|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2010 Мәдәният
ҖЫР БЕЛӘН ШИГЫРЬ ЯНӘШӘ
Күңелнең тагын бер кылы Җыр белән шигырь янәшә
«Ерактан, бик ерактан акрын гына бер җыр агыла. Аһ, бу нинди йөрәк өзгеч моң?!
Кайда ишеткәнем бар соң әле минем бу җырны? Нишләп әле ул минем җанымны шулай өтеп ала? Ул каядыр чакыра, дәшә, ымлый.
Безнең ил – сандугач сайрар ил, Безнең ил – гөл-чәчәк арасы...»
Бу юлларны Татарстанның халык артисты, җырчы Георгий Ибушевның «И җыр гынам, җырым...» дигән нәсереннән алып язып куйдым. Хас җырчының үзе – Георгий турында, аның җыры хакында әйтелгән сүзләр бит бу! Ибушевның әлеге гүзәл язмасын кайта-кайта укыйм мин, сүз тәменә, мәгънә тирәнлегенә сокланып укыйм. Авыл малаена шул кадәрле дә хис байлыгы каян килгән дип сорамыйм да. Каян килгәне билгеле – аккан болыттан, еламсыр таллардан, көтү кайткач авыл өстенә таралган сөт исеннән, чалгы чыңыннан. Һәм тагын... Сон чишмәсеннән.
Георгий ничә дистә ел шул чишмәнең суын чистартып, яр буе талларын кадерләп тора лабаса! Шунсыз ярамый – эчәр сулар саф булырга тиеш! Җырлаган җырлар да. Моннан егерме биш еллап элек «Безнең ил» җырын, Сон чишмәсен тирәнәйткән кебек, көйләп-кадерләп, дәрья сулышы биреп, киң дөньяга озаткан иде.
Хисләрнең җырга сыймаганы шигырь итеп языла.
* * *
Георгий ИБУШЕВ
Тын кичтә
Тын кичтә, инешкә Йолдызлар сибелгән. Ак күбек шомыртлар Яр буйлап тезелгән.
Күңелнең талпынган, Ашкынган бер мәле. Нишләтте бу кичләр – Тыялмыйм хисләрне?!
Тын кичтә, син истә, Хыялда югалам. Сердәшем, киңәшчем, Син кайда, күз алмам?
Талгын җил иркәләп Шомыртлар тәлгәшен, Әйтә күк: «Сине дә, Юксына сердәшең».
Тын кичтә, инешкә Йолдызлар сибелгән. Син минем иң якты Йолдызым, бер генәм!
Кем соң ул аръякта Уйната тальянын? Дәртле көй, таныш көй Җанымны юата.
Кояшым бул!
Мин сиңа язларның Бирермен бар назын, Шомыртлар, сиреньнәр шаулавын, Болынның тургаен, Чишмәле тугаен, Өздереп сандугач сайравын. Җәйнең ал таңнары, Җиләкле аланы Гел синең өчендер шикелле. Ягымлы иртәләр, Бу гөлләр – иркәләр Нәкъ синдәй, кадерлем, сөйкемле. Мин сиңа көзләрнең Бар төсен бирермен – Сокланып туялмас күзләрең. Бәс сарган иртәдә Торналар киткәндә Сулкылдар йөрәгең көзләрен. Кышларның аклыгын, Энҗедәй кар нурын, Йолдызын, айларын бирермен. Син үзең сүрелмәс, Наз-нуры кимемәс Кояшы бул минем гомернең!
Соң инде
Соң инде! Офыклар югалган, Юлларны төн сарган, Тик төнге тын күктән – Биектән-биектән Йолдызлар сирпегән Зәңгәрсу нур белән Төренгән үр-кырлар, Оеган тупыллар. Соң инде... Талларда тирбәлеп, Йоклый җил-җилбәзәк. Әнкәсе куйнында Төш күрә сабый да. Кыйгач ай нәп-нәзек, Әйтерсең, беләзек. Тын күккә таң калып, Йөзә ул сокланып. Соң инде!
Ат өстендә егет килә
Ат өстендә генә егет килә Сөлек кебек атын уйнатып. Бөркет кебек үзе, балкый йөзе, Кыз-кыркынның уен кузгатып.
Ат өстендә генә егет килә, Тояк бәреп кешни аткае. Яшь йөрәге ярсый күкрәгендә – Белә микән шуны җанкае.
Ат өстендә генә егет килә, Урам ямьләп, үзен күрсәтеп. Килеш-килбәт патша кияведәй, Кемнәр калмас аннан көнләшеп.
Ат өстендә генә егет килә, Урам ташта очкын уйнатып. Тояк тавшы белән җилкендереп, Кыз-кыркынның дәртен уятып.
|
Иң күп укылган
|