поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.03.2010 Хатлар

ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ КОНЦЕРТЫН КҮРГӘН КЕШЕ ЯЗМАСЫ

 

Яратам да шул озын чәчле гитаралы егетләрне... Тимурның соло-гитарасы тавышы әле дә колагымда яңгырап тора, күңелнең төпкелендә яшеренгән җепселләрне тарттырыпмы тарттыра. Зөлфәт Хәким соңгы ике җырын башкарганда гитараның ике кылы көчәнешкә чыдый алмады ахрысы, өзелде.. Шулай да Тимур кылны тиз генә тарттырып куйды, бернинди уңайсызлык килеп чыкмады дип уйлыйм, һәрхәлдә тамашачыларның бик игътибарлысы гына кылның өзелгәнен сизгәндер.

Илдарның бас-гитарасы тавышы гел югарыга таба очыра. Сәхнәнең түрендә иң биектә утыручы клавишниклар Марат белән Юрий әйтерсең лә йолдызлы яңгыр койдылар, алар аерым-аерым да, бергәләшеп шәп эшлиләр. Барабаннар артында утыручы Тимур музыкага үзенчәлекле хисләр, тизлек өсти.

Зөлфәт Хәким халык күңелен яулаган җырларының инде күбесен язганнан соң, Барс-Медиа компанияләр группасының әле 2006 елда гына оешкан инструменталь ансамбле яртакан җырчыбызга лаеклы аккомпонимент булды, минемчә. Зөлфәтнең моңлы фәлсәфәсенә җанлы музыка өрде. Шәхсән мин, Зөлфәтне утырып түгел, ә аяк өсте тыңлар идем. “Дөньяның яратылуы” фестивалендә Макаревич, Шевчук чыгышларын тыңлаган кебек.

Җырчы-музыкантлык таланты белән, һич арттырусыз, Scorpions, Gorky Park, Пол Маккартни, Борис Гребенщиков һәм шуларның ишләре белән бертигез дәрәҗәдә торган, әсәрләре белән татарның горурланырлык улы булган Зөлфәт Хәким сәхнәдә үзен бик тыйнак тотты. Ул оялып кына, шул ук вакытта нык адымнар белән сәхнәгә килеп чыкты. Зөлфәтнең сәхнәдә күренүе белән зал алкышларга күмелде, җырчысын көткән тамашачы озак кына алкышлардан айный алмый торды. Гел кул чабып утырдык без. Тамашачылар җырларның сүзләрен беләләр, башкарылачак җыр исемен әйткәч тә,  алкышлар, җыр тәмамлангач та – алкышлар. Һәр җырын беренче һәм соңгысы итеп кабул итеп, чын күңелдән хисәләнеп,  дулкыланып тыңладылар, минемчә.

Узган көздәге концертындагы киемнәрен бераз гына үзгәрткән Зөлфәт, бу юлы ул концертны “Lacoste” фирмасының куе кызыл төсле футболкасын киеп тәмалады. Инде Зөлфәт Хәким дә бу фирма киемнәрен кулай күргәч, залдагы тамашачыларның күбесе крокодиллы өс кименәрен кияргә теләр, минемчә. Ә шаяртусыз әйткәндә, Зөлфәт Хәкимгә классик костюм бик тә килешә, фирменный футболка киеп чыкмаса да, без аны бик яратабыз.

Залда күпчелек урта яшьләрдә, балачагы, яшьлеге совет чорына туры килгән кешеләр иде булса кирәк. “Саф” фикер, “яңа” дөнья өмет иткән, ирек, демократия һәм комсомолны берләштерергә омтылган чорда килеп чыккан озын чәчле, сакал-мыеклы, беркемгә дә ошамаган, үзенчәлекле һәм бердәнбер Зөлфәтнең милли дә, ирекле дә фәлсәфәсе  аларны барысын да магнит кебек үзенә тарткан диярсең... Зөлфәт Хәким иҗатын яратучылар белән Камал театры залы шыгырым тулы: утырып кына түгел, аяк өсте карарга да тамашачылар күп җыелган иде. Партерда утыручы “Татарстан - Яңа гасыр” генераль директоры Илшат Әминовның кура җиләге төсендәге галстугы әллә кайдан ук “Бәйрәм бүген!” дип кычкырып торган кебек булды миңа. ГТРК директоры Айрат Сибагатуллин да бар иде. Театр сәхнәсендә уйнаучы артистлар бу кичтә залга төшеп утырганнар - тамашачылар арасында камаллылар да бик күп күренде. Театрның директоры Шамил Закировны Зөлфәт Хәким сәхнәдән туган көне белән котлады. Концерт башлангачы да, тәнәфес вакытында Шамил әфәнде залда булды, ул шәхсән үзе тамашачыларны каршы алырга чыккан иде бугай. Балконда хәләл җефете белән язучы Камил Кәримов тә рәхәтләнеп тамаша кылып утырды.

Концерттан соң өйләренә таралырга ашыкмаган тамашачыларның йөзендә кәнәгатьлек хисе балкып, сөйләмнәрендә бары “шәп”, “әфәрин”, “күптән болай ял иткән юк иде” сүзләре фойены гөжләтеп бераз торды да, халык кәефләнеп кенә урамга агылды...


Айгөл
Матбугат.ру
№ --- | 16.03.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»