|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2018 Хәйрия
"Фаҗига булгач, кешегә әйтмәдек, ярдәм сорамадык, хәсрәтне үзебез генә күтәрергә тырыштык"Илнар Хәлиуллинны “Ватаным Татарстан”ны укучыларның барысы да белә. Инде хәбәр иткәнебезчә, газетабызның 100 еллык юбилее уңаеннан уздырылган хәйрия кичәсен Биектау районының Дөбъяз авылында яшәүче егеткә ярдәм итү нияте белән оештырдык. Бәйрәмнән соң Илнар янына барып, аның хәлен белештек. Егетнең үзе белән аралашып торсак та, гаиләсе белән таныш түгел идек. “Безнең нәселдә гел малайлар гына. Үзебез өч малай үскәнбез, улларым да өчәү, оныклар бишәү булды. Бер генә кызыбыз да юк, – дип сөйли Илнарның әтисе Илгизәр абый. – Улыбыз белән күңелсез хәл булгач, бу хакта кешегә дә әйтмәдек, ярдәм дә сорамадык. Безгә килгән хәсрәтне үзебез генә күтәрергә тырыштык. Илнар – уртанчы улыбыз, абыйсы да, энесе дә авылда яши. Төп йортта без өчәү генә торабыз”.
Юл фаҗигасендә умыртка сөяге сынуны ул башта бик җитди итеп кабул итми. Барысы да үзеннән-үзе узар, аякка басармын, дип уйлый. Еллар буе урын өстендә яту да үзенекен иткән. Илнарның тәнендә яралар барлыкка килгән. Чит ил клиникасы табиблары да иң элек әнә шуларны бетерергә кирәк ди. Җыелачак акчаның күп өлеше дә алар өчен тотылачак. “Өметем өзелми. Интернет аша Кукмара кызын эзләп таптым. Ул да минем кебек операция өчен акча җыйган булган. Гөлназ миңа ярдәм дә күрсәтә, өмет тә өсти. Гел хәбәрләшеп торабыз хәзер”, – ди Илнар.
Егет узган ел гына чит ил клиникаларыннан ярдәм эзли башлый. “Баштарак эшне нидән башларга белмәдем. Аякка баса алмасам да, гәүдәмне йөртерлек булсам иде дип телим. Әле ярый әти-әнием бар. Туганнарым да ташламый. Әмма авырлыкның иң зурысы әнигә төшә инде. Мине тәрбияләү – аның өстендә”, – ди Илнар. “Улымның нык булуына шаккатам. Әллә ниләр белә ул. Күңелен төшереп утырмый, безне дә селкетә әле. Ул шулай яхшыга өметләнгәч, мин дә ышанам. Чит илгә бару насыйп булса, әни, бергә барабыз, дип тора. Мин аннан күп әйберләргә өйрәнәм”, – ди әнисе Наилә.
Егеткә зур суммада акча кирәк. 9 миллион сумның 3 миллион 600 мең сумы гына җыелган әле. “Район халкы гына түгел, читтән ярдәм итүчеләр дә күп булды. Тирә-як авыллар хәйрия концертлары уздырды. Арчада да Илнар өчен бәйрәм ясадылар. Хәсрәтебезгә битараф калмадылар. Әле “ВТ” юбилеенда да, яныбызга килеп, бер райондашыбыз акчалата булышты. Эшләгән урыныма да ярдәм сорап барып карадым, бик булышам дип тормыйлар. Хәер, акча сораучылар бер без генә түгел бит. Бу вакыйга безне тормышка башкача карарга өйрәтте. Андый чакта кемнең кем икәне дә яхшы аңлашыла. Берәүләр вәгъдә биреп йөртә, икенчеләр бөтенләй танымаганга сабыша, – дип сөйли Илгизәр абый. – Үзебездә мөмкинлек булса, кешедән сорар идекме соң? Илнарның йөри алмавы белән килешкән дә идек инде. Үзенең аякка басу теләге көчле. Яшь бит әле. Аның да иптәшләре кебек яшисе килә. Улымны да яхшы аңлыйм. Бар өмет – изге күңелле кешеләрдә”. Илнар хәйрия чаралары белән генә тукталып калырга җыенмый. Республика җитәкчеләренә дә хат язган.
Ул безне капка төбенә чыгып озатып калды. Агачлар яфрак ярган айны, җәй көннәрен ярата икән. Көннәр матур торса, кәефе дә яхшыра, өмете дә арта.
Хәбәрләшү өчен Илнарның телефон номеры: 89274459858.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|