поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.03.2010 Мәдәният

ИЛФАК ИБРАҺИМОВ: ӘТКӘЙ ҮРНӘГЕН АЛЫРГА ТЫРЫШТЫМ

Җир җиләге кайнатмасын бер каптым, ике…

Туган як тәме…

Җәй тәме…

Зәмһәрир суык бөрештергән күзәнәкләрем язылып киткәндәй итте…

 

Әгәр дә, әле бер көнне генә җир җиләге кайнатмасы белән иң тәмле чәйне Язучылар берлегендә эчтем дисәм, бәлки, кайберәүләр шуннан ни дияр… Чыннан да, чәйләвем мөһиммени, язасы килгәнем бит бөтенләй бүтән. Төгәлрәк әйткәндә, берлек рәисе, шагыйрь Илфак Ибраһимов белән сөйләшкәндә күңел тойган башка тәмнәр хакында.

 

Яшәү тәме..

Шигырь тәме…

Эш тәме…

 

Бу тәмнәрнең һәркайсы әңгәмәдәшемә юллаган сорауларның җавапларына яшеренгән. Интервьюны кышкы суык көндә җылы өйдә җир җиләге кайнатмасы белән чәй эчә-эчә укыганда алар бигрәк тә сизелер…

 

Яшәү тәме – унбер бала

 

– Илфак абый, укучыларга Сез иң беренче чиратта Мөхәммәт Мирза исемле шагыйрь буларак таныш. Мөхәммәт Мирза ул – әтиегезнең тулы исеме: Мирзамөхәммәттән алынган. Аны исә актанышлылар батыр кеше дип беләләр… Менә шуларны күздә тотып, сөйләшүебезне әткәгездән башлыйк.

 

– Әткәй, сүз дә юк, батыр кеше. Бу батырлык артында олы бер фаҗига ята. 17 яшендә сугышка китеп, 18 яше тулган көнне ике аяксыз кала. 1943 елның 5 гыйнварында сугышка алына, артиллерист булып хезмәт итә. Бер елга якын сугышканнан соң, Днепр ярында ике аягын да мина өзеп ташлый. Сталинның Октябрь бәйрәменә Киевны азат итәргә дигән приказы була. Киевны бит Днепрны кичеп, 5-6 ноябрьдә алалар. Күрәсең, монда Сталин күрсәтмәсе буенча бик каты сугышалар. Гомумән, 1943 ел бик коточкыч ел. Санитарлар шунда ук, сугыш кыры госпиталендә әтинең аякларына операцияләр ясыйлар, кисәләр. Яңадан Бакуга жибәрәләр, анда тагын бер операция көтә. Бакуда инвалидларны алга таба яшәргә дә әзерлиләр. Нигездә, бухгалтерлыкка укыталар. Әткәй шул курсны тәмамлый. 1945 елның август аенда аны Актанышка алып кайталар. Ике санитарка озата килә. Алар әбигә: «Менә балагыз исән, кайтты. Аласызмы, алмасагыз инвалидлар йортына алып китәбез», – диләр. Минем инде бабай һәм әткәйнең абыйсы сугышта үлгән була. Олы абыйсы летчик, 5-6 тапкыр яраланып, хәрби табибка өйләнеп читтә кала. Әткәй, ул чакта 18 яшьлек егет, менә шулай, ике аяксыз кайтып керә.

 

– Әнкәгез хакында сорамасам, берәү дә аңламас. Аның турында ни әйтерсез?

 

– Әнкәй үзе бер фаҗигале шәхес. Ул – мөәзин кызы. 1930 елны аның әтисен кулак дип төрмәгә алып китәләр һәм шунда атып үтерәләр. Хатынын 7 бала белән өеннән куып чыгаралар. Кечкенәләренең гомере сабый чакта ук өзелә. «Кулак малайлары» дигән ярлык тагылган ике ир туганы авылда яши алмый, читкә чыгып китә. Олы апалары трактористлыкка укый. Сугыш вакытында да тракторда эшләде. Тагын ике кыз туганын Новокузнецкига металл комбинаты төзергә җибәрәләр. Әнкәй авылда кала. Әбекәй мәктәп җыештыручы булып эшли, әнкәй җиде класс бетергәннән соң мәктәп атларын карый. Әнкәй миңа бала чагын, ничек үскәннәрен сөйләп бирде. Аның фаҗигасе әткәйнекеннән үзгә бер фаҗига.

 

– Бер якта – сугышлы, икенче тарафта – сугышсыз сәясәт юкка чыгарырга омтылган язмыш. Ләкин бернигә карамый тәннән чыкмаган җан исән бит әле… Сезнең шигъри сүзләр белән әйткәндә:

 

Ярым-йорты тәннәрендә,

Йөрәкләре исән иде!

 

Яралы яшь йөрәкләр каян табыша һәм алга таба ничегрәк яши соң?

 

– Аларны туганнары димли, бер-берсенә күрсәтеп кавыштыра. 1948 елны өйләнешәләр. Әткәй турында инвалид дигән сүзләр дә чыга. Ул әнкәйне сорап килгәч Сабантуйда протез аяклары белән биегән.

 

Туйда сызгырып биеде,

Сындырып таякларын, – дигән юллар бар әнкәйгә багышланган поэмада. Әткәй сугышка киткәнче гармунчы, биюче, бөтен яктан да килгән егет була һәм мыегы да үсмәгән килеш сугышып, аякларын җуеп кайткан. Шулай да ул үзендә яшәү көче тапкан. Әткәй бераз гына бухгалтер булып эшли дә, башта педучилищены экстерн тәмамлый, яңадан Казан педагогика институтына укырга керә. Аны тәмамлаганда без инде алты бала идек. 1956 -1978 елларда мәктәп директоры булып эшләде. Барлыгы 22 ел. Авылда мәктәп төзеде. Ике аяксыз килеш 11 бала үстерде. 1985 елга хәтле завуч булды. Әткәй соңгы көненә хәтле эшләде. Җиңүнең 40 еллыгын – 1985 елның Җиңү көнен көтте. Тик 14 март көнне мәктәптән кайтты да, бераз хәл алыйм әле дип яткан җиренән үлеп тә китте, аңа хәтле ике инфаркт кичерде.

 

Менә әткәй белән әнкәйне пар алмалар дисәң дә була. Әнкәй, ике аяксыз кеше белән торуга карамастан, үзен бәхетле санады. Алар төне буе сөйләшеп яталар иде, кемгә нәрсә алырга, ничек киендерергә… Без, әлбәттә, әткәй сугыш инвалиды булгач артык ачлык күрмәдек. Әмма бөтен тапкан шул ашау-эчүгә китеп бара иде. Ни өчен дигәндә, 65 елга кадәр авыл халкы бик авыр яшәде. Бәрәңге бакчасына терәп җирләрне сөреп бетерделәр. Һәм авыл кешесе колхоз җирләреннән бер нәрсә дә ала алмады. Әткәйгә инде инвалид буларак урман хуҗалыгы печән җире бирә иде. Авылдан 32 км читтә Агыйдел белән Кама тоташкан җирдә айлар буе мәктәп атларына печән чабып, әзерләп алып кайта идек. Әткәй протезларын салып чүмәлә тарттыра, арбаны көймәләргә салып агызабыз, атны йөздереп чыгарабыз… Әткәйнең, әнкәйнең гомере балалар дип, яшәргә тырышып, көрәшеп үтте.

 

– Бүгенге көндә аларның төсе балаларында, оныкларында. Үз гаиләгез белән дә таныштырмассызмы?

 

– 1978 елда өйләндем, үзем белән бергә институтта укыган Рушания исемле кызга. 3 балабыз бар. Ике кыз, бер малай. Кызлар икесе дә филолог, улым инженер. Өч оныгыбыз үсеп килә. Беренчесе Казанда 4 нче сыйныфта укый. Балаларны тәрбияләгәндә әткәй үрнәген алырга тырыштым. Безнең гаиләдә эшләп ашыйлар. Балаларны мин эшле итәргә омтылдым. Казанга күчеп килгәч кенә табигатьтән, җирдән аерылуларына үкенәм. Ә болай, барысы да кулга оста, бәйлиләр, тегесен-монысын эшлиләр, эштән курыкмыйлар…

 

– Иҗат кешесенә бирелә торган тапталып беткән сорауны кабатлыйм инде: илһам гаиләгә «кысылып» мишәтләмиме?

 

– Иҗат гаилә тормышына комачауламый, ә менә эштә күп вакыт үтә. Безнең өйдә аек тормыш, тәмәке тартучы, эчүче юк. Әлегә, Аллага шөкер, әйбәт яшибез.

 

Шигырь тәме – хисле мәгънә

 

– Илфак абый, Сезне әдәбият мәйданына кинәт, көтелмәгәндә нык басып килеп кергән шагыйрь диләр…

 

– …Әткәй мәктәптән кайтыр иде, чаршау эченә кереп, протезларын салып куеп ял итәр иде. Чирканмасыннар дип, ике аяксыз икәнен балаларына күрсәтмәде. Шунда керосин лампасын яндырып өйгә килгән газета-журналларны укыр иде. Көлкеле-кызык җире булса чаршаудан башын гына чыгара да, безгә кычкырып укый. Муса Җәлил шигырьләрен, Габдрахман Әпсәләмов, Мирсәй Әмир әсәрләрен… Авыл әбиләре бәйләм бәйләргә, йон эрләргә безнең өйгә җыелалар иде. Әткәй аларга да укый… Тора-бара инде әткәйгә ияреп мин дә укый башладым. Менә шул елларда ук күңелдә шигырьләр туды… Ләкин әдәбиятка, моңарчы берәүгә дә күрсәтмәгән куен дәфтәрләремне кыстырып, ир уртасы яшенә җиткәндә генә килдем. Әткәйне югалтканнан соң икенче төрле ачылдым, 1985 елдан актив яза, көн саен кулыма каләм ала башладым. Әле менә бүген язган робагый:

 

Чебен дулап тәрәзәсен ватмаган,

Әмма нәҗесенә бик шәп таплаган…

Галәмнәргә тәрәзә уйган бәндә

Шул чебеннән котылыр шәй тапмаган…

 

– Көз көне уздырылган язучылар конференциясендә Фәридә ханым Хәсәнова сезнең шигырьләрне күздә тотып: «Татар шигъриятендә бүген бер яңа форма барлыкка килде. «Адәм баласы»нда тупланган шигырьләр фикер поэзиясенең үзгә бер яшәү рәвеше», – диде. Бу сүзләрне ничек аңларга?

 

– Әйдәгез, яңа табадан төшкән «Адәм баласы» дигән китабымны кулга алыйк та очраклы бер битен ачыйк һәм укыйк…

 

– Ярый. Укыйм.

Яман сүз – өшетер,

Мактау сүз – эретер…

Адәм баласының

тел төбендә йөрер

бер кашык дегете.

Тагын берсе:

Ничек карасаң да,

ай йолдыздан якты…

Адәм баласының

тартып сузганы да

айдан айга чаклы…

 

Хикмәте шунда: биш юллыкның иң беренче һәм соңгы ике юлы татар мәкале, әйтеме булып яңгырый. Безнең төрки халыкта гасырлар дәвамында тупланган алар. Н. Исәнбәт 30 ар мең мәкаль жыйган, әмма әле хәзер дә аларны уйлап табарга була. Мин үзем дә афоризмнар, мәкальләр чыгарам яки алар хакында уйланып, интерпритация ясыйм. Шигырьләрнең юллары 6 шар иҗектән тора, һәркайсының уртасында «адәм баласы» дигән тезмә сүз бар. Адәм баласы – ул мин дә, син дә; кешелек, бер милләт, халык, гаилә дә. Ул – тоткын, сугышчы, бомж, бай да булырга мөмкин. Гомумән, кеше нинди булырга яисә булмаска тиеш, кешелекнең берҗиһан акылы бар, шул акылга таянып яшибезме – менә шулар хакында бу формада чиксез язарга мөмкин. Минем тарафтан табылган яңа форма жанр да булып китте. Ул халык акылына карап фикер йөртү һәм чакыру. Ләкин вәгазь түгел.

 

– Илфак абый, тагын берсен укыйм. Монысы шигърият турындагы сүзебезгә үзе бер йомгак төсле.

 

Хиссез мәгънә – таштыр,

Уйны уй буташтыр…

Адәм баласының

Шигырьле мизгеле –

Күкләргә тоташтыр…

 

Эш тәме – төркем-төркем яшьләр килә…

 

– Язучылар берлегенең 75 еллык бай тарихын һәм танылган әдипләребезне берничә минутка гына «онытып торып», бүгенге яшь иҗатчылар турында сөйләгез әле. Башта тәгаенлек, авыз күтәреп сүз сөйләп торырга бармы соң алар?

 

– Бүген әдәбиятка төркем-төркем булып яшьләр килә, бу соңгы 25 елда күзәтелгән күренеш түгел. Ленар Шәех, Рүзил Мөхәммәтшин, Рүзәл Нургалиев, Айдар Җамалиев, Булат Ибрагимов…

 

– Кызлар?

 

– Кызлар ике тапкыр күбрәк. Лилия Гобәйдуллина, Айгөл Закирова, Ләйсән Фәсхетдинова, Эльвира Һадиева… Китапларын чыгарачакларны барлап куйдык, әдәбиятка 30 лап кеше килә. Без алар белән ай саен әдәби секцияләр үткәрәбез. Кешене язарга өйрәтеп булмый, әмма ниндидер бер юнәлеш бирергә кирәк.

 

– Ниндидер бер юнәлеш бирүдән тыш, аларга ни теләр идегез?

 

– Яшьлекләре яшәү өчен көрәшеп үтмәсен иде. Ничек фатир табарга, бала үстерергә дип… Еш кына кешелек сыйфатлары чиратларда торганда югала, фатир мәсьәләсен әйтәсе дә юк. Бүгенге җәмгыять кеше ихтыяҗлары, кеше өчен корылмаган шул. Яшьләрнең иҗатлары җәмгыятьтәге эшләнеп бетмәгән нәрсәләрне төзәтүгә багышланмасын иде. Менә бер мисал китерәсем килә. Шушы көннәрдә Александра Кашина исемле яшь шагыйрәнең язганнарын кулыма алдым. Бу кыз тумыштан гарип. Моның щигырьләре гел елаудан гына торырга тиеш кебек. Анда елауның эзе дә юк. Ул үзен көнкүреш тормыш мәсьәләләреннән ирекле итеп куйган. Чип-чиста шигырь телендә сөйләшә. Киләчәк заман шагыйренең иҗади гомере минем телемне укытсыннар, мәктәбемне сакласыннар, миңа «икенче сорт» итеп карамасыннар иде дип үтмәсен. Әлбәттә, бу темаларга җаннан чыккан шәп шигырьләр язу мөмкин. Гомумкешелек проблемалары бар, менә шулар турында да язсыннар.

 

– Кулына каләм алып, нидер язу белән җенләнгән яшьләр Язучылар берлегенә керү турында уйланмый калмый… Чыннан да, язучылар сафына ничек басарга?

 

– Кабул итүнең үз кагыйдәсе бар. Дәүләт нәшриятларында ике китап чыгарга тиеш. Ни өчен дәүләт нәшрияты, чөнки аларда сәнгати цензура бар. Яхшы мәгънәдәге цензура. Язылган әсәрне редактор укый, кабатланмаганмы, эстетик кыйммәте бармы – ачыклый. «Татарстан китап нәшрияты», «Мәгариф», «Рухият» нәшриятында башта китапка рецензия ясала, шуннан соң гына чыгарыла. Китаплар язучылар катнашында тикшерелә, аннары кешене ничә яшьтә булуына карамастан кабул итәбез.

 

БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ

 

Исеме дә, туган көне дә икәү: Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза);

 

1952 елның 3 декабрендә дөньяга килә, ә паспортта 1953 елда, 3 гыйнварда туган дип язылган.

 

Туган җире: Актаныш районы, Чалманарат авылы.

 

Китаплары сигез: «Кәккүк тавышын санадым», «Агыйдел дулкыннары», «Турайгыр», «Киек каз юлында», Дорога к тебе», «Тере су», «Агыйделдә ак пароход», «Адәм баласы».

 

Гаилә стажы: 31 ел.


Айзирәк ГӘРӘЕВА
Пар алма
№ |
Пар алма печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»