поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
18.05.2018 Сәясәт

“Ничек шулкадәр оятсыз булырга!” - Түрәләрнең ябык ишекләр артында ниләр майтарып ятуын сөйләделәр

Балык башыннан чери. Татарстанда Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясе утырышында респуб­ликаның сәламәтлек сак­лау тармагындагы хәлләр турында сөйләгәндә әнә шундый фикер җиткерделәр. Баксаң, респуб­лика хастаханәләрендә табиб­лар шул дәрәҗәдә акча эшләргә остарып беткән ки, ир-атларга гинекология тикшерүе үткәрә башлаган. Көләргә дә, еларга да белмәссең!

Утырышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Билгеле булганча, хәзер тү­рәләр керемнәре турында шәхсән республика башлыгы алдында хисап тота. Президент әйтүенчә, бу – федераль канун таләбе һәм аны үтәмичә ярамый. Республика башлыгы дек­ларацияләр тапшыру кампаниясе чорында җибәрелгән хаталар саны күп булуын да искәртте. Аның әйтүенчә, ялгышларның 90 проценты чамасы игътибарсызлык аркасында киткән. “Керемнәре турында хисап тотучыларның 5–10 проценты гына нидер яшереп калырга тели дип уйлыйм”, – ди Рөстәм Миң­неханов. Республика башлыгы мән­фәгатьләр бәрелеше, аерым алганда, туганыңны эшкә алу мәсьә­лә­сенә дә тукталды. “Арада ниндидер туганлык мөнәсәбәт­ләре бар икән – моны рәсми рә­вештә теркәргә кирәк, без дә белеп торырга тиеш. Бу соңыннан, ул-бу була калса, сезгә дәгъва булмасын өчен кирәк. Республика ул дәрә­җәдә үк зур түгел”, – ди Президент.
 
Узган ел нәтиҗәләре буенча, югары дәрәҗәдәге 9 түрәгә җәза белдерелгән, 370 дәүләт һәм муниципаль хезмәткәр җаваплылыкка тартылган. Рөстәм Миңнеханов кү­зәтүче органнарның эшен югары бәяләде. Былтыр прокуратура кор­руп­циягә каршы канунны бозуның 2 мең 500 очрагын ачыклаган. Барлыгы 50 кешене административ җаваплылыкка тартканнар. “Канун бозу очракларының бу кадәр күп булуы – дәүләт органнары һәм җир­ле үзидарәләрнең тиешенчә эшлә­мәве нәтиҗәсе”, – диде республика башлыгы. Барыннан да бигрәк дәүләт сатып алулары, муниципаль милек, аукционнар кебек юнәлеш­ләрдә проблемалар күб­рәк. Кор­руп­­циягә каршы көрәш юнәлешен­дә артта сөйрәлүче башкарма хакимият органнарын да атадылар. Болар – республиканың Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән министрлыклары һәм Министрлар Кабинеты аппараты. Шулай ук Балтач, Балык Бистәсе һәм Тукай районнары “кара исемлек”кә эләк­кән.
 
Түрәләрнең ябык ишекләре артында ниләр майтарып ятуын да сөйләделәр. Элеккеге сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинга барыннан да күбрәк эләкте. “Элеккеге министр шактый вакыт тармакны җитәкләү белән беррәттән, медицина университетында кафедра җитәкчесе вазифасын да башкарган. Ул төп эшенә зыян салып, берь­юлы ике урында эшләгән. Бу гына да түгел, элеккеге министр кафедрага министрлык вәкилләрен эшкә алган, вазифаларны бүлгән, ягъни җитәкчелек итү функция­ләрен башкарган”, – ди Президент аппаратының коррупциягә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов. Тикшерү барышында Татарстан Сәламәтлек саклау ми­нистрлыгының вузга максатчан программа буенча студентлар кабул итүе дә ачыкланган. Юк, БДИ нәтиҗәләре буенча түгел, булачак табибларны әти-әниләренең кем булуына карап сайлаганнар. Марс Бәдретдинов әйтүенчә, министр­лыкның коррупциягә каршы кө­рәш комиссиясе тиешле дәрәҗәдә эшләмәгән. Алар закон бозу очрак­ларына күз йомган. 
 
Түрәләрнең ябык ишекләре артында ниләр майтарып ятуын да сөйләделәр. Элеккеге сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинга барыннан да күбрәк эләкте. “Элеккеге министр шактый вакыт тармакны җитәкләү белән беррәттән, медицина университетында кафедра җитәкчесе вазифасын да башкарган. Ул төп эшенә зыян салып, берьюлы ике урында эшләгән. Бу гына да түгел, элеккеге министр кафедрага министрлык вәкилләрен эшкә алган, вазифаларны бүлгән, ягъни җитәкчелек итү функцияләрен башкарган”, – ди Президент аппаратының коррупциягә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов. Тикшерү барышында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының вузга максатчан программа буенча студентлар кабул итүе дә ачыкланган. Юк, БДИ нәтиҗәләре буенча түгел, булачак табибларны әти-әниләренең кем булуына карап сайлаганнар. Марс Бәдретдинов әйтүенчә, министрлыкның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе тиешле дәрәҗәдә эшләмәгән. Алар закон бозу очракларына күз йомган. “Мондый хәлләргә вакытында чик куелмау аркасында, канун бозу очракларының берсе буенча җи­наять эше кузгатылды һәм зур фа­җига килеп чыкты, – дип министр урынбасары Елена Шиш­ма­ре­ва­ның үлемен искә алды ул. – Моны булдырмыйча калырга да мөмкин иде”.
 
Балык башыннан ук черек булгач, шәһәр һәм район хастаханә­лә­рендәге хәлләрне дә чамалап була.  “Документлар нигезендә, 2012 елда Түбән Кама район үзәк хастаханә­сен­дә 11 мең кеше медицина тик­ше­ренүе узган. Моның өчен 12 миллион сумнан артык акча тү­ләнгән. Тик документларны өйрәнү барышында документларның дө­реслеккә туры килмәве ачыкланды”, – ди Марс Бәдретдинов. Йә булмаган кешеләрнең исем-фамилия­ләрен язып куйганнар, йә ир-ат­ларны гинеколог һәм маммологта тикшеренү үткәргәннәр. Бер меңгә якын кеше әнә шундый тикшеренү узган. “Ничек шулкадәр оятсыз булырга!” – дип гаҗәпләнде Марс Бәдретдинов.
 
Быелның мартында хокук сак­лау органнары игътибары үзәгенә эләккән Республика клиник-оф­таль­мология хастаханәсе турында да искә алдылар. Билгеле булганча, дәвалау учреждениесенең баш табибы Айрат Әмиров башта эшеннән читләштерелде, аннары үз теләге белән эштән китте. “Коррупцион схемалар һәм арадашчы оешмалар хезмәтеннән файдаланып, линзаларны җитештерүченекеннән бер ярым тапкыр диярлек кыйммәтрәк бәягә сатып алганнар”, – ди Марс Бәдретдинов. Соңгы ике елда хастаханә шундый дүрт меңнән артык линза алган. Бәяләр кыйммәт булгач, бушлай дәвалануга чират торучылар саны ике елдан да күбрәккә сузылган. Бүген 18 мең кеше операцияне көтә. Хәер, тикше­рүчеләрнең чиратта торучыларга да сораулары җитәрлек. Исемлектә үз хисабына операция ясатучылар да, инде фани дөньяга күчүчеләр дә бар, ди. Утырышта республиканың Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыкларын да тәнкыйтьләде­ләр.

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.05.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»