поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
28.04.2018 Мәдәният

Тинчурин театрында ветераннарга хәйрия спектакле күрсәтелә

7 майда 12.00дә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары өчен хәйрия спектакле күрсәтелә.

Спектакльгә Казан шәһәреннән, шулай ук Татарстанның Арча, Питрәч, Балтач, Саба, Әтнә, Апас, Чүпрәле, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш һәм башка районнарыннан 300ләп кеше чакырулы. Бу юлы тинчуринлылар ветераннар игътибарына күренекле татар драматургы Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Ефәк баулы былбыл кош” мелодрамасын тәкъдим итәчәк. 
 
Спектакль турында. “Ефәк баулы былбыл кош” – тамашачы тарафыннан аеруча яратып кабул ителгән спектакльләрнең берсе. Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышланган мелодраманың премьерасы 2016 елның ноябрендә булды. Режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. 

Спектакльдә вакыйгалар табигатьнең гүзәл почмагында, ямьле күл буенда бара. Биредә ветераннар өчен картлар интернат-йорты урнашкан. Язмыш аларны монда төрле юллар белән китергән, әмма өлкәннәрнең барысын да ялгызлык берләштерә. Әлбәттә, дәүләт үзләрен ташламый – картлык көннәрендә сыеныр урын һәм ашау-эчү белән тәэмин итә. Ләкин адәм баласына яшәр өчен ипи генә җитми, аңа якыннарының күңел җылысы, гаилә кирәк. Хөкүмәт йортында тәрбияләнүчеләргә әнә шулар җитми.  Кемдер гаиләсен сугыш елларында югалткан, икенче берәүләр балалары исән булып та ятим калган. Район картлар йортында тәрбияләнүчеләр язмышын сурәтләгән әлеге спектакльдә мәхәббәт, изгелек һәм мәрхәмәтлелек кебек мәңгелек кыйммәтләр темасы күтәрелә. 

---
Тинчурин театры
№ --- | 28.04.2018
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»