поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
27.04.2018 Мәгариф

«АРТЕК – балачак иле»

Кара диңгез ярында, Аю-Даг тавы астында балачакны, дуслыкны һәм мәхәббәтне берләштерүче искитәрлек урын бар - ул да булса “Артек” Халыкара балалар үзәге. Ел саен миллионлаган бала бирегә барырга хыяллана. Миңа да шушы балачак илендә булып кайту бәхете елмайды.

“Артек”та ун лагерь эшли. Безнең Түбән Новгород делегациясе Янтарный лагерена эләкте һәм һәркайсыбыз төрле профильле отрядларга бүлендек. Мин КВН юнәлешен алып барган отрядка билгеләндем. Беренче ике көн лагерь, отряд һәм “Артек” традицияләре белән таныштык.
 
Безнең отряд 24 ягымлы, ярдәмчел кыздан тупланган иде, вожатыйларыбыз Ксюша, Андрей һәм Тимофей бик ачык һәм шат күңелле 
булып чыктылар.
 
Сменаны  ачу  тантанасы  грандиоз  рәвештә  оештырылган иде. Безне КВНчылар составына кертү чарасы да бик күңелле узды, кызыклы миниатюралардан торган визит карточкасы әзерләгән идек. Менә шулай күңелле итеп “Сәнгать телендә  аралашу”  исеме  астында  башланды  “Артек”та өченче смена.
 
Берсе  артыннан  берсе  чиратлашып  барган  чаралар сәнгать  төрләре  белән  бәйле  иде.  Шуларның  берсе  – “Пальмира”  халыкара  балалар  сәнгать  фестивале.  Биредә һәркайсыбыз  җыр,  бию,  шигырь  ярдәмендә   Бөтенроссия һәм дөнья мәдәнияте һәм сәнгате белән якынрак таныштык. Зур  оешканлык  белән  гомумартек  референдумы  узды,  ул Россиядә балачакның унъеллыгына багышланган иде. Шулай  ук  отрядыбызның  “Литературное  искусство”  театраль премьералар конкурсында җиңеп чыгу да уңай тәэсир калдырды.
 
“Артек”та уку турында да онытылмый. Зур теләк белән дәресләргә  йөрдек.  Көнгә  берничә  сәгать   барган  КВН  дәресләрендә безне  дөрес  итеп  мәзәкләр  төзергә,   импровизацияләр  ясарга өйрәттеләр. Истәлекле урыннар, төрле музейларда булып, үзебез өчен бик күп мәгълүмат тупладык.
 
Аеруча  онытылмаслык  итеп  сменаны  ябу  кичәсе  узды. Вожатыйлар  безнең  өчен  дулкынландыргыч  саубуллашу кичәсе оештырдылар. Ул күңелле дискотека һәм грандиоз фейерверк белән тәмамланды.
 
Кыска  вакыт  эчендә  “Артек”  минем  өчен  икенче  өйгә әйләнде,  ә  отрядыбыз  –  бер  зур,  дус  гаилә  кебек  тоелды. 
 
Алар белән аерылышу никадәр авыр булса да, биредә алган якты хатирәләр күңелемдә әле озак сакланыр. 
 
Галия САЛИМҖАНОВА, 8 класс.
Татар Моклокасы.
 

---
Туган як
№ --- | 27.04.2018
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»