поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.06.2018 Спорт

Рәфинә Ганиуллина: Башлап кына җибәрергә кирәк, тән үзе сорап тора

Бөтен кеше дә спортчы булып тумый инде инде ул. Кемдер туп тибеп йөргән була, кемдер телевизор каршында диванда ятып кына ярышлар өчен җан ата. Спортны сәламәтлек белән бәйләргә дә остарып киттек. Татарның танылган шәхесләре ничегрәк уйлый икән? Сораштыруыбыз шул хакта.

Рүзәл Мөхәммәтшин, шагыйрь:
 
– Мин спорт яисә аның берәр төре белән дөньямны онытып җенләнүчеләрдән түгел. Бер тотынуда ярты кибәнне каерып алырлык абзыйларның, бала-чага урынына, япан кыр буйлап сыңар туп яисә алка куып йөрүен бөтенләй аңламыйм.
 
Ләкин татар халкы: «Сәламәт тәндә сәламәт рух», – ди бит. Ә мин халкыма ышанырга күнеккән. Шуңа күрә, торымнан торымга, гантель күтәреп, турникта зыр-зәбәр килеп (бусы мәктәп чорыннан ук калган мавыгу) алгаларга тырышам.
 
 
Спорт төренә керә, дисәгез, җәяү йөрергә яратам әле. Өй – эш, эш – өй арасын дистанция итеп алсак, көненә, уртача, өч-дүрт чакрымлап узыла.
 
Хәер, ил күләмендә спорттан культ ясауга беркадәр шомланып карыйм. Узган гасырның утызынчы елларында мондый культ, мин белгәннәрдән, Советлар Союзы белән Алманиядә шаукымга ук әверелә…
 
Гомумән, спортның агрессия белән җитәкләшеп йөрүе куркыныч. Спорт эйфориясе команда уеннарыннан соң җанатарларның борын җимерешүе, машиналар үкертеп, лаякыл исерек килеш «Кырым безнеке!» дип бугаз ерту илә чикләнмәсен иде, дип телим.

Рәфинә Ганиуллина, җырчы:
 
– Соңгы вакытта спорт белән шөгыльләнүне даимиләштердек: көнаралаш фитнеска йөрибез. Анда баргач, кардио, тренажер залларда күнекмәләр ясыйбыз. Буй-сынны, гәүдә авырлыгын тәртиптә тоту өчен бу бик мөһим. Башлап кына җибәрергә кирәк, шунысы авыр! Шөгыльләнергә керешкәч, тән үзе күнекмәләр сорап тора. Дөрес туклану, начар гадәтләрдән арыну, симермәү – боларның кирәклеге турында хәзерге заман кешесе яхшы аңлый һәм бу – бик сөенечле күренеш.
 
 
Спорт яңалыклары белән дә танышып барабыз. Дөньякүләм чемпионатның Казанда да уздырылуы исә зур дәрәҗә һәм куанычлы вакыйга. Шуңа күрә уеннарны үз күзләребез белән күрергә, барып карарга ниятләп торабыз.
 
Вадим Захаров, җырчы:
 
– Спорт белән ныклап тотынып шөгыльләнгәнем юк. Кәеф булганда, җимертеп нидер эшләргә теләгәндә, көн бушка узмасын дип, фитнес залына барып, тәнне язып кайткалыйм, шуның белән шул. Кечкенәдән: «Гәүдәңә караганда, көрәшчегә охшагансың», – диләр иде. Мәйданга чыгып, бил алышканым да юк. Балалар бакчасына йөргәндә генә икенче урын алган булды. Кыскасы, спортны яратам, димим. Беләм, аның белән дуслык кирәк. Җай чыкканда гына спорт залына йөргәч, гәүдәне дә формада тотып булмый…
 
 
Футболны да бөтенләй карамыйм, бер туп артыннан егерме ике кешенең йөгереп йөрүен аңламыйм да. Дуслар кыстагач, бер мәртәбә «Казан-Арена»га футболга барып кайттым шулай да. Бер сәгатьләп кердек, аңарчы уенның яртысы беткән иде. Тагын шулкадәр вакыт чыкканда узды… Күрдем, шул җитте…
 
Нәбирә Гыйматдинова, язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе:
 
– Мин авылда туып-үстем, шуңа күрә балачактан спорт белән шөгыльләндем, дип авыз уттырып әйтә алмыйм. Безнең өчен спорт – хуҗалыктагы бетмәс-төкәнмәс эш иде. Гел хәрәкәттә булдык. Гимнастикасы да, физкультурасы да шул булган, димәк. Кышкы айларда укучыларга чаңгы шуу мәҗбүри иде, мәктәптә шулай куелды.
 
 
Кыр-басудагы чаңгы эзеннән генә унар чакрым араны җил белән куыша-куыша, эһ дигәнче, уза идек, укытучы норманы үзе билгели иде. Минем бер танышым: «Ташбака булып тугансың икән, ташбака кебек кенә хәрәкәтлән, егылып китмә, чапма, йөгермә!» – дип әйтергә ярата. Әлбәттә, спорт ул – сәламәтлек, дигән сүз. Әмма монда да чама белү кирәктер. Мин, мәсәлән, җәяү йөрү бик файдалы, дип саныйм. Өч-дүрт тукталыш өчен генә транспортка утырып та мәшәкатьләнмим. Бары тик аяк киеме генә җайлы булсын. Инде сигез ел спорт үзәгендә бассейн белән дуслаштым. Йөзә белми идем, инструктор яллап, өйрәндем. Әле җәйдә туктап торам, көзгә тагын дәвам итәргә исәп бар.

---
Идел
№ --- | 19.06.2018
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»