поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
28.04.2018 Мәдәният

Урал Рәшитов Вәсилә Фәттахова башкаруында яңа җырын тамашачыга тәкъдим итте (ВИДЕО)

25 апрель көнне Уфада Урал Рәшитовның “Кызыл розалар сиңа бүләк итәм” исемле концерты үтте. Композитор кадерле тамашачыларына Вәсилә Фәттахова башкаруында яңа җыр тәкъдим итте. Бу җыр сәхнәдән беренче тапкыр яңгырады.

Җырның язылу тарихына килгәндә, Урал Рәшитов йөрәк түрендә сакланган иң тирән хис-тойгылары, тормышындагы мәңге онытылмас вакыйгалар белән бүлеште.
 
- Әниемне соңгы юлга озаткан көн. Соң гына өйгә кайттык. Күңелдә бушлык, тирә-юньдә авыр тынлык... Эш бүлмәмә кереп утырдым. Шулвакыт әниемнең җылы кулларын иңнәремдә тойгандай булдым. Хәтта аның тын алышы сизелә иде. Артыма борылып карарга да кыймадым. 
Өн белән төш арасында ниндидер көй көйләдем. Музыка коралында уйнадым. Илаһи бер мизгел иде бу. Күпмедер вакыттан уянып киткәндәй булдым. Карасам, таң аткан. Янымда әни дә юк. Төн эчендә язган җырымны тыңлап карадым: нишләдем мин? - дип, үзем дә гаҗәпкә калдым... Бик матур көй!
 
Бу җырны бары әти-әнине югалту ачысын тойган кеше генә башкара ала иде. Тирән вокал кирәк иде.
 
Шулай язган булгандыр, иртән студиягә Вәсилә килде. Язманы аңа тыңлаттым. Караламага гына эшләнгән аранжировкага бу җырны йөрәге аша үткәреп, ихлас җырлады ул. 
 
“Урал абый, бик авыр әйбер. Аны тамашачылар алдында күз яшьләрсез җырлап булмый”, диде ул. Кызганычка каршы, Вәсилә әйткәнчә булды. Бу җырны ул сәхнәдән бер тапкыр да җырламады. 
 
Бик иртә якты дөньялардан китеп барган газизләрдән-газиз әниләребезгә һәм яраткан җырчыбыз Вәсилә Фәттаховага багышлап, “Әни, җаның – оҗмахта” җырын тамашачыларыма тәкъдим итәм. 
 
Ана күңеле – балада. Ничә яшьтә булсак та, әниләр өчен без бала булып калабыз. Ничә яшьтә булсак та, бала буларак, әни назына мохтаҗбыз. Яшәтәсе дә яшәтәсе килә Сезне, әниләребез! Һәр сулышыбыз, һәр адымыбыз өчен без бурычлы Сезнең алда, әнкәйләр! Рәхмәтләребезне әйтергә соңламыйк! Исән чакта әнкәйләребез янына ашыгыйк!
 

---
Диләфрүз
№ --- | 28.04.2018
Диләфрүз печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»