поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
07.05.2018 Мәдәният

Рәшит Ваһапов каберенә чәчәкләр салынды (ФОТО)

Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһаповның тууына 110 ел тулуга багышланган искә алу чаралары күренекле җырчының каберенә чәчәкләр салудан башланды.

Искә алу тантанасын Ваһапов исемендәге фонд һәм Тукай исемендәге филармония җитәкчелеге оештырды, дип хәбәр итә Татар-Информ.
 
"Бөекләрнең үзенчәлеге шунда - алар вафатларыннан соң да халыкка хезмәт итәләр, - диде халык шагыйре, Фондның Кайгыртучылар шурасы рәисе Разил Вәлиев. - Рәшит Ваһапов шәхесе шуның ачык мисалы. Кызганычка каршы, кешеләрнең хәтере кыска булып, күренекле шәхесләрнең онытылу куркынычы бар. Рәшит Ваһапов истәлеген мәңгеләштерү буенча Фонд оештырып, Рифат Фәттахов зур эш башкара".
 
 
Габдулла Тукай исемедәге татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин танылган шәхесләребезнең исемен мәңгеләштерү мәсьәләсен күтәреп чыкты. "Рәшит Ваһапов кебек шәхесләребез күп. Аларның исемнәре урамнарга бирелсен, истәлек такталары куелсын иде. Аларны филармония генә карап бетерә алмый. Халкыбызның милли җанлы егетләре-кызлары бу эштә башлап йөрсәләр матур булыр иде", - диде ул.
 
Тантаналы чараларга Рәшит Ваһаповның туган ягыннан - Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов та килгән иде. Ул милләтне җыр белән саклап калу әһәмиятенә басым ясады.
 
 
Рәшит Ваһапов каберенә чәчәкләр салырга Татарстан мәдәният министры Ирада Əюпова да килде.
 
 
Рәшит Ваһаповны искә алу чаралары күренекле артист рухына Коръән уку мәҗлесе белән дәвам итте. 
 
 
 
 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»