|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.05.2008 Юмор
МӘ, МӘЗӘК!Марсель Галиевның «Көлә беләсеңме?» дигән китабыннан татар язучылары турында берничә мәзәк. Хикмәтле сан Атаклы сүз остасы Фәйзи Йосыповка шундый сорау бирәләр: – Сез чибәр кеше, Фәйзи ага. Яшьтән үк бик популяр булгансыз. Шактый кызларның башын әйләндергәнсездер, ә?! Фәйзи ага гөргелдәп көлә: – Есениннан бу турыда сорагач: «Санын белмим», – дигән. Мин дә шулай.
Икесе бер уйда Бер районда халык каршында чыгышлар ясап йөргәндә, Гәрәй Рәхим белән Марсель Галиевне бер фатирга урнаштырганнар. Өй әллә ни зур булмау сәбәпле, чоланга урынны икесенә бергә җәйгәннәр. Тар ятакта борсаланып төн чыкканнан соң, мондыйрак сөйләшү булган. Гәрәй Рәхим: – Сиңа комачаулыйм дип, төне буе йоклый алмадым. Марсель Галиев: – Минем дә шулай, Гәрәй комачаулый дип, күзгә йокы кермәде.
Сүз камчысы Шаулатып илле яшьлеген уздырган Марсель Галиев Мөслимнән килгән Фоат Садриевны очрата. – Юбилей кичәң ничек узды соң? – ди Фоат Садриев. – Театрда зал тулы идеме? – Шыгрым! – ди Марсель Галиев. – Республиканың бөтен акыллы кешесе җыелган иде! – Алайса, берүзеңә генә кыен булгандыр инде... – ди Фоат Садриев. Марсель Галиев аның тапкырлыгыннан шаркылдап көлә дә: – Сине чакырсам, икәү буласы икәнбез... – ди.
Ташбака гомере Марсель Галиев: – Камил дус, син өеңдә ташбака асрыйсың икән бит. Исеме ничек? Камил Кәримов: – Аның әле өч йөз ел яшисе бар? Исем кушарга ашыкмыйбыз.
Тапкыр җавап Марсель Галиев, язучылар белән күрешкәндә, гел бер сорау биреп аптырата икән: – Бөеклек каланчасында ниләр бар? Ык-мык килеп, бу сораудан чарасыз калган язучылардан аермалы буларак, Туфан Миңнуллин болай дигән: – Аннан син дә күренәсең. Нокта булып...
--- |
Иң күп укылган
|