|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.06.2018 Авыл
Укытучы – клуб мөдиренә, хисапчыга, ә табиб сөт җыючыга әйләнәБашыңа төшсә, башмакчы булырсың, ди безнең халык. Укытучы – клуб мөдиренә, хисапчыга, ә табиб сөт җыючыга әйләнә. Замана авыл кешесен әнә шулай әйләндереп сала. “Эш булса, авылда рәхәтләнеп яшәргә була”, – ди Нурлат районының Колбай-Мораса авылы халкы. Фермерлар да, эшмәкәрлеккә рәхәт тормыштан тотынмадык, диләр. Колбай-Морасада бүген 600гә якын кеше яши. Ике кибет, фельдшер-акушерлык пункты, мәктәп, клуб, мәчет, музей эшли. Бер дә начар түгел кебек. Ләкин олыраклар авылның үткәнен сагына.
– Авылда шырпы фабрикасы, кәрәз заводы, икмәкханә, җил, су тегермәннәре, электр станциясе, умарталык бар иде, – дип сөйли 85 яшьлек Суфия әби.
Сәүдәгәрләр килеп, җитештергән товарны сатып алып китә торган булган. Сугымны махсус җирдә генә башкарырга рөхсәт иткәннәр. Суфия әби әйтүенчә, авыл гөрләп торган. Хәзер яшьләрнең авылда калмавына борчыла ул. Клубка чыгарга да кеше юк, ди. Үзе исә бик яратып кубызда уйный. Өлкән яшьтә булса да, концертларда чыгыш ясарга чакырып торалар икән.
Клуб мөдире булып эшләүче Алия Садыйкова мәктәптә утыз ел биология, химия фәннәрен укыткан. “Балаларны имтиханнарга әзерләдем. Көчем бетә башлагач, ирем эшемне алыштырырга тәкъдим итте. Клубта бик рәхәтләнеп эшлим. Җәй көннәрендә клуб гөрләп тора. Хәтта Әлки районы яшьләре көн саен теннис уйнарга килә. Кичке сәгать 11гә кадәр эшлибез”, – ди Алия ханым.
Бакчага нибары унлап кына сабый йөри икән. Мәктәпкә ел саен беренче сыйныфка 4-5 укучы керә. Узган уку елында унбер еллык мәктәптә, берничә авылдан килеп, 72 бала укыган. Укучылар саны кими бара икән. Болай булса, мәктәпкә кыскарту куркынычы янамасмы соң? “Уку күрсәткечләребез әйбәт. Төрле бәйге, олимпиадаларда уннан артык укучы призлы урынга чыкты. Шуңа күрә мәктәпне кыскартабыз диюче юк”, – ди директор Мансур Вәлиев. Укучыларның күбесе 11 нче сыйныфны тәмамлап, төрле вузларга укырга керә. “Укып бетергәч, авылга кайтырсыз инде, дип үгетләп карыйм. Әмма теләк белдерүче күренми. “Абый, авылда эш юк бит”, – диләр.
– Авылны ничек саклап була соң? – дип сорыйм директордан.
– Махсус программалар булдырырга кирәк. Әйтик, әгәр бер авылда – сыр, икенчесендә колбаса җитештерү һәм башка цехлар ачсалар, авыл халкы мал-туарны да күбрәк асрар иде. Шулай итеп, эш урыннары да булыр иде, – ди ул.
Шул ук вакытта авылны үз иткән шәһәр киленнәре дә бар. Инглиз теле укытучысы Гөлназ Шакирова әнә шундыйлардан. “Ирем төпчек малай булгач, авылга кайттык. Өч бала үстерәбез. Авылда яшәүнең бернинди авырлыгы да юк. Алты сыер асрыйбыз. Аппарат белән савабыз. Авылда яшәү – үзе бер рәхәт”, – ди ул.
Сыер димәктән, авыл кешеләре мал-туар асраудан бизмәгән әле. Хуҗалыкларда барлыгы 275 баш сыер исәпләнә. Колбай-Мораса авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Сафина әйтүенчә, авыл халкы субсидиягә кызыгып, сыерларны бетермәскә тырыша. Август аенда тагын субсидия көтәләр. Өлкәннәр күбрәк кәҗә тота. Көтүгә чиратлап чыгалар. Сөтне шушы авыл фермеры Рафаэль Камаев 12 сумнан җыя. “Табиб хезмәт хакына гына гаилә туендырып булмый дип, сөт җыю эшенә керештем. Ул елларда колхоз хуҗалыктан сөт җыю белән бик кызыксынмый иде. Авыл халкы сөенеп, сөт тапшыра башлады. Элек эшләргә җиңелрәк иде. Чөнки заводлар сөтнең сыйфатына бик нык игътибар итә. Туры килмәсә, кире боралар. Ә халыкка аны кире кайтарып булмый бит. Шуңа күрә сыр цехы ачарга булдык. Сигез кешегә эш урыны булдырылды. Эш булса, яшьләр дә читкә китмәячәк”, – ди эшмәкәр.
– Колхоз тарала башлагач, ниндидер эшкә тотынырга кирәк иде. Колхоз мастерскоен сатып алып, төзеп бетердек. Башта комбайннар белән колхозларга булыштык. Хәзер үз җиребез бар. Безгә Наил абый Яруллин, Илгиз абый Рәхимов булыша. Пенсионерлар исән булсын! Яшьләр юк, – дип сөйли Татарстанның атказанган механизаторы Рәшит Насыйбуллин. – Бер караганда, бизнес мондый булмый инде. Бу – нәрсә беләндер мәшгуль булу. Нәрсә табышлы, шуны утыртырга тырышабыз. Узган ел карабодай чәчкән идек. Үч иткәндәй, күмәртәләп сату бәясе 24 сумнан 5 сумга төште. Тәртипсезлек инде бу. Аптырагач, орлыкка сакларга булдык. Көнбагыш үстерү табышлы. Елның төрлесе була. Кайбер елны хәтта салым түли алмыйча, бурычка батабыз. Әле менә заманча техникалар сатып аласы бар. Моның өчен файдалы кредитлар кирәк. Хәзергесе аның кешене төп башына утырта торган гына. Авылның киләчәге халыктан гына тормый. Хөкүмәтнең авылга йөз белән борылуы кирәк. Колхозларны ник таратканнардыр? Ул вакытта йортлар төзелә иде. “Кызыл Шәрык”ка күчү авыл өчен файдага түгел.
Авыл кешесенең дә асфальт юллардан эшенә барып, вакытында өенә кайтасы, ял итәсе, кыскасы, кешечә яшисе килә.
– Әлегә авыл эченең яртысына гына таш түшәлгән. Үзара салым акчасына 200 метр юл салган идек. Бу эш көз көне тагын дәвам итәчәк. Әмма кеше башына 200-300 сум акча җыеп кына, ерак китеп булмый шул, – ди Гөлназ Сафина. Кыскасы, кем белән генә сөйләшсәң дә, авылга бүген сүз белән дә, эш белән дә ярдәм кирәклеген аңларга була.
Сәрия МИФТАХОВА |
Иң күп укылган
|