поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.06.2018 Язмыш

"Бер тамчы да өмет бирмәделәр" (ЯЗМЫШ)

Казанның Дәрвишләр бистәсендә яшәүче 8 яшьлек Язилә Галәвиева, бер караганда, башкалардан аерылып та тормый кебек. Тырышып укый, төрле чараларда катнаша, бәйгеләрдә җиңү яулый, өч телдә сөйләшә. Аны укытучылары да гел мактап кына тора. Әмма шушы уңышларга ирешү өчен, кызчыкка зур сынаулар узарга туры килә.

Язилә – гаиләдә көтеп алынган сабый. Абыйсы бе­лән аларның яшь аралары – 24 ел. “Бик тә тагын бер бала алып кайтасыбыз килде. Кү­ренмәгән табиб калмады, тик үз вакыты җитмичә сабый сөя алмадык, – дип сөйли әнисе Алсу. – Язи­лә 30 атнадан туды. Башта табиблар бик куркытты. Үсеше дә, акыл ягы да кимчелекле булачак, әзер торыгыз, дип кисәт­теләр. Башта  нишләргә дә белмәдем, ә аннары сабыемны ничек кенә савыктырырга икән дигән уй белән яши башладым. Әле бит кызымда ДЦП булырга да мөмкин,  дигән­нәр иде. Әмма мин, үземне кулга алып, дәва эзли башладым. Кызыбызны массажга йөрттек. 8 нче хас­таханә табиблары миңа кулдан килгәнчә ярдәм итте. Ул чакларны искә төшерү дә авыр. Тәүлегенә берәр сәгать кенә йоклаган вакытлар булды”.
 
Язиләгә бер яшь тулгач кына, Алсу ханым бераз тынычланып китә. Әмма борчулар моның белән генә бетми әле. “Ул 3,5 яшькә кадәр сөйләшә дә алмады. Логопедларга, психологларга, гомумән, балама ярдәм иткән барлык педагогларга мең рәхмәт”, – ди Алсу ханым.
 
Кызның күзләренә дә операция кирәк була. Шөкер, кат-кат ясалса да, уңышлы чыга. Тик менә Язилә наркозларны гына авыр кичерә. Ул аның сә­ла­мәтлегенә зыян сала. Шулчакта Алсуның бер якын дусты Язи­ләне бию түгәрәгенә би­рергә куша. Алсу тәвәккәлли. Баштарак табиблар моңа каршы булса, хәзер инде тик­ше­ренгән саен, кайбер авы­рулар­ның юкка чыкканын күргәч, үзләре дә шакката.
 
– Укытучыбыз Гөлназ Гайфетдинова үз эшенең чын остасы булып чыкты. Һәр бала белән уртак тел таба. Бии башлагач, умырткалыгы төзәлде. Кызым шәрык бию­ләрен үз итә. Хәзер инде сәхнәдә яши дисәм дә була. Мәктәптә бие­гәндә оялып торса, башка җирдә  бер дә читенсенми, – ди Алсу. – Язиләнең 50дән артык медале, 5 кубогы бар. Зур уңышларына сө­неп, тагын да бәйгеләрдә катнашасы килеп кенә тора. Иң мөһиме – авырмасын гына.
 
Алсу ханым мәктәптә укытучы булып эшләгән. Инглиз теленнән белем биргән. Әмма баласы хакына эштән киткән. Күптән түгел Язилә Мәскәү дәүләт университеты оештырган инглиз теле буенча онлайн олимпиадада катнашкан. Әлегә нәтиҗәсе билгеле булмаса да, әнисе кызының югары балл алганына шикләнми.
 
– Кызым җитлекмичә тугач, бик борчылган идем. Авырулары да гел баш калкытып торгач, нишләргә дә белмәдем. Әмма тырышлык бушка китмәде.  Авы­ру бала тәрбияләүче әни­ләр борчылмасын, сабыйларын аякка бастырырга тырышсын. Каршылыклар алдында туктап калырга ярамый. Бар да үзе­бездән тора. Иң элек тыныч булырга кирәк. Шәхсән минем юлымда гел яхшы табиблар гына очрады. Аннан соң, бию түгәрәгенә эләгүе­безгә сөенеп туя алмыйм. Ә бит башта бер тамчы да өмет бирмәделәр, – ди Алсу. – Аллага шөкер, Язилә яшь­тәшләрн куып тотты. Өстә­мә шөгыльләнү бушка кит­мәде. Булганына сөенеп кенә яшим. Балама күзләр тимәсен дим.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.06.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»