|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.05.2018 Спорт
Көрәш турында җырлар вакыт җиттеТатар халкының йөзе кашы булган, хәзер инде чит төбәкләрдә дә танылу ала башлаган көрәшне үстерергә кирәк икәнен күпләребез аңлый. Ләкин аңлап кына түгел, ә алга китеш булсын өчен ниндидер гамәлләр дә кылырга кирәк. Шулай да, көрәш үсеше өчен янып йөрүче шәхесләребез бар, юк түгел. 22 май көнне алар әлеге спорт төренең киләчәге турында җитди сөйләшү алып бардылар. Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы бинасында узган киңәйтелгән утырыштаЯшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының беренче урынбасары – Хәлил Шәйхетдинов, Көрәш Федерациясе вәкилләре, бер төркем журналистлар түгәрәк өстәл артында җыелышып, киләчәккә булган планнар, үзгәрешләр хакында фикер алыштылар. Ләкин бу очрашу әле соңгысы түгел икәне хакында да искәртеп үтәргә кирәк. Җыелышта көрәш ярышларына тамашачыларны ничек җәлеп итү, реклама ясау хакында да сөйләштеләр, ә рекламаның иң яхшысы исә – җыр. Безнең татар халкы сәнгатькә, иҗатка гашыйк бит ул, ә аны танытучы спорт төре – көрәш турында җырларны бармак белән генә санарлык. Димәк, спорт үсешенә татар мәдәнияте дә үз өлешен кертә алачак. Шулай ук инде күптәннән уйда булган, бәлки, районнарга автобус җибәреп, шул рәвешчә, тамашачыны җәлеп итәргә дигән мәсьәләне дә кабаттан күтәрделәр. Чыннан да, зур күләмле чаралар күбесенчә шәһәрләрдә уза, ә авыл халкының, теләге булса да, килеп карау мөмкинлеге аз. Татарстан чемпионатларында трибуналар тулып торса, ничек шәп булыр иде!
Шул исәптән элек келәмдә дан тоткан спортчыларның исемнәрен таныту, тарихыбызны торгызу максатыннан, көрәшчеләр исемлеге белән махсус җыентык та төзергә исәплиләр.
Билгеле булганча, көрәш үсешенә этәргеч ясаучы тагын бер чара – “Манзара” премиясе. Быел ул “Пирамида” күңел ачу үзәгендә үтсә, киләсе елга тагы да киңрәк мәйданны алып, Казан циркында узырга җыена.Әлеге проектның җитәкчесе Айдар Шәймәрданов фикеренчә, алга таба “Манзара”да көрәшне, батырларны таныту өчен яңадан-яңа чаралар каралган. Елдан-ел премиянең дәрәҗәсе арта гына, димәк, көрәш белән дә нәкъ шулай булыр.
--- |
Иң күп укылган
|