поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
11.05.2018 Мәдәният

Мәчәләйдә бүген “Бишек туе”

Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы белән берлектә Похвистнево районының Мәчәләй авылында җирле җәмгыять әгъзалары милләтебезнең онытылып барган йолаларының берсен яңартырга теләп, “Бишек туе” (Бәби чәе”) үткәрделәр.

Без моннан берничә көн элек кенә мөхтәрәм Казан кунагы - Сәйдә абыстай Аппакованың Гали авылында уздырган “Тәр¬бия дәресләре”ндә булып, аның акыллы һәм гыйбрәтле вәгазьләрен, догаларын тыңлап кайткан идек. Менә Мәчәләйдә Асия Исмәгыйлевалар гаилә¬сендә үткәреләчәк “Бишек туе”н¬да да бик теләп катнашырга булдык. 

Самарадан бәйрәмгә мин үзем, Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак оешмасы җитәкчесе, “Бердәмлек” өлкә татар газетасының баш мөхәррире Рәфгать ага Әһлиуллинның хәләл җефете, соңгы вакытларда өлкә “Ак калфак” оешмасы уздырган чараларда актив катнаша башлаган Фатыйма ханым, Сызраннан Гөлшат ханым Йосыпова бергәләп бардык. Похвистнево районының Гали авылыннан Илһамия ханым Кәримова, Кәүсәр ханым Шәйхетдинова, Подбельскидан Әлфия ханым Ижедирова, Зөлфия ханым Сәлахова һәм башкалар да килгән иделәр.

“Бишек туе” үткәреләчәк Асия Исмәгыйлевалар гаилә¬сенең йорты, өе, йолага туры китереп, яхшы итеп җиһаз¬ландырылган, бизәл¬гән. Карават өсләрендәге мендәр¬ләргә төрле милли бизәкләр төшерелеп чигелгән. Түр уртасына бик матур затлы чигүле япма белән капланган зур сандык куелган. Анда яшь сабыйның киемнәре таслап тутырылган, диделәр. Кирәк чакта һәркайсын ал да куллан!
 
 
Карават кырыена матур, ыспай гына итеп ясалган сиртмәле бишек эленгән. Аны ак бүзгә төрле ефәк җепләр белән чигелгән матур чаршау каплап тора. Яшь бәбинең әнисе Юлия - Асия ханым Исмәгыйлеваның килене, шунда ук бөтерелеп йөри, әтисе Фатыйх та биредә.
Безнең арттан ук ияреп, “Бәби туе”на, яшь сабыйның хәлен белергә дип, күрше-күлән, авылдашлар, кунаклар җыела башлады. Һәркайсы үзе белән бүләккә сөт-каймагын, бәлеш-пәрәмәчен, чәкчәк-ба¬вырсагын алып килгән.
 
Без дә буш кул белән бармадык. Фатыйма ханым килү¬челәргә “Бердәмлек” хезмәт¬кәрләре җибәргән стена календарьларын бүләк итте. Казаннан Фәния ханым Хуҗиәхмәт нәшер иткән, “Бердәмлек” тарафыннан бү-ләккә бирелгән Дини календарьлар да күпләрнең күңеленә хуш килгәндер, дип уйлыйм.
 
Самараның “Дуслык” милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе, төбәгебезнең танылган эшкуары, Бөтендөнья татар кон¬грессының Шура президиумы әгъзасы, Мәчәләйдә туып-үскән Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев дөньяга яңа килгән сабыйның әбисе, Мәчәләй авылының җирле “Ак калфак” бүлекчәсе җитәчесе Асия Ильяс кызы Исмәгыйлевага, шундый матур йолабызны кайтарып, “Бишек-бәби туе” уздырырга алынуы өчен Рәхмәт хаты да язып җибәргән иде. Без аны тантаналы итеп, Асия ханымга тапшырдык. Казаннан алып кайткан “Тәрбия баскычлары” дип аталган яшәешебез кагыйдәләре язылган махсус дискны да бүләк иттек, тәм-томнарыбызны да бирдек.
 
 
Без бергәләшеп аралашкан арада сабыйга исем кушарга дини авыл картларының берсе - Әнәс хәзрәт Гайсин да килеп җитте. Ул, әлбәттә, “Бишек туе” йолаларын тагын бер мәртәбә аңлатып, ничек яшь сабыйга дини һәм милли тәрбия бирү турында күп вәгазьләр сөйләде, Коръән сүрәләре, аятьләре укыды. Аннан хәзрәт сабыйны матур итеп чигелгән йомшак мендәр өстенә яткырып, аның колагына: “Синең исемең Әлфинә була”, - дип әйтеп, догалар укыды, теләкләр теләде.
 
Шулай итеп, сабыебызга хәзер Исмәгыйлева Әлфинә Фатыйх кызы дип мөрәҗәгать итәргә дә була.
 
Без, аккалфаклылар да, сабый хөрмәтенә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыренә язылган җырны әкрен генә көйләп алдык, күп изге теләкләребезне әйттек, аның бәхет-шатлыкларга ире-шүен теләдек.
 
Аннан кунакларны, шул исәптән безне дә, бәби мунчасына чакырып, пакьләндерделәр. Барыбыз да үзебезне, яңа туган сабый кебек, гөнаһларыбыздан арынып, сафланып киткәндәй итеп тойдык.
 
 
Рәхмәт сезгә, хуҗалар, шундый матур йолабызны торгызып, зур бәйрәм оештырганыгыз өчен. Бер-берегезгә ихтирамлы булуыгыз, гаилә татулыгыгыз, намуслы хезмәтегез киләчәктә яңа туган бу сабыйны тәрбияләүдә сезгә ныклы таяныч булыр, дип ышанабыз. Шушы сез үткәргән “Бишек-бәби туе”быз эзсез калмас, югалмас, башкаларга да үрнәк булып торыр.
 
Разия ӘЮПОВА.
Самара - Мәчәләй - Самара.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 11.05.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»