|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.05.2018 Мәгариф
Замана өчен кирәкле белгеч2017-2018 уку елында Петрякс мәктәбендә укучыларга педагог-психолог ярдәме күрсәтелә башлады. Бу вазифаны түбән новгородның К.Минин исемендәге педагогия университетын тәмамлап килгән, бүгенге көндә белемен казан дәүләт педагогия университетында читтән торып дәвам итүче петрякслы Лилия Гильманова (фотода) башкара. - Педагог-психологның төп бурычы - белем бирү программаларын үзләштерүдә авырлыклар кичергән балаларга ярдәм күрсәтү, укучының психик үсеш дәрәҗәсен һәм үз-үзен тотышында тайпылышларны диагностикалау, психологик коррекция һәм профилактик эшләр уздыру. Лилия шушы мәктәпне тәмамлап чыккан кеше. Шуңа да аны биредә җылы кабул иттек. Мәктәптә беренче ел гына эшләвенә карамастан, укучылар, әти-әниләр белән ике арада бәйләнеш булдыра алды, нәтиҗәләре күзгә күренә, шунысы куандыра. Балалар да аңа бик тиз ияләште, үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итәләр, киңәш сорыйлар, - ди мәктәп директоры Клара Билялова.
- Институтта укыган чакта практикаларны җирле балалар бакчасында уздым. Диплом алып кайткач, Клара Абдулхаковна мәктәпкә эшкә чакырды. Бераз уйлагач, ризалаштым, чөнки туган җирдә, үзем укыган мәктәптә, миңа белем биргән остазларым арасында хезмәт итү мөһим әһәмияткә ия.
Әннәм Рәйханә биредә башлангыч класслар укытучысы булып эшли, ул беренче ярдәмчем. Олы хөрмәткә лаек булган, югары белемле, зур тәҗрибәле укытучыларым, бүгенгә инде коллегаларым булган абый-апаларым да ярдәмнәреннән ташламыйлар, гел акыллы киңәшләре белән, рәхмәт үзләренә, - ди лилия.
Яшь белгеч укучылар белән төрле тестлар, диагностикалар уздыра, лекцияләр, тренинглар үткәрә. Эшләү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар: махсус программалар баланы төрле яктан ачарга, проблемаларына керешергә мөмкинлек бирә икән.
Әйтергә кирәк, психолог һөнәре бик зур җаваплылык таләп итә. Баланың моң-зарын тыңлап утыру гына түгел, аңа тиешле фикер юнәлешен бирә белү, үзеңә дә эчкерсез булу кирәк бу эштә. Ә иң мөһиме - кеше язмышына битараф калмау.
Румия ХАМЗИНА |
Иң күп укылган
|