|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2018 Язмыш
"Яшәми дигән Фазылның тагын дүрт ел гомере булган икән"Көн саен кемдер ярдәм сорый. Авырган кешеләр турында күбрәк якыннары хәбәр сала. Газиз кешесенең көннән-көн сулуын күрү беркемгә дә җиңел түгел. Үзебезнең баштан да узды бу хәлләр. Моннан 15 ел элек каенанам авырып китте. Табиблар “яман шеш” диагнозы куйды. Гомеренең соңгы елында күп вакыты Казан хастаханәсендә узды. Ул көннәр әле дә хәтердә. Тар гына бүлмәдә әллә ничә кеше ята. Кая таба барганнарын чамалыйлар. Сабыр итәргә тырышалар, әмма авырту газабына түзә алмыйча, дөньясыннан ваз кичүчеләр дә бар. Яннарында ярдәм итәргә килгән якыннары булмаса, тагын да авыррак. Ә менә Казанда урнашкан хосписта авыруларны ничек тә тынычландырырга, аз гына булса да матур мизгел, яктылык бүләк итәргә тырышалар. “Биредә 2011 елдан бирле эшлим. Күп авырулар күрергә туры килде, – дип сөйли табиб-психотерапевт Юныс Гайнуллин. – Хосписта төрле кешеләр белән очрашасың. Әбиләр дә, ханымнар да, сабыйлар да бар. Безгә килеп эләккән кешенең күңеле төшкән була. Алар кеше белән аралашмас хәлгә килә. Инде китәсен аңлаучылары да байтак. Ә кайберләренә үзендә нинди авыру икәнне дә әйтми торабыз. Моны туганнары шулай хәл итә”.
Юныс әфәнде авыруга чире турында әйтүне кирәк дип саный. Җиңел түгел. Ә кайберәүләр, озак калмаганын аңлап, башкарасы эшләрен үти, гафу үтенәсе кешесен таба, кыскасы, шулай итеп якты дөньядан китәргә әзерләнә икән.
– Күңеле төшкән, депрессиягә бирелгән кешеләр белән эшләүчеләргә тагын да кыенрак, – ди психотерапевт. – Һәр иртә килгәч тә, авыруларның хәлен белеп чыгам. Аннан соң хезмәттәшләрем белән сөйләшәм. Күбесенә ярдәм кирәк. Хезмәттәшләремә барысын да йөрәккә якын алмаска кирәклеген дә аңлатам. Эш тәҗрибәмнән чыгып шуны аңладым: без барыбыз да акча колына әйләнеп барабыз. Һаман нидер җитми, каядыр ашыгабыз. Тирә-юньдәге матурлыкны, гүзәллекне күрмибез. Акчага буйсыну бик начар. Берәү дә буш килгәнен, буш китәсен аңлап җиткерми. Яшь чакта бөтен кеше дөнья куа. Үзен мәңгегә килгән дип саный. Бары тик олыгая барган саен, без үзебезнең беркөн китәсен аңлыйбыз. Менә шушы сүзләрне баласы авыру булган әниләргә әйтәм. Беркемнең дә әҗәлгә бирешәсе килми. Тик тормыш шулай көйләнгән. Кемдер килә, кемдер китә. Безгә кадәр дә шулай булган, бездән соң да шулай булачак. Әмма хосписка килеп, үзен уңай эмоцияләр белән баетып, авыруын җиңгән, гомерен озайткан кешеләр бар. Бер районнан Фазыл исемле баланы алып килделәр. Хәле бик авыр булса да, малай Казанга килеп җитте. Ә биредә әнисе сабыйның гомерен озынайтты. Ул дингә килде. Улына да догалар өйрәтте. Шул рәвешле, җанына да шифа тапты, соңыннан баласын югалткач та сабыр итә алды. Яшәми дигән Фазылның тагын дүрт ел гомере булган икән.
Зурлар бүлегендә 18 кеше ята. Ничә яшьтә булуларына карамастан, барысы да яшәү турында хыяллана. “Күбебез үз эченә бикләнгән. Нинди генә чир булмасын, аны җиңәр өчен оптимист булырга кирәк. Бу, беренче чиратта, авыруның туганнарына кагыла. Аларны ышандыру да авыр бит әле. Башта алар кабул итмиләр, аннары бу хәбәр дөрес түгелдер, дип уйлыйлар. Табибларны тыңламыйча, ниндидер үләннәр, төнәтмәләр эзләүчеләр дә бар, – ди белгеч. – Тормышны ничек бар шулай кабул итәргә өйрәнсәк, авыруларны да җиңеп була. Бездә никтер психотерапевтка барудан куркалар. Чит илләрдә исә, әз генә проблемасы булдымы, килеп аңа эчен бушаталар, киңәш сорыйлар. Безнең төп проблемабыз да шунда. Эчкә җыймыйча, баш миенә башка программа бирергә кирәк. Мин яшим, дигән кеше яши. Шатлык гормоннары иммунитетны күтәрә. Әллә миңа җиңел дисезме? Һәр иртә үземне әзерлим. Көн саен яшәргә санаулы көне калган кешеләрне күрү дә чыныктыра. Дөньяга караш үзгәрә, ни өчен яшәгәнеңне аңлый башлыйсың. Күңелеңне бер дә төшерергә ярамый. Авырлыкларны җиңә белергә генә кирәк”.
Аның белән сөйләшкәннән соң, газета битләрендә язмышлары бәян ителгән, укучыларыбыз белән бергәләп ярдәм кулы сузган авырулар искә төшә. Күбесе арабызда булмаса да, яман чирне җиңгән кызларыбыз бар. Казан кызы Камилә Гыйбадуллинаның авыру белән ничек көрәшкәнен күп яздык. Быел мәктәпне тәмамлаган кыз тиз үсте. Аның дөньяга карашы үзгәрде. Яшәү теләге җиңеп чыкты. Ул хәзер элеккеге Камилә түгел. Ашау рәвешен дә, яшәү рәвешен дә үзгәртеп, тормыштан тәм табып яши. Гүзәл Әхмәтшинага бернинди өмет тә бирүче булмады. Әмма якыннары, әнисе ярдәме белән ул да аякка басты. Димәк, Юныс әфәнде белеп әйтә. Кеше дәвалануда үзе дә катнашырга тиеш. Күңеле белән, рухы белән, уйлары белән...
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|