поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
27.04.2018 Шоу-бизнес

Элвин Грей: Кешедә эшем юк, ошамый икән, күзгә карап әйтсеннәр

“Дуслык күпере” фестивалендә иң популяр җырчы Элвин Грей (Радик Юлъякшин) булды. Сәхнә артында да аны читкә алып китүе җиңел түгел. Бөтенесенең аның белән фотога төшәсе, сөйләшәсе килә. Грей исә сүзгә юмарт, селфи төшәргә ялындырып тормый. Күренеп тора, олысы, кечесе ярата үзен.

Ниһаять, сөйләшәбез. Мин татарча сорыйм, ул башкортча җавап бирә. Шунысы белән дә үзенә ихтирам уята. Беркемгә ярарга тырышмый. Әйткән сүзеннән кире кайтмый. Арттырып язмагыз, юкса эзләп табам, дип бармак янарга да онытмый.

– Радик, җыр белән телне саклап була, диләр монда.
 
– Тыңлап торам да һушым китә. Җыр белән генә телне сак­лап булмый инде, егетләр! Җыр белән кызыксындыру уятып була. Яшьләргә, үз телеңдә сөйләшү артта калганлык түгел, дип аң­латып була, фәкать шул гына. Мәгариф проблемаларын да сән­гатькә яки дингә өймәгез инде! Мин  үзем  татар, башкорт тел­ләренә кызыксыну уятырга тырышам. Сәхнә артына кереп, сине тыңлап, башкортча өйрә­нә­себез килә, диләр икән, димәк эш бара.
 
– Татар эстрадасында нинди проблемалар бар?
 
– Эстрада стиль ягыннан да, музыка җәһәтеннән дә артта калды. 10, хәтта 20 елга артта дияр идем. Ни өчен болай килеп чыга? Белмим, бәлки җырчылар, кеше аңламас, дип куркадыр.
 
– Үзеңне дә бөтен кеше кабул итеп бетерми бит.
 
– Кешедә эшем юк. Һәркем үзе яратканны тыңласын. Кемдер халык артистларын ярата, кемгәдер эстрада ошый, кемдер попка, кемдер рокка мөкиббән. Мин исә, үземә игътибар юк, дип зарлана алмыйм. Поп юнә­ле­шендә үземне таптым дип уйлыйм. Дөрес, бу бөтен кешегә дә ошамаска мөмкин. Соңгы вакытта матбугат аркылы яки кемдер аша төрле сүзләр ирештерәләр. Күргәннәренә җавап бирәм, ишетмичә калганнарына исем китми. Кеше аркылы сүз йөртүне, гомумән, аңлап бетермим. Нәр­сә­дер ошамый икән, күзгә карап әйтсеннәр. Дөрес аңлагыз, кешене тәнкыйть итәсем килми, алар үз сүзләре, гамәлләре өчен җавап бирсен, мин үзем өчен генә җавап бирә алам. Миңа – 28 яшь, шушы яшемә нинди генә хәлләр күрмәдем. Кайчак, тагын нәрсә булыр икән инде, дип куркып та калам.
 
– Зур залларны, стадионнарны тутырасың. Моның сере нидә?
 
– Үз юлымны табуымда. Мин­дә фәкать Элвин Грейны күрәләр, башканы түгел. Димәк, миндә яңалык бар.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.04.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»