поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.07.2018 Бәйрәм

Түбән Новгород губернаторын Уразавыл сабан туенда түбәтәй кидереп биеттеләр (ФОТО)

Уразавыл сабан туе өлкә башлыгы Глеб Никитинның бездә кунакта булуы һәм милли бәйрәмебездә катнашуы белән тарихка кереп калачак. Район түрәләре аны билгеле бер вакытта Актук аэродромында көтеп торганда, ул, берәү дә уйламаганда, вертолет белән бәйрәм мәйданына килеп төште.

Шуңа ки, ашыгыч рәвештә регион башлыгын беренчеләрдән булып өлкә татар автономиясе рәисе Надир Хафизов, район администрациясе башлыгы урынбасары Ринат Җәләлов һәм әлеге юллар авторы каршы алды. Җирле үзешчәннәрдән һәм мәдәни хезмәткәрләрдән тупланган, милли кием кигән һәм милли ризыклар белән “коралланган” каршы алу төркеме дә, КВНдагы “Дүрт татар”ның канатлы әйтемен исбатлап, 180 градуска борылырга мәҗбүр булды.
 
Әйтергә кирәк, бүләккә тәкъдим ителгән түбәтәйләрдән Глеб Никитин яшел төслесен сайлап алды, самовардан чәй эчкәндә бәлешләрнең дә күзе төшкәненә генә өстенлек бирде. Шулай тамак ялгап алганнан соң, ул бик кызыксынып икенче ел рәттән милли бәйрәмебезгә өстәмә матурлык биргән “Славянский” өлкә казак атлар клубы җайдакларының осталыкларын күзәтте. Ә сәхнәләштерелгән сабантуй оештыру күренешләрендә Глеб Никитин хәтта бүләк итеп бәйрәм колгасына сөлге дә бәйләп куйды һәм биеп тә алды.
 
 
К.Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов бәйрәмне ачып җибәргәч, сабантуй байрагын Зур Рбишча белән Уразавыл хуҗалыгы алдынгылары Зөфәр Айсин белән Ринат Бәдретдинов күтәрделәр һәм сәхнәгә хөрмәтле кунаклар буларак Глеб Никитин, Россия хөкүмәте рәисе урынбасары ярдәмчесе Ринат Мөхәммәтҗанов, өлкә татар автономиясе рәисе, өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Надир Хафизов, өлкә депутатлары Вячеслав Аксиньин, Николай Шкилев, җирле район үзидарәсе башлыгы Рафаэль Ильясов, Татарстанның Т.Новгород өлкәсендәге сәүдә-икътисад вәкиллеге җитәкчесе Айрат Усманов, өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров менделәр.
 
- Хәерле көн, нижгарлылар, уразавыллылар һәм бәйрәм кунаклары! Халык исәбеннән һәм бәйрәм масштабыннан чыгып, бу сабантуйны район чарасы гына түгел, аз дигәнендә өлкә дәрәҗәсендәге бәйрәм дип әйтәсем килә. Бүген сезнең белән бәйрәм өлеше алуыма шатмын. Сабантуй мәйданына аяк баскан минутларда ук зур бәйрәм хисен тоеп алдым, һәр кешенең йөзендә шатлык чаткысы уйнавы сезнең ихлас күңелдән бәйрәм итә алуыгызны раслый. Ишеткәнемчә, сабантуйда гөрләп ял итсәң, күңел ачсаң, уңыш та мул булачак. Димәк, без быел шәп уңыш алачакбыз. Татарда бер гыйбрәтле әйтем бар: “Агач җимеше белән, ә кеше эше белән матур”. Һәм Нижгар татарлары, гомумән, илебез татарлары хезмәтчән батырлыклары белән бу әйтемнең үзләренә хас булуын күп тапкыр дәлилләп килделәр. Ә бүгенге бәйрәм әле сезнең чынлап ял итә алуыгызны да күрсәтә. Моңа үзем инандым. Бик борынгыдан килгән милли бәйрәмегезне саклаганыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт. Сезгә уңышлар, җитештерелгән продукциягезнең сораулы булуын һәм аңа яхшы бәя бирелүен телим, - дип сөйләде Глеб Сергеевич һәм Зур Рбишчаның “1 Май” СПКсы бригадиры Зөфәр Айсин белән Семочки мәктәбенең татар теле укытучысы Дина Мустафинаны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
 
 
Ринат Махмутович Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Алексей Гордеевның котлау хатын укыганнан соң, өлкә Законнар чыгару җыены депутатлары Надир Мансурович, Вячеслав Борисович һәм Николай Павлович “Чернуха” хуҗалыгының баш бухгалтеры Татьяна Гарнушенкованы, үзәкләштерелгән китапханә челтәренең беренче категорияле редакторы Руфия Шәймәрдәнованы, Уразавыл үзәк район хастаханәсенең терапевты Зәкия Җәләлованы, “Ивановка” аграр предприятиесенең баш агрономы Михаил Факеевны һәм Салган мәктәбе директоры урынбасары Галина Ерыкалованы Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Ә Айрат Марселевич үз чыгышында быел Россиянең 58 төбәгендә һәм 30 чит илдә сабантуй үтәчәген әйтте, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның
 
Уразавыл сабан туена юлланган мөрәҗәгатен ирештерде. Гаяз хәзрәт бәйрәм сәбәпчеләрен һәм кунакларын ислам сәламнәре белән сәламләде, күркәм сабан туен шайтан туена әйләндермик, дип үтенде.
 
Бәйрәм сәхнәсеннән төшү көе регион башлыгы Глеб Никитин өлкә татар автономиясенең сабантуй чатырына кереп чыкты, шунда иҗтимагый оешмабыз рәисе Надир Хафизов аңа кыскача гына автономиянең эшчәнлеге турында сөйләде һәм берничә данә “Нижгар татарлары” журналын бүләккә тапшырды.
 
Олы кунак Рбишча авылларына чыгып киткәч, сәхнә тулаем “Болгар кызлары” һәм үзешчән артистлар карамагына тапшырылды, шул кысаларда Рәшит Ваһаповның 110 еллыгы уңаеннан татар җыры конкурсы да булып үтте. Сабантуйның бу өлешенә киләсе саныбызда аерым тукталып үтәрбез. Ә хәзер спорт уеннарында җиңүчеләрне генә әйтеп узыйк әле. Мини-футболда беренчене Уразавыл командасы алды, ә волейболда Старая Берёзовка авылы отты. Шашка белән шахматта җиңүчеләр дип Куйсуыннан Рафаил Шәрәфетдинов белән Сафаҗайдан Шамил Тажуризин табылды. Кул көрәштерү (армспорт) һәм гер күтәрүдә Можаркадан Виктор Смирнов белән Чүмбәлидән Ринат Аляутдинов җиңеп чыктылар. Абсолют көрәш батыры исемен Сафаҗайдан Рамил Ну-риманов яулады. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанның Т.Новгород өлкәсендәге сәүдә-икътиcад вәкиллеге тарафыннан чемпионга тапшырылган “Туган як”ка подписка сертификатын Рамил Хайдәр улы туган авылы клубына бүләк итте. Шундый ук сертификатлар 9 авырлык категориясендә җиңеп чыккан һәр көрәшчегә дә тапшырылды.
 
 
Уразавылда милли бәйрәмне тантаналы ачканнан соң, регион башлыгы Глеб Никитин Кече Рбишчаның яшь фермеры Әнәс Алимовның иген кырлары буйлап үтте, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр белән аралашты, сорауларына җаваплар кайтарды, аннары җирле мәктәпкә кереп, яңа гына ремонт эшләнгән уку бүлмәләре буйлап йөрде һәм күргәннәреннән канәгать калып, педагоглар һәм укучыларның әти-әниләре белән әңгәмә корды.
 
– 2018-2019 уку елында мәктәпне ябу турында карар кабул ителмәс әлегә, әмма 64 укучы өчен 15 педагог күбрәк, - диде Глеб Сергеевич һәм Зур Рбишчага юнәлде. Мәдәният йорты алдында аны өлкә мәдәният министры вазифасын вакытлыча башкаручы Татьяна Маврина, районның мәдәният бүлеге мөдире Максут Яруллин, Зур Рбишча авыл администрациясе башлыгы Наил Хөсәинов, мәдәният йорты директоры Таһир Нуреев һәм мәчет имамы Мансур хәзрәт Шәрәфетдинов каршы алдылар. Әлбәттә, мәдәният учагының яраксыз хәлгә килүе тарафлый өлкә хөкүмәте башлыгы борчуын яшерә алмады.
 
– Күптән түгел “Бердәм Россия” партиясе конференциясендә үк бу турыда миңа хат тапшырганнар иде, бүген инде үз күзләрем белән күреп моңа инандым. Әлбәттә, Кызыл Октябрь районының иң зур торак пунктларыннан булган Кече һәм Зур Рбишча авылларының икесенә бер генә булса да мәдәният йорты бигрәк кирәк. Ни әйтсәң дә, ул бит авылның яшәеш дәрәҗәсе, күрсәткече. Шуңа күрә без бу бинага капиталь ремонт ясау буенча төзелгән сметаны кабул итеп, өлкә бюджеты исәбенә салдык, - диде.
 
Кайтып китәр алдыннан өлкә кунаклары Зур Рбишча эшмәкәре Камил Хакимовның шәхси хуҗалыгында булып, җирле деликатес дип саналган казылык җитештерү цехын карадылар, казы тутыручы хатын-кызлар белән аралаштылар, процесс барышын зур кызыксыну белән күзәттеләр. Аннары регион башлыгы Камил әфәнденең азбарында ук журналистларның сорауларына җавап бирде. Ахырда хөрмәтле кунаклар хуҗабикә Алсу ханым тырышлыгы белән татар милли ашларыннан торган табын артында гөҗләп торган самавырдан чәй эчтеләр.
 
 

Олег ӘНДӘРҖАНОВ
Туган як
№ --- | 05.07.2018
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»