поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
25.06.2018 Җәмгыять

Әни, мин кайттым (ХИКӘЯ)

Улы белән бергә уйнап йөргән күрше малаеның елга ягыннан йөгереп килгәнен күреп, яшь хатынның күңеле ниндидер коточкыч хәл булганлыгын тойды. Үзе дә малайга каршы торып йөгерде. Тегесе хәле бетеп: ”Суга төшеп китте”, – дип әйтеп калды.

Зифа ашыгып килеп җиткәндә су өстендә батмыйча калкып торган уенчык һәм үтә күренмәле елга төбендә кыймылдамыйча ятучы баласының гәүдәсен күрде. “Уйлар уйлап торырга вакыт юк, өлгерәлсәм генә ярар иде, соңга гына калмасам иде”, – дип үзен-үзе белештермичә, туп-туры суга кереп китте. Нәниен тизерәк кулына алып, ярдәм итәсе, үлемнән коткарып алып каласы килде ананың. Баласының җансыз гәүдәсен кулларына алып, ул ярга омтылды.
 
Тынып калган 6 яшьлек сабыйны аска каратып, Зифа эчке тоемлавы белән бармакларын авызына тыгып, йотылган суларын тизерәк чыгарасы килде. Су фәлән күренмәде. Бәләкәчен ярга сузып салып, йөрәк тирәсенә, күкрәкләренә баскалады, тагын-тагын... Аска каратып, аркасына кагып-суккалап, тагын бармакларын көчләп улының авызына тыкты, батканда эчеп өлгергән суын чыгарырга чамалады, тын юлларына һава бармас микән дип, бармаклары белән тамак төпләренә баскалады.
 
Аркасына яткырып, ана баласының авызына сулышын өрде, күкрәкләренә баскалавын дәвам итте. Зифаның башыннан мең төрле уй үтте: хәлем генә бетмәсен, массажлар эшләп, сулыш өреп, бер аркасына, бер ботларына салып, аска каратып, аркаларына кагырга кирәк, газеталарда укыганы бар бит, арымаска гына кирәк, бирешмәскә, вакытны бушка уздырырга ярамый! “Улым, ка-айт, ка-айт инде!” – шулай акырынды, үрсәләнде ана. Ни гаҗәп, йоткан суы да чыкмый бит, соңга калган, соңга! Югалтыр микән ни, терелмәс микән ни аның улы? Бик озак тырышты ул, булмады ахыры, бетте, барысы да бетте! Шулай уйлады. Аллаһ алды. Аның белән көрәшеп булмый шул. Бушлык эчендә, көчсезлек вакуумында калды ана...
 
Күпме вакыт үткәндер, акылыннан шашыр дәрәҗәдә, хәле бетеп, кул-аякларын як-якка җәеп, чарасыздан нишләргә инде, дигәндәй туктап калды кайгысына исәңгерәгән әни кеше. Өмете өзелдеме, Зифа ни өчендер борылып, улына, улының гәүдәсенә аркасы белән терәлеп утырды... Шул вакыт, үз колакларына үзе ышанмады ана, артында сабыеның әкрен генә: “Әни, мин кайттым”, – дигән тавышы ишетелде. Чын түгелдер, сабые күзләрен ачкан! Ул тын ала! Өстәвенә, мин кайттым дип тора. Я, Алла, рәхмәтләр яусын! Өметем өзелгән иде бит! Бу кадәр дә изгелегең, җансыз балама җан керткәнең өчен, газиземне кире кайтарганыңа ничекләр генә рәхмәтләр әйтеп бетерим, дип ни еларга, ни көләргә белмәде. Сабыеның йөзенә алсулык әкренләп йөгергәнен, кул-аяклары тотанаклана баруын күреп, хәлсезләнгән ананы канәгатьлек һәм ару басты.
 
Миләүшә Әхмәтҗанова. Борай районы.

---
Өмет
№ --- | 25.06.2018
Өмет печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»