поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
01.07.2018 Шоу-бизнес

ИлГәрәй ни өчен суд юлын таптый

Җырчы, телевидение алып баручысы ИлГәрәй соңгы айларда еш суд юлын таптый. Өч ай элек, һәлакәткә очрап, машинасына шактый зыян килгән. Җырчыны судның гадел хөкем чыгармавы, иминият компанияләренең акчаны аз күчерүе борчый. Шуңа, дөреслек эзләп, судтан судка йөри. Эш һаман дәвам итә.

— Бездә хаклы икәнлегеңне раслау җиңел түгел. Хастаханәгә барсаң да, юл һәлакәтенә эләксәң дә... — бер җирдә дә гаделлек юк дәрәҗәсендә! — ди ИлГәрәй. — Әмма бер урында таптанып торырга җыенмыйм. Дөреслекне яратам. Үз дигәнемә ирешергә тырышам... 
 
— Кайберәүләр, ИлГәрәй хәзер күренми, ди... 
 
— Берьюлы дүрт җырга клип төшерергә җыенам. Җырларым радиода күп яңгырамый. Кем “ВКонтакте”, “Инстаграм”ны күзәтә, “Мәйдан” каналын карый, алар иҗатым белән танышып бара...
 
— “Мәйдан”да “Хәрәкәттә — бәрәкәт”не хәзер Сөмбел Билалова белән алып барасың. Аңа ияләштеңме? 
 
— Башта үзем генә алып бардым. Аннан Фәнил Вакказов белән эшләргә тотындык. Аңа ияләшкәч, тагын алмаштырдылар. Фәнилнең башка проектлары да бар. Экранга гел ул чыкса, кызык түгелдер, бәлки. Шуңа әлеге карарга килгәннәрдер. 
Сөмбелнең сөйләм байлыгы, дикциясе бар. Әлегә ияләшү процессы бара. 
 
— Тамашачы ничек кабул итте? 
 
— “Сөмбел хатының түгелме?” — дип тә язалар. 
 
— Җырчы Альбина Апанаева белән дә “кавыштырганнар” иде. 
 
— Әйе, заманында Альбина белән дә “кавыштырдылар” (көлә). 
 
— Кызың Әдилә белән “Ютуб”та еш күренәсең... 
 
— Үзебезчә канал ачтык. Гаилә, кызым Әдилә белән кызыклы видеолар куябыз.
 
— Әдилә бакчаны тәмамлаган икән. Кайсы мәктәпкә бирергә җыенасыз? 
 
— Әдилә бакча белән саубуллашты. Үзем укыган 149 ынчы татар мәктәбенә барачак. Камиләбез апасы урынына шушы ук бакчага китәчәк. Шунысы бар: бакча урыс телле балалар өчен. Ачу килә: башта фатирдан фатирга кереп, ничә балагыз бар, сез татармы, татар телен беләсезме, дип сорашып, белешмә туплап йөриләр. Әмма барыбер, татар булып та, урыс мәктәбенә, бакчасына билгеләп куялар. Ни өчен ул очракта вакыт үткәреп, эш күрсәтеп йөриләр?! Аннары, татар телен белми, диләр. Әлбәттә, урыс яслесенә йөргәч, белми инде. Ярый әле гаиләдә туган телдә сөйләшәбез... 
 
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 01.07.2018
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»