поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
28.04.2018 Язмыш

“Кирәкми арбагыз, үзем дә йөри алам!”

Президент булам! Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан 11нче татар гимназиясендә белем алучы Камил Мефтахутдинов әнә шулай дип хыяллана. Аның теләкләре моның белән генә бетми әле. Зур үскәч, балаларга бушлай дәвалана торган хастаханә төзергә дә җыена ул.Үзе күргән югалту ачысын да, кичергән авыруларны да башка беркемгә дә насыйп итмәсен, дип тели 10 яшьлек бала.

Әнисе Алсу кечкенәдән Арчадагы Шекә авылына дәү әти белән дәү әнисенә кунакка кайтып йөри. Әнә шул чакта кызга үзеннән ун яшькә олы егетнең күзе төшә. Шәһәр кызын яшь аермасы да, авылда яшәп калу да куркытмый, ул 18 яшендә кияүгә чыга.
 
– Бер елдан Камил туды. Ми­ңа табиблар балаңны ярып алырга кирәк, оча сөякләрең тар, ди­гәннәр иде. Әмма өлгерми калдылар. Ул вакытта дәү әниебезне югалткан көннәр иде. Борчылып, баланы алданрак таптым. Тулгак башлану белән, район хаста­ханәсенә киттек, – дип сөйли Камилнең әнисе Алсу. – Ә андагы табиб, үзең табып кара, яшь бит әле син, диде. Бик авырлык белән генә балам туды. Баштарак сабыйга зыян килгәндер дип уйлап та карамадык. Бер ел буе балагызда “аю табаны” дип йөрттеләр. Атна саен гипсын алыштырып, яңасын салып җибәрделәр. Бары тик башка белгечкә күренеп карагач кына, сабыйның туганда ук җәрәхәт алганлыгын әйттеләр. Аякларына зыян килгән дип аңлаттылар. Шуннан соң Камилгә операция ясарга кирәк диделәр.  Баламның организмы наркозны кабул итмәде. Инде эшкә тотынабыз дигәндә, улым уянып киткән. Аннан соң тагын, өстәп кадаганнар. Күп еллар узса да, Камил әле дә баш авыртуыннан зарлана. Кан басымы күтәрелеп азаплый.
 
Малайның артка карап торган аякларын операция ярдә­мендә бераз гына булса да алга боруга ирешәләр. Сабый яшь ярымда тәпи дә китә. “Баштарак үзем дә, ирем дә улыбызның кимчелегенә борчылдык. Үзе дә бакчадан уңайсызланып кайта иде. “Әни, ник минем аякларым башкаларныкы кебек түгел? Алар дө­ресләнерләреме?” – дип еш сорады. Үскәч бетә, дип юаттым. Хәзер үзе бар нәрсәне аңлый. Мәктәптә дуслары аптыратмагач, уңай­сызлануы да бетте, йөрергә дә ияләнде”, – ди Алсу.
 
Мәктәпкә аны алты яшендә әзерли башлыйлар. Инвалидлык­ны яңарту өчен, комиссия узасы була. Камилгә  инвалид арбасы, култыксалар язып бирәләр. Ә малай каршы төшә. Бар кешене шаккатырып: “Минем үз аякларым да әйбәт йөри. Сез миңа дигән арбаны да, култыксаларны да берәр мохтаҗ кешегә бирегез”, – ди.
 
Ә бер елдан ул бөтенләй үсеп китә. Әтисенең көтмәгәндә авырып китүе, ул чирнең яман шеш икәне ачыклануы бөтен гаиләне кайгыга сала. Хәтта сабый да әтисенең тиздән китәсен аңлый. Алар гел аның янәшәсендә була. Наил озак авырмый. Берничә айдан үлеп китә. Бала бу хәсрәтне авыр кичерә. Өч ай буе бер кеше белән дә сөйләшми. “Үзем дә, иремне югалткач, авыр хәлдә йөр­дем. Аңыма зыян килгәндәй булды. Улым да сөйләшмичә азап­­лады. Бары тик өч ай узгач, кулыма бер кәгазь китереп тоттырды. Анда рифмалары туры килмәгән бер куплет шигырь иде. “Күктән йолдыз карап тора, ул синме, әтием”, – диелгән. Әк­ренләп без якын кешебезне югал­тканны аңларга өйрәнә баш­ладык. Камил әкиятләр язарга тотынды. “Йолдыз малае” ди­гәне әтисе белән үзе турында”, – ди Алсу.
 
Камил күп кенә бәйгеләрдә дә катнаша икән. Күптән түгел Роберт Миңнуллинның туган кө­ненә бик матур шигырь язган. Әлфия Афзаловага атап язганы да бар. Гим­назиядә узган бер чара да Камилсез үтми. “Ул сабыйны тәр­би­яләгән әнисе Алсуга, дәү әтисе  белән дәү әнисенә рәхмә­тем чиксез. Мондый сабыйлар бик сирәк туа”, – ди гим­назиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөләйха Хафизова.
 
Дөньяга үз карашы бар Ка­милнең. Тирә-яктагы хәлләргә дә фикерен яшереп тормый. “Җир йөзендә дөреслек кими бара. Әгәр мин Президент булсам, ялганламас идем. Балаларын ташлап аерылып киткән әти­ләр­не гаиләләренә кайтарыр, авырган кешеләрне яшәтер идем”, – ди ул. Әнисенә исә кияүгә чыгып, бәби алып кайтырга киңәш итә икән. “Мин әтием кебек диңгез флотына хәрби хезмәткә киткәч, кем сиңа иптәш булыр?” – ди Камил әнисенә. 
 
Россия табиблары гына тү­гел, чит илнекеләр дә опе­ра­циядән соң нәтиҗә буласына тулысынча ышандырмыйлар. Бө­тенләй кагылмаска киңәш итү­челәр, баланы аяксыз калдыру куркынычы барлыгын әйтү­челәр дә булган. Камил исә сер бирә торганнардан түгел. Иртән мәктәпкә шактый араны җәяү бара икән. Бер дә уфтанмый, тормышны яратып, хыялланып йөреп кайта, ди әбисе. Хыялый Камилнең тагын бер теләге бар – әнисе белән диңгезгә барып ял итәсе килә аның! Кем белә, бәлки бу теләк тә чынга ашар?

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.04.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»