поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
08.06.2018 Мәдәният

XI Театраль Сабантуйның кайчан һәм кайда узачагы билгеле

24 июньдә Әтнә районы Сабан туе мәйданында XI Театраль сабантуй була. Быел әлеге традицион бәйрәмдә Татарстанның 12 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнашуы көтелә. Республика театрлары Сабан туен ТР Мәдәният министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Әтнә районы хакимияте оештыра.

«Театраль» дип аталса да, Сабан туе программасында традицион уен-ярышлар: кашыкка йомырка кабып йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату һәм, әлбәттә, милли көрәш. Нәкъ менә шушы ярыш төрендә батыр калучы, тәкәдән кала, кыйммәтле бүләк – автомобильгә ия була. Шунысын билгеләп узарга кирәк: көрәштә дәүләт театрлары артистлары гына катнашырга хокуклы. Төрле елларда театрлар Сабан туеның абсолют батыры булып Тинчурин театры артистлары Алмаз Фәтхуллин, Харис Хөснетдинов, Камал театры артистлары Алмаз Гәрәев, Минвәли Габдуллин, “Әкият” курчак театры артисты Юрий Чуктиев һ.б.лар калды. 
 
Театраль Сабантуйның тарихы 2005 нче елга барып тоташа. Әлеге бәйрәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия  театры инициативасы белән, ТР Мәдәният Министрлыгы җитәкчелегендә, ТР Президенты ярдәме белән уздырыла башлый.
Театр җәмәгатьчелеге өчен беренче  Сабан туе Биектау районының Әлдермеш авылында үткәрелә. Шуннан бирле бу бәйрәмдә ел саен Татарстанның иҗат коллективларыннан 3 меңнән артык кеше катнашып килә. 
 
 
Театраль сабантуй Татарстан дәүләт театрлары арасындагы иҗади элемтәне, бердәмлекне ныгыту, милли бәйрәм Сабан туен популярлаштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау максатыннан уздырыла. 
 
Төрле елларда театрлар Сабан туе Саба, Арча, Питрәч районнарында, Казанның Тынычлык бистәсендә, шулай ук Яр Чаллы, Буа шәһәрләрендә үткәрелде. 
 
Театраль  Сабантуй сәхнә яки телевизор аша  гына күреп белгән яраткан артистлар белән танышу, күрешеп аралашу, аларның төрле ярышларда көч сынашканын карау өчен менә дигән мөмкинлек! 
 
 
Тинчурин театры барлык тамашачыларны 24 июньдә Әтнә районы Сабан туе мәйданында көтеп кала! Бәйрәм 11.00дә башлана. 
 
 
 
 

---
Тинчурин театры
№ --- | 08.06.2018
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»