поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.03.2010 Мәдәният

ЮГАРЫ ИСЕМНӘРНЕ АКЛАРГА КИРӘК!

Самара филармониясендә милләттәшебез Ринат ИБРАҺИМОВның концертын караганнан соң туган кайбер уй-фикерләр

Алдан ук гафу үтенеп куям, укучыбыз, бу Разия ханым Әюповага бернәрсә дә, беркем дә ошамыймы икән әллә, дип әйтмәсме? Чыннан да, һәр яңа концертка билетлар сатып алгач ук, бәйрәмгә хәзерләнгән кебек әзерләнә башлыйбыз бит. Бигрәк тә Ринат Ибраһимов кебек танылган артистлар Самарага килгәндә.

 

Бу юлы да нәкъ шулай булды. Барлык тамашачылар – руслар да, татарлар да, башка милләт вәкилләре дә, иң матур киемнәрен киеп, ветераннар орден-медальләрен тагып, зур залны тутырганнар иде. Концерт 22 февральдә – Ватанны саклаучылар көне алдыннан үткәрелгәч, яраткан җырчыбыз да бәйрәмгә матур киенеп сәхнәгә чыгар дип өметләнгән идек.

 

Тик җырчы сәхнәдә күренгәч тә, күршем – башкорт газетасының мөхәррире Сәлимә ханым белән икебезнең дә кәефебез бозылды. Ринатыбыз мәктәпкә ата-аналар җыелышына барган кебек, сәхнәгә гади өс һәм аяк киеменнән, муенына галстук та, бабочка да такмыйча, килеп чыкмасынмы? Әллә рәтле итеп, шәп артистларча киенергә акчасы җитмиме икән, дип уйлап та куйдык.

 

Һәм ул бөтен концерт дәвамында бер үк киемдә калып, ничек сәхнәгә чыккан булса, шулай ук кереп тә китте.

 

Сүз дә юк, башкарган җырларының күбесе шәп булып, төрледән-төрле, татарчалары да бар иде. Берничә җырдан соң әледән-әле, сәхнәдә – Россиянең халык артисты, Татарстанның атказанган артисты, Молдованың маэстросы Ринат Ибраһимов дип, белдереп тордылар. Ә менә концертның ныклап әзерләнмәгәнлеге күренә дә, сизелә дә иде: нинди җыр башкарылачагы әйтелгәч, аның фонограммасын таба алмыйча күп интектеләр. Шундый зур, мактаулы исемнәргә лаек булган җырчыга аларны акларга тырышырга кирәк иде дә бит.

 

Әллә самаралылар кебек «провинциаль» тамашачыларга ничек тә ярар дип уйладымы икән Ринат туганыбыз. Югыйсә, ул гади генә артист түгел бит, Кобзон, Магомаев, Лещенко, Бегичев, Шакиров кебек мәртәбәле җырчылар рәтенә керә. Ә алар беркайчан да үзләрен болай тотмыйлар, тамашачыны гел хөрмәт итәләр иде. Исәннәре әле дә шундый мөгамәләдә калалар.

 

Ринатыбыз никтер аларча эшләмәде. Ул бит Салават түгел. Салаватка гына сәхнәгә ничек чыкса да, нәрсә сөйләсә дә килешә. Чөнки Салават үзебезнеке, татарныкы гына һәм аны халык һәрвакыт гафу итәчәк.

 

Ринат Ибраһимов кебек гомумбөтен милләтләрнеке булган артистны гафу итеп булырмы икән? Зур сәхнәгә, бигрәк тә милләттәшләребез каршына чыкканда, югары исемеңне акларлык итеп, өс киемнәреңне үтүкләп, туфлиларыңны ялтыратып, яхшы хәзерлек белән чыксаң, шәп булыр иде, дип әйтәсе килә Ринат туганыбызга.

 

Минем бу уй-фикерләрем, әлбәттә, чын хакыйкать була алмый. Бәлки, башкача уйлаучылар да, фикер йөртүчеләр дә бардыр.

 

Самара шәһәре.


Разия ӘЮПОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»