поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.06.2018 Язмыш

"Тальяным сугышта үлемнән алып калды"

Билгеле журналист һәм язучы Таһир Ахунҗановның якты истәлегенә.

2008 ел. Җиңү бәйрәме алдыннан күренекле якташым, фронтовик, озак еллар партиянең Башкортстан өлкә комитеты секретаре вазифасын башкарган билгеле язучы һәм журналист Таһир Исмәгыйль улы Ахунҗанов (Таһир Таһиров) белән очрашуга барганда бик дулкынландым. Таһир абый, киресенчә, шаян сүз, якты йөз белән каршы алды. 
 
Әңгәмәбез язучының кабинетында барды. Бүлмә уртасында өстәл. Ике як стенада идәннән түшәмгә кадәр киштәләр китап белән тулган. Таһир Таһировның күп кенә әсәрләре нәкъ шушы бүлмәдә ак кәгазь битенә төшкән, аннан инде укучылары күңеленә юл алган.
 
Фронтовик язучы Бөек Ватан сугышы хатирәләре белән бүлеште. Тирән фикере, кешелеклелеге, туры сүзе, сугышны җиңгән халыкка мәхәббәте, күңелендә чылтырап торган моңы, нуры белән әсир итте ул.  
 
БЕЛЕШМӘ
ТУЛЫ ИСЕМЕ: Таһир Исмәгыйль улы Ахунҗанов
ТУГАН КӨНЕ: 15 сентябрь, 1924 ел (документта - 1923 ел). 2013 елның 25 ноябрьдә вафат була
ТУГАН ҖИРЕ: Башкортостан Республикасы, Бишбүләк районы, Муса авылы
ЯРАТКАН ШӨГЫЛЕ: тальян гармунда уйнау, рәсем төшерү
 
«СУГЫШТА КӘНФИТ АШАТАЛАР ДИСЕҢМЕ ӘЛЛӘ?»
Әнием Бибикамал ап-ак йөзле, авылның чибәрләрдән-чибәр кызы булган. Хәлле генә гаиләдән, әтием белән бер авылдан. Әтинең сеңелкәше Гайникамал апа сөйли торган иде: «Әтиең әниеңне урлап диярлек алды. Кыз сорап килгәч, башта ризалашмаганнар иде. Әтиең өч көн, өч төн тупсаларында ятты», - диеп. 
 
Мин - гаиләдә беренче бала. Исемне дә миңа Гайникамал апа сайлаган: «Җиңги, ир бала туса, Таһир дип кушыгыз инде», - дип үтенгән. Ул күрше Усак-Кичү авылындагы Таһир исемле егетне ошаткан икән. Соңрак яшьләр өйләнештеләр.  
 
Дөньяда иң миһербанлысы минем әни булгандыр. Шаян телле, матур җырлый да иде. Шуңамы җыр минем гомерлек юлдашым булды. Сабый чактан ук  ниндидер эчке яктылык, татлы җылылык кичереп үстем.
 
Сигез яшемдә гармунчы Мөрсәлим абзыйларга барып, гармунын кулга алдым. Озакламый әти миңа толып тышлатырга дип җыйган акчасына сигез телле тальян алып бирде. Гармун уйнап, җырлап, авыл урамыннан узганда нинди хисләр кичергәнне аңлатып буламы соң? Гармунчы егетләрне кызлар да ярата. Моны мин үземнән чыгып әйтәм (көлә). 
 
Тальяным миңа күңел ачып йөргәндә генә түгел, эштә дә, сугышта да юлдаш булды, хәтта үлемнән дә алып калды.
 
Бөек Ватан сугышы башланганчы ук тормыш безне ныклы сынау аша үткәрде. 
 
1940 елның көзе. Бәләбәй педучилищесында өченче курста укып йөрим. Зур сугыш якынлашканын бар халык сизеп, хәвефләнеп яшәгән тынгысыз вакыт. Сентябрь башында СССР оборона халык комиссариатының Кызыл Армиягә чираттагы призыв хакында 293 санлы приказы игълан ителде. Гадәттә, бу документ ике пункттан тора иде. Беренчесе - хәрби хезмәткә чакырылуны башлау, икенчесе - хезмәт срогы чыкканнарны демобилизацияләү. Ворошиловның приказында икенче пункт юк иде. Льготалар, отсрочкалар бетерелде. Өстәмә 800 мең кеше алынды. Күп кенә ир-ат укытучылар да армиягә китте. Шуңа күрә Башкортстан мәгариф комиссариаты педвузларның һәм педучилищеларның соңгы курсында укыган студентларны озак сроклы педагогик практикага җибәрергә карар итте. Мин 4 ноябрьдә үзебезнең авылга практикага кайттым. Ә 5 ноябрьдә без каз өмәсе үткәрдек. Көн кичкә авышкач, каз итеннән авыз итәргә чакырылган кунаклар килә башлады. Шулчак көне буе өмә ыгы-зыгысында күтәренке күңел белән йөгереп йөргән әниебез: «Уф, эчем!» - дип, уң як касыгын тотты да сәкегә барып ауды. Шул егылудан ул башкача тора алмады. Тәүлектән артык чыдый алмаслык авыртудан газапланды. Төне буе әбиләр өшкертеп тә, Коръән укытып та карадылар, ярдәме тимәде. Утыз җидедә генә иде. Чире дә «юк кына» булган - аппендицит. Сеңелләрем Бану - 5 нче сыйныфта, Хәсимә 2 нче сыйныфта укый иделәр. Бер генә яшьлек Рәшит энекәшебез үлгән әни янында имәргә күкрәк сөте сорап йөрде. Мин, аңсыз рәвештә диярлек, гади карандаш һәм дә кул астындагы зур гына кәгазь битенә әниебезнең мәңге газиз, гүзәлләрдән-гүзәл йөзен, зифа буен рәсемгә төшердем. 7 ноябрьдә без әнине җирләдек.
 
16 яшьлек үсмер егет чагымда төшергән бу рәсемне гомер буе кадерләп сакладым. Мәрхүмә әниемнең бердәнбер рәсеме ул.  
1941 елның 21 июнь көне. Бәләбәй татар педучилищесында башлангыч сыйныф укытучыларының чыгарылыш кичәсе булды. Җәйге матур төн.
 
Шәһәр урамнары буйлап тальян тартып, җырлап йөрдек, аннан тәрәзә аша гына өйгә кердем. Хуҗабикә әби, бераз ачуланып: «Кара, инде сәгать ничә?» - диде. Сәгать иртәнге дүрт иде. Мин йокларга яттым. Тыныч тормышта 2 сәгать укытучы булып калдым. Ә иртәгәсен сәгать уникеләр тирәсендә Мәскәү радиосының позывнойлары уятты. Сугыш башлану турындагы хәбәрне ишетеп, базар аша училищега йөгердем. Халык әле берни уйламый базарда йөри, ә радио сөйли. Үзем йөгерәм, үзем: «Ишетәсезме, сугыш башланган бит?!» - дим. Халык таралыша башлады.
 
Төшке аш вакыты иде. Училищеның ашханәсенә килеп кердем һәм: «Ребята, война!» - дидем.  Берсе берни ишетмәгән. Җыелышып, военкоматка киттек. Сугышка ашкындык. «Бездән башка фашистны бетерерләр» дигән кебек уй бар иде. Безне: «Әлегә без үзебез дә берни белмибез, өстән күрсәтмәләр юк», - дип борып җибәрделәр. Мин укытучы булып авылга кайттым. Армиягә китәчәгемне ронода әйтеп куйдым. Мине бер айга ПВХО курсларына җибәрделәр. Без фашистлар химия сугышы башлар дип көттек, окоплар төзедек. Әле булса да аларның эзләрен авыл тирәсендә табарга була.
 
Миңа 17 яшь тә тулмаган иде. Авыл советына барып, туган елымны, бер яшькә зурайтып, 1923 ел дип, белешмә алдым. Пәдер (Петр) абзый: «Таһир туган, анда кәнфит ашаталар дисеңме?» - дип ачуланды. Шулай да минем үтенечемне эшләде.
 
Фронтка киткәнче, мәктәптә укыттым. Иң яшь һәм иң шәп укытучы булып чыктым. Дәрескә гармун белән йөрдем. Тәнәфестә укучыларны җырлатам, биетәм. Дәрестән соң укучыларымны өйләренә гармун белән озатам. 40 сәгать укыттым. Укытучылар җитмәгәнлектән, миңа химия дәресләрен дә укытырга бирделәр. Минем өчен шулкадәр күңелсез фән иде ул. Кич буена дәрескә әзерләнәм, аннан икенче көнне балаларга сөйли-сөйли үзем дә аңлап бетәм.
 
«ГАЛИЯБАНУ» «ХӘЛИЛ»НЕ СУГЫШКА ОЗАТА
Без дәртле заман кешеләре идек. 21 декабрь көнне Сталинның туган көненә күрше Касым авылы яшьләре белән бергә Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» спектаклен әзерләдек. Бу авылга Бәләбәй педучилищесыннан яшь укытучы кыз килгән иде. Гаҗәп матур җырлый, оста бии, мандолинада шәп уйный. Холкы минекенә охшаган. Училищеда чакта ничек очрашмаганбыздыр, ә монда тәү күрүдә гашыйк булдым. Хәлил белән Галиябануны без икәү башкардык. Премьераны без Касымда уйнадык, мин аны бу кызга багышладым. Спектакль уңышлы үтте, мәңге истә калганы өченче күренеш булды. Анда шундый урын бар: Галиябануга, бәхетең канатлы булсын, дигәч, ул: юк, мин бәхетемнең канатлы булуын теләмим, очып китәр югыйсә, ди. Ә Биктимер дигән егет: «Көзгә солдатка алып куйсалар, канатсыз ук очар», - ди. Нәкъ шулчак залдан көчле тавыш яңгырады: «Бер минутка сабыр итегез, иптәшләр. Ашыгыч белдерү! - Сәхнәгә касымлылар рәисе менеп басты. - Әле генә Мусадан хәбәр иттеләр: Таһир иптәшкә повестка килгән!»
 
Сәхнәгә сугыш үзе килеп керде. Спектакльнең финалында Исмәгыйль Хәлилне (мине) «аткач», Галиябану өстемдә чын күз яшьләре белән елады, аның белән бергә тамашачылар елады.
 
Иртән мин военкоматка киттем. Үзем белән тальянымны һәм Сәйфи Кудашның «Республика җырлый» исемле поэмалар җыентыгын алдым. Бер төркем солдатка алынучылар арасында мине старший итеп куйдылар. Бишбүләктән Алкинга атта бардык. Приютта, Слакта, Дәүләкәндә кундык. Юлда барганда бар да немецны сүгә. «Немец», димәгез, халык сугышмый, ә фашист сугыша», - дидем. «Әле син немецны яклыйсыңмы?!» - дип, чак тукмамадылар.
 
Ни өчендер беренче тапкыр атакага барганда, дары исе миңа алма исен хәтерләтте.
 
7-8 яшемдә беренче тапкыр алма ашап карадым. Үзебез: 
“Алмалары, хөрмәләре 
Кызарып пешәр әле,
Азак исеңә төшәр әле”, - дип җырлыйбыз. Ә алма тәмен белмибез.
 
Әти мине Бәләбәйгә базарга утын сатарга алып барды. Мин арбада утырдым. Куна калдык. Кич әти кайнар су алып килде һәм кесәсеннән йомыркадан чак кына зуррак алма чыгарды. Урталай бүлеп, яртысын кесәсенә салды, ә икенче өлешен тагын бүлде һәм алманың чиреген миңа бирде. Бу алманың исе гомергә күңелдә калды. Аның тәмен, исен аңлатып булмый. 
 
Дүрт ел буе яу яланында минем өчен дары исе белән алма исе кушылды. 
 
“БЕРЕНЧЕ ЯУДА ДУСТЫМНЫ ЮГАЛТТЫМ”
- Адәм баласына бер яу җитә дә инде. Никольское авылын алырга, диделәр. Ләкин авыл үзе кайда - без белмәдек, аның көл-күмергә калган урыны гына күренә иде. Немец кулында - автомат, безнекендә - винтовка. «Вперед», дигәч йөгерәбез, немецләр ата башласа, егылабыз. Минем белән янәшәдә күрше Гайнә авылы егете Даут йөгерә. Балачактан үземнең сары чәчләремнән ояла идем. Ә ул кара чәчле, кара кыйгач кашлы, чибәр егет иде. Әллә сокланып күз тидердек инде? Ул бер немецны үтерү түгел, күреп тә өлгермәде. Пуля аның нәкъ кыйгач кашлары кушылган җиргә килеп кергән иде, каны да чыкмаган.
 
Кул сугышы башланды. Безнекеләр кул сугышында көчле иде, әмма мондый алышларда югалтулар да күп булды. Күрәм безнең район егете Александр Иванов немец белән бер автоматка ябышканнар. Приклады - немецта, көбәк ягы - дустым Сашада. Бер мизгел. Тылда өйрәткәнчә, винтовканың башына штыгын кидердем дә немецның арт ягына кададым. Ул чайкалып китте, күзләрен акайтып миңа карады. Шул арада Саша немецка берничә пуля чәпәде. Болар барысы да күз ачып йомган арада булды.
 
Куаклыкны фашистлардан тазарттык. Урман алды мәетләр белән тулды. Безнең батальоннан иллеләп кешенең гомере өзелде. Мәхшәр. Яралылар ярдәм сорый, кычкырыша, сүгенә.
 
Мин бер агач төбенә барып утырдым. Сугышка ашкынып килгән идем, бу яудан соң ашкыну сүрелде. Авыл советы секретареның «сугышта кәнфит ашатмыйлар!» дигән сүзе чынга ашты. Уйларым буталды. Күпме генә вакыт эчендә бер-берсен белмәгән, моңа кадәр күрмәгән кешеләр бер-берсен үтерде. Күз алдыма авылда булган хәл килде. Мәликә апа уйнаштан мунчада бала табып, сабыйны әнисе белән үтергәннәр иде. Моның өчен аларны хөкем иттеләр. Мәликә апа 3 ел төрмәдә утырып чыкты. Ә монда кеше үтерүчеләрне кем хөкем итәр соң? Миңа ул чакта, әгәр немецларга монда безнең җир,безнең өй икәнен яхшылап аңлатканда, кешегә гомер бер генә бирелүен төшендергәндә, алар үз хаталарын танып, кире китәр төсле иде. 
 
Сугыш вакытында тылдагы гәзитләр ябылып, бар байлык фронтка китте. Төньяк-Көнбатыш фронтта рус, казах, үзбәк, татар телендә “За Родину” исемле гәзит чыгарыла иде. 
 
Беренче яу йөрәктә уелып калды, учым әле дә штыкның кеше тәненә кадалуын тоя кебек. Кайчандыр без җиңәрбез. Берлин өстендә безнең Җиңү байрагы җилфердәр. Шул байракта минем бер генә немецны да үтерә алмыйча һәлак булган Даут дустымның каны кызарыр микән? Шушы хакта мин нәсер яздым һәм аны фронт гәзитенә җибәрдем. “Ватаным өчен”нең махсус хәбәрчесе Гомәр Бәширов безнең частька килде. Ул минем нәсеремне кире китергән иде. “Рух төшенкелеге белән сугарылган. Әле андый әйберләр басар вакыт түгел. Ләкин килер беркөн, андыйлар да басылып чыгар”, - диде. 
 
Ул мине редакциягә эшкә чакырырга дип тә килгән икән: “Телең бар, сугыш тәҗрибәң бар. Риза булсаң, үзем белән алып китәм”, - дип тәкъдим итте. Мин гәзитнең тәртибен дә белмим. Зур шагыйрьләр, язучылар эшли анда. Алар белән бергә эшләү минем өчен буй җитмәслек ераклык иде. Икенчедән, гәзиттә эшләү миңа тылга китү кебек тоелды. “Училищега укырга китәчәкмен, командир булмакчымын”, - дип, редакциягә эшкә барудан баш тарттым. 
 
Сугыштан соң, Тукайның 100 еллыгын үткәргәндә, без Гомәр Бәширов белән очраштык. Ул вакытта мин обкомда секретарь булып эшли идем. “Син шул малай буласыңмы инде? Командир булдыңмы соң?” - дип сорады... 
 
Командир да булдым, тагын әллә кемнәр дә булдым. Тик вакыт үткән саен Гомәр абыйның тәкъдименнән баш тартуыма үкенүем артта гына барды. Әгәр дә ризалашкан булсам, фронттан мин тәҗрибә туплап, чын журналист булып кайта идем.
 
СОЛДАТЛАРНЫҢ ПОРТРЕТЫН ТӨШЕРӘ
- Табигать миңа сәләтне учлап алып сипкән. Балачактан тальянда уйнадым, җырладым. 6-7 яшьтән рәсем төшердем. Яхшы укытучы кулына эләккәндә, мин рәссам булыр идем. 
 
Хәтерлим, урамда уйнап, өйгә кайтып керсәм, әни ап-ак итеп мичне бурлаган. Ялтырап тора. Мин кулыма күмер алып, мичнең нәкъ уртасына кара карга төшердем. Әни елады, әти көлде.
Ситдыйк Вәлишин - авылда беренче комсомол. Мин - балачага, яныма зур альбом бите тотып килде дә: 
- Ат төшерә беләсеңме? - ди. 
- Беләм, - дип, ат төшердем.
- Ә хәзер шушы атны ябык итә аласыңмы?
- Алам, - дип, хайванның чыгып торган кабыргаларын төшердем.
- Садрый абзыйны төшерә аласыңмы!
- Алам.
- Симез итеп төшерә аласыңмы?
- Алам.
- Шушы ат янына Садрый абзыйны симез итеп төшер, - диде.
 
Аты ябык, үзе симез. Язгы чәчүгә Садрый абзый атын әзерләми, дигән плакат булды ул. 
 
Авылга кино алып килгәч, мин дә кино күрсәтергә булдым. Рәсемнәрне күп итеп төшереп, тиз генә күрсәткәндә, кино килеп чыкканын аңладым.
Педучилищеда укыганда, рәсем дәресеннән усал укытучы туры килде. Моисей Иванович беренче дәрескә килеп керү белән, портфеленнән кайчы чыгарды. “Кайчы төшерә аласызмы?” - дип сорады ул. Барысы да: “Алабыз”, - дип кычкырды. Ә мин шым гына утырам. Өйдә нәрсә бар, шуны төшереп карый торган идем. Кайчы төшерүнең никадәр дә авыр икәнен чамалыйм. Тимерның сыйфатын, яктылык төшкәндәге чагылышын, бармак сыярлык ике боҗрасын һәм башка нечкәлекләрен төшерергә кирәк. “Я, ярый, төшерегез!” - диде укытучы. 
Кайчымны киҗе мамык тукыма өстендә ята итеп төшердем. Каләм уйнауга бер чебен минем тирәли очып тик йөрде. Куып та карыйм, өреп тә карыйм. Аптырагач, кайчы янына чебенне дә төшердем. Канатлары ялтырап, күзләре уйнаклап тора. 
 
Кайчыны берсе дә төшерә алмады. Альбомымны укытучы өстәленә куйгач, ул башта минем чебенемне куды. Ә чебен китми бит! Аннан кызыл каләме белән рәсемгә “2”ле билгесе утыртып та куйды. Әйтерсең, минем чебенемнең аягыннан кызыл кан чыкты.
 
Моисей Иванович дәрестә һәр рәсемемә “2”ле куйды, чиреккә “5” чыгарды. Шулай тәрбияләде ул. Педучилищедагы язу-сызу эшләрен бергә башкара идек. Җәйге каникулга киткәндә, өстәмә эш бирде. Яшен яшьнәгәндә, болытларны төшерергә кушты. Төшереп кенә булмый иде.
Портрет төшерергә яраттым. Сугышта пулемет читенә куеп, “Сугышчан листок”лар чыгара идек. Алгы сызыкта фотографлар юк.
 
Сугышчыларның исә үз гаиләләренә, сөйгән кызларына хәрби киемдә рәсемнәрен җибәрәсе килә. Шуңа да минем буш вакытым юк иде. Каршымда утырган солдатның рәсемен гади кәгазьгә төшерә идем. Матурайтып та җибәрәм, артыграк орденнар да “тагам”. Сугыш тәмамланып, күп еллар үткәч, шундый шартларда төшергән рәсемнәремнең берсен, дөресрәге аның фотосын, миңа Кимерәү өлкәсендә яшәүче полкташым җибәргән иде. Ул мине безнең дивизиянең Новосибирскидагы музее аша эзләп тапкан.
 
ИҢ ЯКЫННАРЫ ТУГАН ЯККА ӘЙЛӘНЕП КАЙТМЫЙ
- Сирәк кенә килгән тыныч кичләрдә мин үзебезнең көйләрне дә, рус халык моңнарын да уйный идем. 1942 елны Стрелицы дигән авыл янында оборона тотабыз. Анда авыл булганын бәрәңге бакчаларыннан гына белеп була иде. Дустым Әлшәй районы егете Саша Иванов белән куаклар арасында учак ягып, ашарга әзерләп йөрибез. Безнең пулемет ячейкасында мина шартлады. “Максим” ватыклары гармун ватыклары белән бергә кушылды. Тальяным миңа тәгаенләнгән үлемне үзенә алды. Әтием алып биргән гармунымны Новгород өлкәсендә җирләдем.
 
1945 елның Җиңү китергән 9 маен без чех авылында каршы алдык. Шунысы аянычлы: безнең дивизионга ашыгыч юлга чыгарга туры килде, кунган йортка кире кереп булмады. Кыр сумкамны онытып калдыруымны соңыннан гына абайладым. Минем белән сугыш яланнарын үткән, Җиңүне каршы алган китабым шул авылда торып калды. Соңыннан Сәйфи Кудаш миңа “Республика җырлый” китабын китапханәдән табып алып, бүләк итте.
 
Мин армиягә киткәч, киләсе язны әтине дә алганнар. Без хат алышмадык диярлек. Ул пехотада иде. Берничә тапкыр яраланды. Соңгы ярасы сугыш бетте дигәндә, башына җитте. 1945 елның 26 апрелендә һәлак булды ул. Җиңүгә берничә генә көн калган иде...
 
Фронттан шулай ук әтинең ике энесе дә кайта алмады. Мөхәммәтҗан абзыйның хатыны Нәзирә җиңги сигез бала белән калды. Мин аңа ире һәлак булган җирдән - Мамаев курганнан ярчыклар (осколок) алып кайттым. Җиңги аларны чәч үремнәренә тәңкә итеп тагып йөрде. 
1945 елның 16 октябрендә отпускага кайттым. Аякта итек кенә түгел, шпор. Пистолет, шашкам бар. Өстә шинель, башта фуражка. Поезд белән
 
Приютка төштем. Кар яткан иде. Аяклар бераз өшеде. Авылдан кызлар эш буенча килгән иде, аларга ияреп кайттым. Безнең йорт янында туктадык. Ут юк, керосин юк. Өйдә юеш, түбәдән су ага. Колхоз рәисе килеп керде. Өй түбәсен ябарга куштым. Сеңелләрем әтинең документларын бирделәр. Кечкенә генә фотосурәте сакланган иде. Соңыннан шул фотосурәтне зурайтып, кара каләм белән әтинең портретын төшердем.
 
Икенче көнне авылны карап килдем. Дүрт ел каралмаган куралар, читәннәр, өсте-башы тузган халык каршы алды. Үзләре хәбәр сөйләгәндә әллә нинди чит җирләрдәге шәһәрләрне әйтәләр. Өсләренә Европа киемнәре кидерсәң, нинди матур булырлар иде, дип уйлыйм. Минем хөрмәткә кичке уен үткәрделәр, гармун таптылар. Җырлаттым да, елаттым да: “Ни булды икән телләремә? Сау бул, дип әйтә белмәдем...”
1944 елны авылда халык ангина белән кырыла. Әбиләр авылда иң өлкәне, иң карты Йосып абзый янына киләләр.
 
- Күрше-тирә чуаш, урыс авылларында кеше үлми. Алар гөмбә, кәбестә ашыйлар. Бәлки, безгә дә гөмбә ашарга ярыйдыр, - диләр.
- Туктагыз әле, мөселманга ярыймы икәнен белер өчен, башта үзем ашап карыйм, - дип, Йосып карт урманга гөмбә артыннан китә. 
Иң матурын (агулысын) сайлап алып кайта. Тәһарәт алып, гөмбә ашарга утыра. Бик каты авыра. Карчыклар сөт эчереп, өшкереп чак терелтәләр үзен. 
- Менә, күрдегезме? Мөселманга гөмбә ашарга ярамый, - дигән нәтиҗә ясый. 
Ачлык, ялангачлык, авылга бер кара хәбәр артыннан икенчесе килә. Әмма халык моңын югалтмады, ифрат йөрәкле, миһербанлы иде, кайгыларны бергә күтәрде. Шулвакытта күпме җырлар туды. Безнең халыкның гореф-гадәтен, фигылен әйтеп бетеп булмый. Немецта бездәге кешелеклелек юк. Без аның пунктуальлеген җиңдек.
 
Ә хәзер халык таркалды. Колхозлар таркалу гына түгел, гореф-гадәтләр таркалды. Җырсыз эшкә бару юк иде. Җырлап бара, җырлап кайта идек. Безнең йөрәкләр мәхәббәткә дә, илгә сөюгә дә ачык иде. 
 
Бер ай отпускада булганда, аулак өйләрнең тузаннарын күтәреп киттем. Сугышта исән калу үзе исертә торган нәрсә. Шпорлар чыңлаганда, кызларның йөрәкләре бер чыга, бер керә иде. Дивизиягә бер айга соңлап бардым. Авылда “чирләде” дип, белешмә ясап бирделәр. Аннан тагын бер елдан артык хезмәт иттем.
 
МӘХӘББӘТ ТАРИХЫ “ТАҺИР ҺӘМ ЗӨҺРӘ”ДӘН БАШЛАНА
- 1946 елның башында безнең дивизия Көнбатыш Прусиядән үзебезнең илгә кайтты. Маршанск шәһәренә урнаштык. Командирларга казармада урын булмады, безне шәхси фатирларга урнаштырдылар. Мин булачак тормыш иптәшемнең апасында яшәдем. Елизавета Ивановна: “Тиздән сеңелкәшем кайта. Ул Ивановода мединститутта укый, аның белән дуслашырсың”, - ди. Ә мин: “Балачага белән йөрергә вакытым юк”, - дигән булам. Кайтты, таныштык, кинога киттек. Урын булмады, икебезгә өстәмә бер урындык бирделәр. Икебез дә ябык. Кызны итәккә дә утыртырга тырыштым. “Таһир һәм Зөһрә” исемле кино карадык. Яңа гына чыккан чагы иде. “Хәерлегә булсын”, - дидек. Шуннан баш китте. Мин үзебезнең якка кайткач, хат алыштык. 300 дән артык хат язганмын, Зина саклаган. 1952 елны өйләнештек. Бер ул һәм бер кыз үстердек. 
 
СҮЗ АХЫРЫНДА
Таһир абый белән тагын бер-ике очрашу насыйп булды. Әңгәмә гәзиттә басылып чыккач, язмамны алып килдем. 8 май иде. Матур табын әзерләгәннәр. 
 
Беркемне дә чакырмаганнар. Әмма гадәттә үзе кебек фронтовиклар, язучылар, хезмәттәшләре, якташлары бу көнне килеп хәл белешә икән. Менә шундый чакырылмаган, әмма көтеп алынган кунаклар арасына килеп кердем. Халкыбызның үткәнен, рухын саклаган йортның ачык тәрәзәләреннән шомырт исләре керә. Таһир абыйның тальян моңнары урамга тарала. Ничә еллар үтсә дә, сугышның бер генә көне дә аларның күңеленнән, хәтереннән җуелмаган иде. 
 
Соңыннан эш кабинетына үттек. Китап шкафының аскы бүлегендә урын алган кайбер язмаларын күрсәтте. “Монысы - мин вафат булгач, бастырылырга тиешле китап”, - дип, өстәлгә калын бер папкасын чыгарып куйды. Бу мизгелдә бик борчулы иде ул.
 
Күп еллар югары вазифаларда эшләгәндә газиз халкының тыныч һәм матур киләчәге өчен үз өлешен керткән, бәхетле озын гомер юлы үткән фронтовик язучы бай иҗат архивын кемгә тапшырырга белмәве турында урап-урап әйтеп куйды... 
 
Якташлары Таһир Исмәгыйль улы Ахунҗановның мирасын зур җаваплыллык белән кабул итте. 2017 елны Башкортстанның Бишбүләк районының Усак-Кичү авылында Таһир Таһировның китапханә-музее ачылды. Бу эштә зур ярдәм күрсәткән якташларыма рәхмәт әйтәсем килә.
 
Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА
“Диләфрүз” гәзитенең май-июнь саннары, 2018 ел

---
Диләфрүз
№ --- | 22.06.2018
Диләфрүз печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»