|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2018 Авыл
“Нариманов” сарымсак үстерәПечәнең Нариманов исемендәге хуҗалыгы сарымсак үстерергә җыенганны без көзен үк ишеттек. “Әйе, яңа культура чәчтек, тик бу турыда киләсе язга сөйләшү урынлырак булыр”, - дигән иде узган елда хуҗалык рәисе Сабир Магҗанов. Язгы кыр эшләре тәмамлангач ук, Печә СПКсына юл тоттык. Хуҗалык рәисе безне кабинетында каршы алды һәм кырга алып чыкты. Узган елның ноябрь ахырында 6 гектар сарымсак чәчкән идек, ул әйбәт кышлады һәм көзгә мул уңыш алырбыз дип уйлыйм. Көзен үк, бу культураны үстерү техноло¬гиясе таләп иткәнчә, кырга тулы күләмдә ашлама да кертеп кал¬дырдык. Хәзер гербицид сибәбез. Сарымсак өчен иң мөһиме – туф¬рак тиешлечә эшкәртелгән бу¬лырга тиеш. Башка культура-лар кебек үк җирне тукландыру да, чүп үләннәргә һәм зарарлы бөҗәкләргә каршы көрәш чарала¬рын да куллану кирәк.
Махсус җиһазлар булмаганга, са¬рымсак чәчү катлаулы процесска әверелде. Бу эшкә хуҗалыкта бул¬ган техниканы җайлаштырырга ту- ры килде, ә уңышны кул көче белән җыеп алырга туры киләчәк. Моңа, әлбәттә, байтак эшчеләр кирәк булыр. Киләсе елга уңыш алу про¬цессын механизацияләштерергә уйлыйбыз, чөнки сарымсак үстерү күләмен арттырырга планлаш¬тырабыз. Быелгы уңышны тулы күләмдә орлыкка салырбыз.
Сарымсакка, бөртекле куль¬тураларга караганда, сорау да бар, хаклар да даими. Киләчәктә безнең хуҗалык кырларында җитештерелгән продукция зур кибетләрдә сатылыр дип уйлыйм, - ди әңгәмәдәшем.
Әйе, иген кыйммәте даими бул¬маганга, кайбер хуҗалыклар чәчү мәйданнарын азайтырга мәҗбүр, ә Печә хуҗалыгы рентабельле куль¬туралар җитештерүгә өстенлек бирә, яңа юнәлешләр эзли.
- 5 гектар җиргә аш чөгендере чәчәбез. Бу эш эксперименталь мәйданда алынып барылыр. Реализацияләү мөмкинлекләренә карап, бу проектны дәвам итү һәм киңәйтү турында карар кылыныр, - ди хуҗалык рәисе.
Тәҗрибәле белгеч безнең төбәктә гадәти булган культураларны да якка какмый, планлаштырылган күләмдә бөртеклеләрне дә, шикәр чөгендерен дә чәчкән.
- Без һава шартлары рөхсәт иткәч үк кырга чыктык, Аллаһы ярдәме белән тиз арада чәчеп тә бетер¬дек. Быел 1700 гектар бөртекле культура (400 гектар бодай, шул ук күләмдә арпа, 100 гектар солы) һәм 130 гектар шикәр чөгендере чәчтек. Көзен 800 гектар уҗым чәчеп кал-дырган идек. Безнең хуҗалык тулаем кырчылык белән генә шөгыльләнә. Үстергән продукция¬не сатабыз. Игеннең сыйфаты юга¬ры булганга, сорау зур. Узган елда, мәсәлән, 4 мең тонна уңыш алдык, һәр гектар уртача 25 центнер иген бирде. Җилемчәсе 22 процентны тәшкил иткән иген кырлары да бар иде. Кызганычка каршы, аш¬лык хакы түбән – үзкыйммәтеннән дә аз иде. Шуңа да карамастан, яңа уңышның бер өлешен сатар¬га туры килде. Быел, минемчә, кырчылык продукциясенә хаклар тиешлечә булыр. Соңгы айда алар күтәрелә һәм 6-7 сумны тәшкил итә инде. Иң мөһиме – тырышып эшләргә генә кирәк. Бездә кадрлар дефициты юк диярлек. Хуҗалыкта дистәдән артык эшче даими хезмәт итә. Язгы кыр эшләре вакытын¬да гына яктан яллыйбыз. Техника да һәрчак сафта. Кирәк вакытта күрше хуҗалыкларга да булыша¬быз. Күбесе трактор-комбайннар россиянеке. Чит илләрнекеннән - Белоруссия техникасына өстенлек бирәбез, чөнки сыйфаты да, хакы да безне канәгатьләндерә. Ә иң мөһиме – аларны без үзебез көйлибез, запас частьләр дә бик бәя түгел, - ди Сабир Садек улы.
“Эзләгән табар, ташка кадак ка¬гар”, - дип юкка гына әйтми халык. Һава шартларына, экономик кри¬зиска зарланып тик яту килешми чын җир хуҗасына. Аграр хуҗалык җитәкчесе Сабир Магҗанов кебек эзләнергә, алга омтылырга кирәк. Шул чакта гына хуҗалыкны үсеш көтә.
Ринат СӨННӘТОВ |
Иң күп укылган
|