|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.05.2018 Матбугат
“Әйдә ТНВга” бәйгесе тәмам: Бушлай уку мөмкинлеге кемдә?Бүген “Яна Гасыр” телерадиокомпаниясе чыгарылыш сыйныф укучылары арасында оештырган “Әйдә ТНВга” бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләр арасында: Арчаның 5нче гимназия укучысы Сабирова Алия, Лениногорск районы Иске Кувак мәктәбе укучысы Сахапова Сиринә һәм Азнакайның 8нче мәктәп укучысы Хөсәинова Инзилә. КФУның татар журналистика кафедрасында бушлай уку алу мөминлегеннән кала, алар, уку йортын тәмамлагач, “Яңа Гасыр”га эшкә урнаша алачаклар. Бәйгенең таләпләренә килгәндә, катнашучылар татар телен камил белергә, гуманитар фәннәр белән “дус булырга” һәм, билгеле, иҗат ягыннан да көчле булырга тиеш иде. Укучылар “Якын дус” темасына инша язып, ике минут эчендә үзләре турында сөйләп, “стендап” формасында видео юлларга тиеш булган. Шулай ук әдәбият һәм тарих буенча тестлар да үткәрелгән. Финалистлар җиңүләренә бик шат, тик шулай да грант иясе булу ул әле журналистика факультетына 100% керү дигәнне аңлатмый, чөнки укучыларның БДИ тапшырасы һәм КФУ үткәргән кереш сынауларын үтәсе бар.
Шуны әйтеп үтәргә кирәк, әгәр дә уку вакытында билгеләре 4ледән ким булса, алар акчаларын бәйге оештыручыларга кире кайтарырга мәҗбүр булачак.
КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбенең кафедра мөдире Васыйл Гарифуллин белдерүенчә, бәйгенең оештырылуы хакында соң игълан иткәннәр. Гадәттә, апрель аенда укучылар нинди фәннәрдән БДИ тапшыруларын инде хәл итеп куйган була. Ә менә “Яңа Гасыр”ның мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары Мәдинә Тимерҗанова: “Укучылар бүшлай укырга керү мөмкинлеге бар икәнен белгәч, күпләр бары тик шушы максат белән генә бәйгедә катнашыр иде. Ә безнең катнашучылар андыйлардан түгел, чөнки алар нәкъ менә журналистика факультетына керергә дип ниятләгән”, - дип белдерде.
Билгеле, татар журналистикасына күбрәк гади авыл кызлары-егетләре укырга керә. Кызганыч, күпләрнең түләп укырга мөмкинлеге юк. “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов әлеге матди сорауны дәүләт ярдәмендә хәл итәргә кирәк дигән фикердә.
Җиңүчеләр татар журналистикасына бик зур өметләр баглый. Өметләр акланыр дигән теләктә калабыз.
Алинә АЙДАРОВА |
Иң күп укылган
|