поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
15.03.2010 Җәмгыять

ТӨП ЭШЕМ – ТАТАР ТАРИХЫН ӨЙРӘНҮ (ФОТО)

Галим Вил Мирзаяновка 9 мартта 75 яшь тулды. Башкортостанның Дүртөйле районы Иске Кәнгеш авылында туып-үсеп, химия фәннәре докторы дәрәҗәсенә җитә ул. 1992 елда Русия хакимиятен химик кораллар җитештерүдә һәм сынаулар алып баруда тәнкыйтьләп чыга. “Московские новости” газетасында “Отравленная политика” дип исемләнгән мәкаләсе өчен галим кулга алына, дәүләт серен ачып салуда гаепләнеп, төрмәгә утыртыла. Ләкин Вил Мирзаяновның гамәлендә җинаять табылмау сәбәпле, мәхкәмә эше ябыла. 1996 елда ул АКШка күченеп китә. Хәзерге вакытта Принстон шәһәрендә яши. 2008 елда Милли Мәҗлес мөһаҗирлектәге татар хөкүмәтен төзеп, Вил абый аның рәисе итеп тәгаенләнде.

Юбилей уңаеннан Вил абыйга укучыларыбызны кызыксындырган берничә сорауны юлладык.

 

– Вил абый, бүген нинди эшләр белән мәшгульсез? Хатыныгыз, балаларыгыз ни белән шөгыльләнә?

 

– Татар тарихын өйрәнү, халыкка мәгълүматлар җиткерү – бүгенге төп эшем. Ратгерс университетындагы эшчәнлегемне калдырдым, фән белән бүтән шөгыльләнмим. Берничә ел элек Принстон университетының китапханәсеннән Б.Ишбулдинның “Очерки из истории татар” дигән китабын табып, татар һәм урыс телләренә тәрҗемә итеп, Казанда нәшер иттем. XIX гасырның күренекле тарихчысы Э.Паркерның “Тысяча лет из истории татар” дигән хезмәтен шулай ук тәрҗемә иттем, ул китап буларак дөнья күрде. Бу басма кытай документаль чыганакларына нигезләнеп язылган.

 

Ике ел дәвамында Маенхен-Хельфен исемле немец тарихчысының “Мир гуннов” дигән зур күләмле хезмәтен өйрәндем. Аның белән www.mirzayanov.com интернет сайтында танышырга мөмкин, шулай ук “Татарская электронная библиотека”да табарга була. Француз тарихчысы Р.Гроссенның “Империя степей”, Герхард Менденның “Национальная борьба российских тюрков” дигән хезмәтләрен шулай ук урысчага тәрҗемә иттем.

 

Узган ел “Государственная тайна: хроника участника программы химических вооружений России” дип исемләнгән мемуарларым инглиз телендә дөнья күрде. Шушы китап белән химик коралларга бәйле тарихыма нокта куйдым дип уйлыйм. Монда тарихта беренче булып химик коралларның формулаларын яздым. Моны халыкара контроль оешмалар белеп торсын, аларны тикшерсен өчен эшләдем. Бу күпләрне гаҗәпләндерде, ник үзегезне куркыныч астына куясыз дип кызыксындылар. Мондый бәйсез адымым өчен Вашингтондагы дусларым ризасызлыкларын белдерде. Ике тапкыр ФБР агентлары өемә килеп, китаптагы мәгълүматлар турында сораштылар. Бу басманың урысча тулы булмаган версиясе 2002 елда Казанда “Вызов” исеме астында басылып чыкты.

 

Гаиләдә, шөкер, барысы да яхшы. Хатыным Гейл – борынгы инглиз-француз аксөякләр нәселе варисы. Ул – миңа карата оештырылган эзәрлекләүгә каршы АКШта зур кампания оештыручыларның берсе. Күп кенә сенатор, конгрессмен, галимне аякка бастырды, миллиардер Сороска кадәр җитеп, мине коткарып калуда күп көч куйды. Шулай гына исән калдым, алар булмаса, башым төрмәдә чериячәк иде. Гейл татарларны ярата, ир кадерен белә, миңа хөрмәт белән карый, балаларымны үз итә.

 

Өлкән улым Искәндәр Бостон университетын тәмамлап, Лос-Анжелеста эре компаниядә эшли. Әле өйләнмәгән. Кече улым Солтан Ворчестер шәһәрендә шәхси университетта белем ала. Машинасы белән атна саен безгә кайтып йөри. Балаларның һәм элеккеге хатыным Нурия Измайлованың Принстонда аерым йортлары бар. Атна азагында, гадәттә, Нью-Йорктагы Метроплитен Операсына концерт тыңларга йөрибез. Кайчак хоккей карарга барабыз, Нью-Джерси командасы өчен җан атабыз.

 

АКШ – ирекле ил, биредә татар булып яшәү проблемасы юк. Өйдә классик, татар халык җырлары тыңлыйбыз. Нью-Йоркта уздырылган Сабан туйларын калдырмыйбыз, Гает ашларын уздырабыз. Мәчеткә йөрмим, ләкин үземне мөселман дип саныйм һәм динебезне хөрмәт итәм.

 

– Акмулла: “Фикердәшләр бердәмлегенә чакрымнар комачауламый”, – дигән. Ә бүген интернет заманында төрле мөмкинлекләр бар. Вил абый, читтәге милләттәшләребез белән аралашасызмы? Мәсәлән, Гали Акыш, Надир Дәүләт белән элемтәдә торасызмы?

 

– Алар белән интернет аша танышмын, ләкин фикердәшләрем дип атый алмыйм. Мин татар халкын урыс империясе коллыгыннан азат итү хыялы белән яшим, ләкин аларда теләктәшлек сизмим.

 

– Туган як белән элемтәләрегез бармы? Туганнарыгыз белән аралашасызмы?

 

– Русиядәге туганнарым, танышларым белән тыгыз элемтәдә торам. Шалтыратам, интернет аша язышабыз. Туган авылым Иске Кәнгешкә хәзер шалтыратып та була. Кардәшләрем, дусларым белән сөйләшеп торам, яңалыклардан хәбәрдармын. Авылда кече энем 51 яшендә вафат булгач, анда туганнарым калмады. Дүртөйледә туганнан туган энем Раиф, Уфада Фәннәс абый яши. Туганнан туган сеңлем Лилия Камалова Казанда гомер кичерә. Барысы белән дә аралашабыз.

 

– Вил абый, Сез “Азатлык” радиосы форумында “татарның киләчәге шәһәргә бәйләнгән, авылга ябышып ятарга кирәкми” дигән фикер әйткән идегез. АКШта халыкның 10 %ы гына авылда яши, дип белдердегез. Шулай да, без татарның чишмә башы – авыл дип өйрәнгән. Татар ничек кенә тырышмасын, шәһәрдә икенче буында ук урыслаша. Ә салада тел, гореф-гадәт саклана, моңа Татарстаннан читтәге зур татар авылларын мисал итеп китереп була. Шыгырдан, Әләзәннәр әнә ничек гөрләп тора. Шулай да, шәһәрләшү процессы да котылгысыз кебек. Бу очракта нишләргә? Шәһәрдә татарча яшәүнең нинди ысуллары бар?

 

– Татар авылының киләчәге турында фикерләр АКШ һәм Көнбатыш илләрендәге хәлне Татарстандагы вәзгыятькә проекцияләү генә. Чит илдәге процесслар аша дөнья кая таба барганын күзәтергә, анализларга мөмкин. Мин – авыл кешесе. Саланың уңай яклары бихисап, әмма тулы канлы тормыш алып бару өчен ул яраксыз. Театр, киң форматлы кино, китапханә, музейлар, фән һәм сәнгать буенча авылда уңышларга ирешеп булмый. Сыйфатлы белем алу да чикле. Тирән белемле укытучылар шәһәрдә эшли. Авылда талантлы яшьләр тулысынча ачыла алмый.

 

Минем белән бергә үскән яшьтәшләремнең күбесе югары белем ала алмыйча калды. Алар арасында да булачак математиклар, рәссамнар бар иде. Ләкин мөмкинлек булмаганга, алар авылдан ерак китә алмады. Вакытында Казан татарның мәдәният үзәге иде. Бүген шәһәрдә татар тормышын торгызу турында җитди уйларга тиешбез. Тарих тенденцияләрен үзгәртә алмыйбыз, ләкин шартларга яраклаша алабыз.

 

– Милли Мәҗлес әгъзаларына карата мәхкәмә эшләре бара, хөкем чыгарыла. Сез читтә торып каласыз кебек, аларга ярдәм итә алмыйм дип уңайсызлану хисе тумыймы?

 

– Туа, әлбәттә. Үзем өч елга якын эзәрлекләүгә дучар һәм ике тапкыр төрмәдә утырган кеше буларак, аларга төшкән авырлыкларны үземнеке итеп хис итәм.

 

– Вил абый, Сез интернетта видеоязмаларыгызда кискен чыгышлар ясыйсыз, һәрвакыт кемнедер тәнкыйтьлисез. Гел оппозициядә булу арытмыймы? Барысына да төкереп, кул селтисе килгән чаклар буламы?

 

 – Көрәш, протест – галим холкының гадәти сыйфаты. Аның моңа кадәр эшләнгән ачышлары белән генә канәгатьләнеп калмыйча, фән үсешенә үз өлешен кертәсе килә. Оппозициядә булу җиңел түгел, ләкин кеше хакыйкатькә, гамәлләре белән чынбарлыкны үзгәртүгә өлеш кертә аласына ышана, халыкка фикерләрен җиткерә ала икән, кыенлыкларга чыдый. Татарстаныбызның бәйсезлеге өчен көрәш заяга узмаячак, моңа иманым камил, яшь буын безнең көрәшне дәвам итеп, максатка ирешә алачак!

 

– Бүген сез сыену тапкан АКШ турында да бераз сорыйм әле. Бу илнең сәяси мәйданында ике көндәш партия барлыгын беләбез. Демократ һәм республикачыларның идеологияләре, позицияләре ничек аерыла?

 

– Республикачылар хөкүмәт зур булмаска тиеш дип саный. Алар бизнеска, банк эшләренә, кешеләр мөнәсәбәтләренә кысылырга тиеш түгел дигән принципта тора. Базар үз-үзен контрольдә тота ала, ышаныч кына белдерергә кирәк, диләр. Республикачыларның төп идеясе – һәрбер шәхес бәйсез, ул хөкүмәттән ярдәм көтмичә үз-үзен тәэмин итә. Күпме тели, шулкадәр корал йөртә ала, моңа бернинди чикләү булмаска тиеш. Хатын-кызларга аборт рөхсәт ителми, хөкүмәт моның өчен бер тиен дә бүләргә тиеш түгел, диләр. Алар өчен кеше гомере изге төшенчә.

 

Демократлар, киресенчә, ирекле базар хөкүмәт тарафыннан идарә ителергә тиеш дип саный. Алар аз керемле гаиләләргә булышырга кирәк дигән позицияне яклый. Андыйларга ярдәм итеп, яшь буынны җинаять кылудан саклап калып, тәрбиягә акча түгү хәерлерәк, диләр. Республикачылар мәктәп системасын хөкүмәт карамагыннан чыгарып, шәхси кулларга күчерергә тели. Алар хәерчелеккә каршы көрәшергә кирәкми, кеше юлны үзе сайлый ди, ә демократлар бу мәсьәләдә хосусый программалар төзү, аз керемле гаиләләргә очсыз фатирлар төзү яклы. Республикачылар минималь хезмәт хакын канун тарафыннан билгеләүгә каршы. Демократлар, киресенчә, аны билгеләү кирәклеген ассызыклый. Республикачыларның тагын бер позициясе бар. Алар дәүләт иминлеген саклау сылтавы белән кешеләрнең телефоннарын тыңларга, интернетны күзәтү астына куярга кирәк ди. Сайлау кампанияләрендә кем никадәр акча тотарга тели, шулай булсын, диләр. Ә демократлар моны чикләү ягында. Алар җәмгыять файдасына керем салымнарын арттырырга кирәк дигәндә, республикачылар керем салымнары кыскартылырга, вакыты белән гомумән бетерелергә тиеш дип саный.

 

– АКШ президенты Барак Обамага карата халыкның һәм шәхсән үзегезнең мөнәсәбәтегез? Аның хакимияткә килерлек матди чыганагы ниндирәк булды?

 

– Мин дә, хатыным да Барак Обама өчен тавыш бирдек. Аның сайлау кампаниясенә бераз акчалата өлеш тә керттек. Обама – аңлы, белемле һәм халыкка якын шәхес. Аны хөрмәт итәбез. Джордж Буш ахмак һәм сай белемле иде. АКШны әллә нинди авантюраларга этәрде. Республикачыларның иң консерватив лидеры буларак эш итте. Обама аның киресе, гади халыкка ярдәм кирәк, ирекле базар контроль астында булырга тиеш дигән платформада эш итәргә тырыша. Шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендә реформалар ясап, медицина урта сыйныф кесәсенә сукмаска тиеш дигән позицияне яклый.

 

Һичшиксез, Обамага бай капиталистлар да булышты. Шәхси кертемнәр 2 мең доллардан артмаска тиеш булса да, профсоюзлар никадәр тели, шулкадәр акча күчерә ала.

 

– АКШта президентка хат барып җитәме? Ул халык белән аралашамы?

 

– Язалар, барып җитә. Шәт, үзе укымыйдыр, ләкин хатлар игътибарга алына, тикшерелә, мәсьәләне хәл итәргә тырышалар. Обама халык белән бик теләп аралаша. Атна саен төрле штатларга бара, җыелышларда чыгыш ясый, күп интервьюлар бирә. Аны тәнкыйтьләгән, каршы сүз әйтелгән чыгышлар, мәкаләләр була, аларны тыймыйлар. Даими рәвештә радио, телевидение аша җиткереп торалар.

 

 

Уллары Искәндәр һәм Солтан белән

 

 

Хатыны Гейл белән


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 10 | 12.03.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»