поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
16.03.2010 Җәмгыять

“ШКОЛА” СЕРИАЛЫНА КАРШЫ “МӘКТӘП” ТАПШЫРУЫ

Мәктәп – бу сүзне ишетүгә мәктәп укучысының да, зур бер шәхеснең дә күз алдына шау-гөр килгән балалар төркеме, сыйныф, кулына “указка” тоткан укытучы килеп баса. Ә колакта тәнәфесләргә чакыручы кыңгырау чыңы яңгырый. Шул хатирәләрне яңартып һәм чынбарлыкны яктыртып “Яшь ТНВ” каналында өр-яңа “Мәктәп” тапшыруы эфирга чыгачак. Премьера – 18нче март көнне, 14:45тә. Ул балаларның гына түгел, ә әти-әниләрнең дә яраткан тапшыруы булачагында шик юк. Тапшыруның форматы, аның максаты һәм башкалар турында “Мәктәп”нең баш редакторы Гөлназ СӘМИГУЛЛИНА сөйли.

 

 

 

– Гөлназ, мондый актуаль проект әзерләү теләге ничек барлыкка килде?

 

– Мәктәп турында тапшыру ясау уе бездә күптән бар иде. Ә 2010 ел Россия һәм Татарстанда Укытучы елы дип игълан ителде. Шулай күптәнге хыялны тормышка ашыру өчен менә дигән мөмкинлек барлыкка килде. Бәлки, кемдер безнең “Тамчы-шоу” тапшыруы бар дип әйтер. Ләкин “Мәктәп”тә бар да башкача булачак. “Тамчы-шоу”да төрле мәктәптән килгән укучылар командаларга бүленеп белемнәрен сынаса, яңа тапшыруда теге яки бу мәктәп турында барысын да белергә мөмкин.

 

– Тапшыруның максаты нинди?

 

– “Мәктәп” дигәч, күз алдына – укытучы килә, “укытучы” дигәч – мәктәп. Укытучы – ул һәр малай, кыз өчен әйдәүче кеше. Тапшыруның төп максаты бүгенге яшь буында нәкъ менә шушы әйдәүче һөнәргә карата хөрмәт дәрәҗәсен күтәрү. Гомумән, Татарстан мәктәпләре нәрсә белән яши, аларда нинди үзгәрешләр бар, укучылар белән укытучылар арасында мөнәсәбәтләр нинди - барысын да яктыртачакбыз.

 

– “Мәктәп”тә нинди темалар күтәреләчәк? Гомумән, биредә башкаларга үрнәк булган мәктәпне алып мактау гына булмасмы?

 

– Тапшыру түбәндәгеләрдән торачак: мәктәп тарихы, аның яшәеше, нинди фәннәргә басым ясалуы, түгәрәкләр һәм, әлбәттә, аның укучылары белән укытучылары. Авыл мәктәпләре шәһәр мәктәпләреннән аерыламы? Ничек аерыла? Мондый сораулар да күтәреләчәк. Тапшыруда мактау гына түгел, ә көн кадагындагы мәсьәләләр дә яктыртылачак. Өлкән сыйныфта укучылар белән төрле темаларга түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр дә булачак. Мисал өчен, китап темасына сөйләшүне инде төшердек. Укучылар “Без хәзер китап укымыйбыз” диләр. Ә укытучылар яшьләрнең китап укымавына борчыла. Шулай ук, туган телнең киләчәге һәм бердәм дәүләт имтиханы һ.б. темаларга сөйләшергә уйлыйбыз.

 

Планда теге яки бу вакыйгага карата Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре фикерен дә биреп бару теләге бар.

 

– Тапшыруда катнашу өчен мәктәпләр ниндидер бер принцип белән сайланамы, әллә үз мәктәбен телевидение экраннарыннан күрергә теләгән һәркем сезне үзләренә кунакка чакыра аламы?

 

– Беренче тапшырулар өчен мәктәпләрне үзебез сайлаган булсак, киләчәктә тамашачылар чакыруы белән барырбыз, дип уйлыйм. Биредә бары тик татар мәктәпләре генә күрсәтеләчәк. Чакырсалар, без авылга да, башка шәһәргә дә барып төшерергә риза. Безгә 420095, Татарстан республикасы, Казан шәһәре, Ш. Усманов урамы, 9нчы йорт адресына, “Мәктәп” тапшыруына дип хат юлларга яисә www.tnv.ru сайтында хәбәр калдырырга мөмкин. Анда мәктәп турында кыска гына мәгълүмат та бирергә була.

 

– Бу элеккеге “Тамчы”ның кайтуымы әллә?

 

– Юк. Чөнки элек “Тамчы”да мәктәп тормышыннан бер вакыйга гына күрсәтелә иде. Ә бу тапшыру тулысы белән мәктәп турында.

 

– Гөлназ, хәзер үзәк каналларда “Барвиха”, “Школа” кебек сериаллар күрсәтелә. Яшь буын аларны яратып караса да, өлкән буын тискәре кабул итә. Сезнең яңа проект Татарстан укучысын башкалардан аерырга өйрәтер дип уйлыйм. Син моның белән килешәсеңме?

 

– Ничек кенә кызганыч булмасын, бүгенге мәктәпләрнең хәле икенче төрле, укытучылар белән укучылар арасындагы мөнәсәбәт тә үзгә. Ләкин Татарстан мәктәбе, Татарстан укучысы башкалардан аерыла дип уйлыйм. Моңа нәкъ менә өр-яңа проектны телеэкраннардан карагач ышанырга мөмкин.

 

Үз мәктәбен, яки башка мәктәп тормышын якыннан күрергә теләгән һәркем “Яшь ТНВ” каналында “Мәктәп” проектын карый ала.


Ләйсән ХАНОВА
ТНВ
№ |
ТНВ печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»