|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.06.2018 Мәгариф
БДИда аңын җуйган укучы комадаХимия буенча БДИ тапшырганда Көньяк Осетиянең Ардон шәһәрендә (1 санлы мәктәп) чыгарылыш укучысының хәле начарая. Ул һушын югалта. Имтихан тапшыру пунктыннан “ашыгыч ярдәм” машинасы кызны дәваханәгә алып китә. Әлеге моментта укучы комада.
Моның хакта шаһитлар, “Вконтакте”ның “ЧП Владикавказ” төркемендә видеолар урнаштырып, язалар. Сәламәтлек саклау һәм Мәгариф министрлыкларында моның хакта бер мәгълүмат та юк. Төньяк Осетиянең Мәгариф министрлыгы 4 июньдә химия хәм тарих буенча үткән бердәм дәүләт имтиханнары штат режимында узды дип белешмә бастырып чыгарды.
--- |
Иң күп укылган
|