поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.05.2018 Язмыш

"Миңа андый әни кирәк түгел!"

Мин әтине белмим. Өчәү генә яшәдек – әби, әни һәм мин. Әбием бик акыллы, гадел карчык иде. Үскәндә аның куеныннан чыкмадым. Кич җитсә, тизрәк әбием янына менеп кунаклый идем. Үзе дә кая гына барса да мине калдырмады. Иртә яздан көзгә кадәр әрәмәлектә, урманда җиләк-җимеш җыеп йөри идек.

Ул миңа төрле хикәятләр, вакыйгалар сөйли иде. Эшкә дә әбием өйрәтте. Гомерем буе аңа рәхмәт укып яшәдем. Инде үзем әби булсам да, аны һаман сагынып, якты хисләр белән искә алам.
 
Тормышны аңлый башлаганда әле дә бәхетемнән шундый әбием булган дип сөенә идем. Ә әни мине нишләптер яратмады. Мине кочагына алып сөйгәнен дә хәтерләмим. Әллә ничек салкын иде ул. Берәр кием алып кайтса: “Менә, киеп кара!” – дип миңа ыргыта иде. Бер генә көн дә дәрес әзерләшкәне, булышканы булмады. Гомумән, мин аңа чит, үги кыз кебек идем. Күршедә яшәгән иптәш кызым Нурия янына уйнарга кергәч, аның әнисенең: “Кызым, кызым”, – дип өзелеп торганын, аның чәчләрен матур итеп үргәнен күреп, Нуриягә кызыгып чыга идем. Алар әнисе белән һәрвакыт җитәкләшеп кенә йөриләр иде. Ә беркөнне Нурия: “Ул бит минем үги әни, үземнеке үлгән”, – дип мине шаккатырды. Үзебезгә чыктым да: “Минем дә Нуриянеке кебек үги әнием булсын, ә үземнеке үлсен иде. Миңа андый әни кирәк түгел!” – дип, әбиемне кочаклап еладым.
 
Әни кияүгә чыгып шәһәргә китте. Мин аның юклыгын әлләни сизмәдем. Әби үстерде, әбием кеше итте. Беребез карт, беребез яшь дигәндәй, әбиемә булышып, елый-елый тормыш иткәндә әни дигән кеше рәхәтләнеп шәһәрдә яшәде. Елына берәр тапкыр кайтып килә иде. Иптәш кызым Нуриянең үги әнисе, әллә жәлләп, җае чыкканда булышырга, җан җылысыннан миңа да өлеш чыгарырга тырышты. Мәктәпне тәмамлап, укырга киткәч, мине бөтенләй ятим калдырып әбием бакыйлыкка күчте. Ятимлек ачысын тулысы белән аны югалткач кына тойдым. Бик сәер тоелыр инде, кеше ышанмаслык хәлләр – әни ничек яшәвем белән кызыксынмады, минем белән аралашмады.
 
Әбине җирләргә кайткач очраштык. Кайгы кешеләрне берләштерә, дуслаштыра диләр. Безне берләштермәде. “Исәнме”дән ары узмадык. Әнинең ни сәбәпле яратмавы минем өчен мәңгелек сер булып калды. Картаеп, үлем түшәгенә егылгач, минем кулга калгач та, серне ачмады, бәхиллек сорамады. Тормыш җилләре аңа булган үпкә-ачуларны таратып бетерде. Хәзер үзем дәү әни инде, бар җылымны балаларга, оныкларыма биреп яшим. Авылга кайткалыйм, әбине сагынып, каберенә барам, аның белән йөргән сукмаклардан атлыйм. Иптәш кызым Нуриянең дә әнисе бакыйлыкта инде. “Сагынмаган көнем юк”, – дип елый. Катлаулы, серле бу дөньяда әниләрнең дә төрлесе була икән.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 21.05.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»