерле һәм бәрәкәтле тормыш теләде.
 
- Аллаһы Тәгаләбезнең сөйгән бәндәләреннән булып, бәхетле һәм сәгадәтле, итагатьле һәм иманлы балалар тәрбиялик. Моннан 99 ел элек шушында булгандай коточкыч вакыйгалар, динебезне кысрыклаулар, милли үзаңыбызны томалаулардан безне һәм бездән соң килгән яшь буынны Ходай Үзе сакласын иде. Кыйблабызга, динебезгә тугры калыйк, балаларыбызны туган телебездән мәхрүм итмик. Ана телебезне югалтсак, динебезгә дә югалу куркынычы янаячак, - диде өлкә Диния нәзарәте рәисе.
 
Кызыл Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов үз чыгышында безнең төбәк татарларын башкаларга үрнәк итеп күрсәткән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның сүзләрен мисалга китерде, өлкә башлыгы Глеб Никитинның да Уразавыл сабан туеннан безнең хакта яхшы тәэсирләр туплап кайтканы турында әйтте.
 
- Уразавылда бөек җырчыларыбызга һәйкәлләр ачу, борынгыдан килгән сабантуйларыбызны зурлап уздыру турында регион түрә- ләренең югары бәяләмәләре халкыбызда буын чылбырларының уңай бәйләнешен исбатлый, - диде Халит Мөхәммәтович.
 
- Безнең төбәктә, чынлап та, булдыклы, сәләтле, тырыш халык яши. Игенен дә үстерәбез, итен дә булдырабыз һәм аграр тармакта бүтән юнәлешләр дә эзлибез. Әмма соңгы вакытта ана телебезне саклап үстерүдә, балаларыбызга туган телебезне өйрәтүдә битарафлык күзәтелә башлады. Сабантуйларыбызның да саны елдан-ел азая бара. Ә бит шунда безнең яшьләр милли культурабыз, традицияләребез белән таныша, үзләренә яңа дуслар таба. Милли фестиваль-конкурслар белән дә шул ук хәл. Ул фестивальләр бит Рәшит Ваһаповка да, Хайдәр Бигичевка да кирәк түгел, алар безгә, безнең яшьләргә кирәк, - дип сөйләде өлкә татар автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗанов.
 
Энҗе ханым Хафизова бу юлы үз чыгышында гомерлек тормыш иптәше Мансур Зәкиевич язып калдырган “Татар авылында фаҗига” исемле китапка басым ясады, бу канкойгыч хәлләрдән аның әтисе ничек котылып калганы турында сөйләде. Семочки имамы Рәшит хәзрәт Хайретдинов та җыелган барча халыкка һәм кунакларга үзенең олы рәхмәтләрен җиткерде. Ә матәм чарасын өлкә Алемнар шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Бәюсовның чыгышы йомгаклады. Шуннан соң халык өйлә намазына мәчетләргә юлланды, аннары Семочкиның Аллаһы йортында нәзер сыер корбаны итеннән әзерләнгән аш мәҗлесенә җыелышты. Шул ук көнне бу ике авылда да хәйрия концертлары булып үтте.
 
 
 
 
 

Олег ӘНДӘРҖАНОВ
Туган як
№ --- | 11.07.2018
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»