|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.05.2018 Фаҗига
Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә өч хатын-кызның гомере өзелгәнБашкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә өч хатын-кызның гомере өзелгән, дип хәбәр итә RT. Авария республиканың Чишмә районында - М5 «Урал» трассасының 1435нче чакрымында килеп чыккан. «Татар-информ» язуынча, 49 яшьлек йөртүче идарәсен югалтып юл читенә очкан һәм машинасы әйләнеп капланган.
57 һәм 60 яшьлек ике пассажир шунда ук һәлак булган. Зыян күргән тагын бер хатын-кызны хастаханәгә озатканнар. Әмма табиблар аның гомерен саклап кала алмаган.
Төрле тән җәрәхәтләре алган машина йөртүчене җирле хастаханәгә китергәннәр.
Авариянең килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|