|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.06.2018 Хәвеф-хәтәр
“Порт” сәүдә үзәгендә янгын чыгуның бер сәбәбе аталды (ФОТО)Казанда “Порт” сәүдә үзәгендә янгынның ут төртү сәбәпле чыгуы мөмкин булуын дознавательләр кире какмый. Хәзерге вакытта алар “Порт” сәүдә үзәгендә чыккан янгынның кимендә өч версиясен карый. Алар – электр җиһазларының төзек булмавы, ут белән сак эш итмәү һәм ут төртү. Эшмәкәрләрнең хөкүмәт вәкилләре, бина хуҗалары белән очрашуы янгын тимәгән төп бинада бара, дип яза Татар-информ.
“Кичәге янгыннан соң безнең тарафтан җинаять эше кузгатылды. “Безнең белгечләр тикшерү үткәрә – урында Казанның иң яхшы экспертлары эшли. Безгә тикшерү өчен өч көн кирәк. Бина җимерелү куркынычы булмау турында рәсми нәтиҗә бар”, - диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе дознавательләр һәм административ практика бүлеге дознавателе Илдар Габдуллин.
Җинаять эше барышында эшмәкәрләр зыян күрүчеләр булып санала. Янгын булган көнне 16.00 сәгатьтә полицейскийлар объектны саклауны оештырдылар һәм мародерлык булмасын өчен эшмәкәрләргә керүне тыйдылар.
“Җыелыштан соң бер сәгать узгач, куркынычсызлык хезмәте белән берлектә эшмәкәрләр янгын булмаган “А” корпусына керә алачак. "Б" корпусына экспертлар эше төгәлләнгәч кенә кереп булачак”, - диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча вәкиле Рөстәм Ибраһимов.
Зыян күргән эшмәкәрләр зыянны бәяләү өчен "Б" корпусына кертүләрен таләп итте.
“Бүген "Б" корпусына ике кешене кертәчәкләр. Алар карап, видеога төшереп, бәяләячәкләр. Барысы да кыска гына вакыт эчендә булачак”, - диде Татарстанда эшмәкәрләр хокукы буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов.
--- |
Иң күп укылган
|