|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.07.2018 Спорт
Волонтерлар… киемнәрен сатаКазанның түләүсез игьланнар сайтларында 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты волонтеры формасын сату буенча игъланнар күренә башлаган. Бу турыда Интернет кулланучылар да хәбәр итә. Игълан текстларында экипировка җитештерүчесе дип “Адидас” фирмасы күрсәтелә. Сатучылар футболка, толстовка, ветровка, трасформер-чалбар, бейсболка, кроссовки, рюкзак һәм аяк киеме букчасыннан торган тулы кием комплекты тәкъдим итә. Комплект бәясе 4000 алып 20500 сумга кадәр тибрәлә. Кайберләре дөнья чемпионаты-2018 символикасы чагылган блокнот һәм значок кебек әйберләргә дә игьтибар бирә. Сатып алучыларны алдан эзлиләр.
Кулланучылар фронты икегә аерыла: кемдер сатучыларны гаепли, ә кемдер аларны акларга тырыша.
“Бу законлымы? Ялгышмасам, аларны бит бушлай бирәләр”
“Бушлай эшләгән волонтерларга да кесәнең чылтыравы я кыштырдавы кирәк!”
“Барып чыктык. Оят…”
“Бушлай бирсәләр дә аласым юк”, — дигән комментарийлар шактый.
Миңа калса, бу хәл волонтерларның һәм дәүләтнең намус эше. Волонтерга “халявага” эләккән әйберне сатырга тырышуы оятлы эш булса, дәүләт өчен волонтерның бәйрәм атмосферасына чумуыннан тыш, волонтерлыктан үз мәнфәгатьләрен кайгыртуы, “майлы калҗа” эләктерергә тырышуы оят. Һәрхәлдә, волонтерларның бу адымы өчен җәза каралмаган.
Рузилә ӘМИРОВА |
Иң күп укылган
|