поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
21.06.2018 Шоу-бизнес

Казанның иң кечкенә суперйолдызы үскәч кем булачагын әйтте (ФОТО)

Казанда яшәүче Гүзәл һәм Динар Сибгатуллиннарның 5 яшьлек уллары Арсланны бүген бөтен Русия белә. 4 яшьтә “Пусть говорят”, “Лучше всех!”, “Привет, Андрей!” тапшыруларында “Я люблю тебя, жизнь!”, “Священная война” җырларын башкарып, “Гамлет”тан өзекләр сөйләп шаккатырган баланы шул вакытта ук яраттылар. Күп чарада чыгыш ясаганы, Казан юридик институтының иҗадый тормышында актив катнашканы өчен, Җиңү бәйрәмендә медаль дә тапшырдылар.

Сәнгатькә мәхәббәт Арсланга гаиләдән салынган. Әтисе Динар — инженер булса да, иҗатка якын кеше, җырлар яза. Әнисе Гүзәл Сибгатуллина-Минакова — Камал театры артисты. Бүген декрет ялында. Бер-бер артлы ике ул тапкан. Арсланга 5 яшь булса, кечкенәсе Әскәргә 2 яшь тә 8 ай. Арслан чыгыш ясарга кая гына барса да, аны һәрчак әнисе озатып йөри. 
 
— Арслан миннән популяррак, — дип елмая Гүзәл. — Аны хәзер күп җирдә таныйлар. Мәскәүдә легендар җырчылар Иосиф Кобзоннан башлап, Илья Резникка хәтле килеп күреште. “Ты же необыкновенный парень!” — дип ансамбльләренә чакыралар. “Булмый шул. Без бит Мәскәүдән түгел, Казаннан”, — дим... 
 
 
— 5 яшьлек Арслан медаль белән бүләкләнде. Моны ничек кабул итте? 
— Казан юридик институты җитәкчесе, генерал-майор Фоат Кәнәфи улы Зиннуров медаль тапшырганда, Арслан аны горурланып алды. Бер стадионга җырларга баргач, медальне тактык. Шунда башка балаларга: “Медалем бар”, — дип горурланып әйтте. Бер әби моны күрде дә: “У-у, медальләр! Бабаңныкын таккансыңдыр”, — диде. “Юк, үзебезнеке!” — дигәч, ул да гаҗәпләнде. Бу — безнең өчен зур бәя. 
 

— Улыгыз ничә яшьтә җырлый башлады? Сүзләрне ничек ота? 
— Арслан 3 яшендә Тукайны сөйләп шаккатырды. Сабан туйларында Президентны каршы алу чарасында катнашып, милли киемнән шигырь сөйләде. 4 яшь тулгач та, “Священная война” җырын яздырдык, җырлый башладык. Арслан вокал белән шөгыльләнми, репетиторга да, музыка мәктәбенә дә йөрми. Ишетү сәләте, зур тырышлыгы бар. Җырны ятлыйбыз, ничек башкарырга кирәклеген аңлатам. Аның белән үзем шөгыльләнәм. Иң беренче эш — Арсланга җырның нәрсә турында барганын җиткерү. Җырны башкарырга гына түгел, ә сөйләп, аңлатып бирә белергә кирәк бит. “Я люблю тебя, жизнь!”ны да үзем өйрәттем. Беренчесен — “Священная война”ны озаграк ятладык. Ә менә икенчесен тиз үзләштердек. “Улым, шундый итеп җырла, бөтен ил торып басарлык булсын!” — дим. Бөтен күңелне бирергә кирәклеген аңлатам. “Я люблю тебя, жизнь!”ны беренче тапкыр “Привет, Андрей!” тапшыруында ансамбль белән җырладык. Ул Арслан өчен премьера булды...
 
 
— Арслан тагын ниләр белән кызыксына? 
— Җырчыдан бигрәк, сәнгатьле итеп уку остасы ул, сөйли белә. Дзюдога яратып йөри. Тренеры гел мактый. Алдынгы урыннар алып кайтып сөендерде, медале дә бар. Бу яктан да афәрин!..
 
— Үскәч кем булам, ди? 
— Космонавт йә Президент (көлә)! 
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 21.06.2018
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»