поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.03.2010 Милләт

ХИКМӘТ ТОКМАЧТА ГЫНА ТҮГЕЛ

Бу турыда күп сөйләнде инде, тик шулай да...

Гаилә дустыбыз Фәния апаның киленнәре марҗа. Фәния апаның энесе Илдар абый (аңа инде кырык биш яшь) булачак хатыны белән армиядә хезмәт иткәндә танышкан. Таня апа (аны хәзер Тәскирә диләр), бер авыз татарча сүз белмәгән килеш, татар авылына яшәргә кайткан. Фәния апа ул вакыттагы хәлләрне искә алып, болай дип сөйли:

 

– Илдар марҗа кызы алып кайткан дип, ул чакта бөтен авыл гөжләде. Әнкәй бу хәбәрне бик авыр кичерде. Матурлап әйтеп тә, үгетләп тә карады, тиргәде дә Илдарны. Файдасы булмады. “Әгәр Таняны кире каксагыз, мине бөтенләй күрмәссез”, – дия иде Илдар. Ак яулыклар бәйләтеп, яшь парларга никах укыттык. Таня шулай, бер татарча сүз белмәгән килеш, татар авылында яши башлады.

 

Илдар абый белән Таня апа егерме өч ел бергә яшиләр. Таня апа менә дигән итеп татарча сөйләшә, хәтта милли ризыкларны да телеңне йотарлык итеп пешерә икән. Коръән ашлары үткәрәләр ди. Гомумән, аңа марҗа дип әйтмәссең. Әмма бер ләкин бар. Берәр урыс бәйрәме җитте исә, Тәскирә апабыз үз ягына – әти-әнисе янына ашыга. Гаепләп булмый, туган ягы бит.

 

Илдар абый белән Тәскирә апаның олы кызлары Регина узган ел кияүгә чыкты. Туй татарча барды. Туйга Тәскирә апаның туганнары, якыннары да килде. Беренче тәнәфескә кадәр урыс туганнар тыныч кына утырдылар. Тостлар, котлаулар татар телендә генә иде. Берни аңламаган урыс туганнар яшьләр адресына әйтелгән тостка кушылып, рюмкаларны төбенә кадәр төшереп, “Горько!” дип кычкырып утырдылар. Икенче тәнәфестә исә шактый кызып алган урыс кардәшләребез, берсеннән-берсе уздырып, кычкырып җырлый башламасыннармы!..

 

Яшь кияүнең әти-әнисе урыс туганнарның кыланмышларына шаккаттылар. Нишләтәсең, урыслар бәйрәм итсә, ныклап итә. Каннарына шулай сенгәндер инде. Икенче тәнәфескә чыккач, кияү ягыннан булган туганнарның күбесе кайтып китте. Туйның өченче өлеше бик үзенчәлекле барды – урыслар җырлый, татарлар карап утыра.

 

Бу вакыйгадан соң Илдар абый хатыны белән озак кына сөйләшми йөргән. Янәсе, синең туганнарың бөтен туйны бозды. “Малай өйләнсә, аның туена синекеләрне чакырмыйбыз”, – дип тә ычкындырган. Таня-Тәскирә апа үзе дә бик уңайсызланып йөрде. Гәрчә аның монда бер тамчы гаебе булмаса да. Туйга дип килгән туганнарының авызына суга алмый бит инде ул!

 

Күптән түгел Тәскирә апа белән очрашкан идем. Гаилә, тормыш турында сүз чыккач, ул болай диде:

 

– Үз милләтеңнән булган егеткә кияүгә чыгарга кирәк. Тормыш иткәндә милләт аермасы барыбер сизелә икән. Яшь чагында гына әлләни игътибар бирмисең. Үлгән әтием рухына дога да укый алмыйм бит. Ай төшерелгән муенса тагып йөрсәм дә, миңа барыбер кешеләр марҗа дип карыйлар. Туган ягыма баргач, апалар чукынганда, мин тыелып калам. Миңа туганнарым сәер итеп карыйлар. Янәсе, мин сатлыкҗан! Ике яктан да буш калдым

 

Икенче очрак. Дус егетем Динар күптән түгел марҗа кызына өйләнде. Туган көнгә чакырган идек үзләрен. Болар килделәр. Динарның хатыны Оксана сөйкемле генә үзе. Бик аралашучан. Оксана татарча аңламагач, барыбызга да урысча сөйләшергә туры килде. Табынга төрле ризыклар чыгардык. Оксана гөбәдияне бик нык яратты. Рецептын язып бирдек. Үзенең зарын да сөйләп алды: “Динар токмачлы аш пешерергә куша. Токмач басарга өйрәнәсем килә. Беркөн токмач басып караган идем, әйбәт килеп чыкмады. Кибеттән алып керергә туры килде”, – ди. Дустыбызның хатыны вата-җимерә булса да татар сүзләрен әйтеп маташты: “Динар бер ел эчендә татарча өйрәнергә кушты”, – ди Оксана.

 

Кызык һәм кызганыч булып китте. Бер карасаң, хәзер татар кызларының күбесе токмач баса белми, татар телләре дә шуның кадәр генә, ләкин барыбер ир белән яшиләр. Хикмәт токмачлы ашта гына түгел шул.

 

Икенче яктан карасаң, марҗа кызның гөбәдия пешерергә, токмач басарга өйрәнү теләге булу әйбәт күренеш. Ләкин Оксана бер нәрсәне аңламый – ул ни генә эшләсә дә татар кызы була алмаячак. Тәрбия, аң башка. Динарны яхшы беләм, таләпчән ир-егет. Бүген токмачлы аш сораса, иртәгә хатынына яулык ябарга кушарга мөмкин. Ай-һай, түзәр микән яшь Оксана?! Әйе, авыр сынау көтә яшьләрне. Тормыш болай да сынаулардан гына торса да, күбесен үзебез сайлыйбыз шул.


Гөлнара СОЛТАНОВА
Татарстан яшьләре
№ 32 | 16.03.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»