|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.06.2018 Спорт
Эмиль Гариповка мактаулы исем бирелде (ВИДЕО)
Бүген Урта Бирәзә авылында узучы Сабан туйда "Ак Барс” хоккей командасы капкачысы Эмиль Гариповка "Арча муниципаль районының Мактаулы гражданины” исеме бирелде. Мактаулы исемне район башлыгы Илшат Нуриев тапшырды. "Районның үсешенә намуслы, фидакарь хезмәте белән зур өлеш керткән һәм шулай ук республика һәм ил күләмендә спорт өлкәсендә уңышларга ирешкәнең өчен рәхмәт", - диде сәхнәдән район башлыгы.
"Бу минем өчен бик зур дәрәҗә. Барыгызга да рәхмәт", - диде Эмиль Гарипов.
Сабан туй мәйданында көрәш бара, дип хәбәр итә Татар-информ. Сабан туйда абсолют батыр исемен яулаган көрәшчегә "Лада-Гранта" автомобиле бүләк ителәчәк. Автомобильне Эмильнең әтисе татарча көрәш буенча Россиянең спорт остасы Рамил Гарипов тапшырачак.
--- |
Иң күп укылган
|