|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.06.2018 Дин
“Хәләл” ризык чыннан да хәләлме?Уфа шәһәрендә “Хәләл” кафеларны тикшерү башланган. Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре рейдлар үткәрә башлавы турында хәбәр итә. Соңгы арада республикада хәләл продукция җитештерүчеләр күбәеп китте. Диния нәзарәте вәкилләре аларның сертификатларын тикшерәчәк. “Хәләл” стандартына таләпләр 2002 елда Русия мөфтиләр шурасы тарафыннан расланды. Башкортстанда “Хәләл” сертификатын Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” стандарты комитеты бирә.
“Хәләл” диеп язылган өч кафены тикшерү барышында аларның берсенең дә сертификаты булмавы ачыкланган.
--- |
Иң күп укылган
|