|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.03.2010 Спорт
“АК БАРС” – АЛГА, ЗУР ҖИҢҮЛӘР ЯУЛАРГА!Бу көннәрдә КХЛ уеннарының кызган чагы, чөнки командалар өчен урак өсте башланды. Хоккей яратучыларны ашкындырган, җилкендергән плей-офф уеннары, ниһаять, старт алды. Анда Көнчыгыш һәм Көнбатыш конференцияләренең иң көчле 8әр командасы катнаша. 1/8 финалда “Ак барс”ның көндәше “Барыс” (Астана, Казахстан), “Нефтехимик”ныкы (Түбән Кама) – “Авангард” (Омск). Командалар көч сынаша бирсен, ә без аларны куәтләп, “Чемпионны кем белә?” бәйгесе кысаларында игълан ителгән татарча җанатар кычкырулары конкурсына килгән, иң уңышлы дип табылган иҗат җимешләре белән таныштырабыз. Хәтерләсәгез, аны узган ел Чирмешәннән актив укучыбыз Фагыйль Гайнетдинов тәкъдим иткән иде.
Уф, Алла, Зиннәтулла, Тагын кирәк бер алка. Һөҗүмчеләрнең барысын да Тиз-тиз ку алга.
“Ак Барс” – чемпион! “Ак Барс” – чемпион! Кабатлый минем йөрәк. “Ак Барс” – чемпион! “Ак Барс” – чемпион! Иң зур тылсымлы теләк.
Ура! Җиңдек! “Ак Барс” – чемпион! Кабатлый минем йөрәк. Тынмыйча спорт илендә Чаң суга безнең йөрәк!
Рузалия ГАЛӘВЕТДИНОВА, Оренбург өлкәсе.
* * *
Шәп команда “Нефтехимик”, Зур уңышлар аңа телик!
“Ак Барс” алга, алга, Кубокларны яуларга.
Рәфисә МУКИМОВА, Лениногорск районы Кирлегәч авылы.
* * *
Көн димим, төн димим, Җан атам синең өчен. “Ак Барс” командасы Яңа үрләр яула син.
Анна МИНКИНА, Чистай районы Бахта авылы.
* * *
“Ак Барс” егетләре, Дөньяда иң шәпләре.
“Ак Барс” бозда булганда Җиңүгә тиң һәр уен. Без барыбыз синең өчен, Син барыбер чемпион!
“Ак Барс”, “Ак Барс”, Без сине яратабыз. Бары синең өчен генә Көне-төн җан атабыз.
Суфия МОСТАФИНА, Арча районы Мөндеш авылы.
* * *
Бездә куәт, бездә гайрәт, Әйдә “Ак Барс”, көчең күрсәт.
Данир ФАТЫЙХОВ, Арча районы Урта Пошалым авылы.
* * *
“Ак барс”лылар алга, Алда гына җиңүләр. Ярамый артта калырга Җанатарлар кимерләр.
“Ак Барс” Казан, Яңгырый азан. Җиңү яуларга Быел да язган.
Дилүс ӘЗҺӘМОВ, Мамадыш районы Ишки авылы.
* * *
Кайда гына булсак та, Без синең белән, “Ак Барс”! Кемгәдер ошамасаң да, Минем өчен иң яхшы дус!
“Нефтехимик”, әйдә алга, Без синең белән һәркайда. Синең өчен җан атабыз, Хоккейны бик яратабыз!
Айрат ФӘТХЕТДИНОВ, Актаныш районы Меңнәр авылы.
* * *
“Ак Барс” командасы өчен Бөтен кеше җан ата. Ә мин уйлыйм аның өчен Юлбарыс елы юл ача.
Рәмилә ГАЙНЕТДИНОВА, Нурлат районы Бикүле авылы.
* * *
“Ак Барс” – чемпион, Тарихка кергән закон.
Сиринә ШӘРӘФУЛЛИНА, Апас районы Кызыл Тау авылы.
* * *
“Ак Барс” – чемпион, “Булдырабыз!” – бу закон!
“Ак Барс” – алга, Зур җиңүләр яуларга!
Ләйсән ГЫЙСМӘТУЛЛИНА, Апас районы Кызыл Тау авылы.
* * *
Без курыкмыйбыз боздан, Курыкмыйбыз дошманнан. Кем булса да капкада, Кертербез ун алка да.
Гүзәлия МОСТАФИНА, Саба районы Сатыш авылы.
Шамил Абдюшев фотосы
|
Иң күп укылган
|