|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.05.2018 Дин
Лаеш районы хакимияте мөселман пляжы турындагы мәгълүматны кире кактыТатарстанның Лаеш районы хакимияте матбугат хезмәтендә Лаешта мөселманнар пляжы ясау турындагы мәгълүматны кире какты. Алданрак кайбер матбугат чаралары “Камское море” пляж комплексы территориясендә мөселманнар өчен республикада беренче пляж эшли башлавы турында хәбәр иттеләр. Әмма соңрак бу мәгълүмат яңалыклар ресурсыннан алынды. “Анда андый пляж юк, ә бу мәгълүматның каян барлыкка килүе турында әйтә алмыйбыз”, - дип билгеләп үтте район башлыгы матбугат секретаре Рәсим Хаҗиев.
Лаешта гади пляж эшләячәк, әлегә 1 июньдә коену сезонын башланганын көтә, дип яза ТИ. “Камское море” пляж комплексы яңартылган, зуррак һәм матуррак. Анда күңел ачу чаралары узачак”, - диде агентлык әңгәмәдәше.
--- |
Иң күп укылган
|