|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.07.2018 Фаҗига
Башкортстанда бер гаилә йоклаганда машиналары белән күлгә төшеп һәлак булган (ФОТО)Башкортстанда коточкыч фаҗига. Краснокама районындагы Сауз күлендә тулы бер гаилә: 33 яшьлек хатын-кыз, 35 яшьлек ир-ат һәм аларның яшь ярымлык улы батып үлгән. "Башинформ" язуынча, гаилә Агыйдел шәһәреннән күл буена яла итәргә килә. Алар яр буенда кунарга кала һәм машиналарында йоклый. Төнлә автомобиль күлгә шуып төшә. Батып үлүчеләрнең гәүдәләрен һәм машинаны Дүртөйле водолазлары чыгарган.
Әлеге вакыйга урынына хокук саклау органнары хезмәткәрләре, психологлар эшли.
Башкортстанда моңа охшаш очрак былтыр да булган иде. Ул чакта Хәйбулла районында ике яшьлек сабые белән күп балалы ата-ана батып үлде.
--- |
Иң күп укылган
|