|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.03.2010 Медицина
ЯЗЫН НӘРСӘ АШАРГА?Яз килүгә йокысызлыктан интегәбез, хәлсезлек тоябыз. Барысына да сәбәпче – авитаминоз, ягъни витамин җитмәү. Чөнки кышны җәй-көз айларында туплаган табигый витаминнар белән уздырып җибәрсәк, язын исә бавырга туплана торган витаминнарның бик азы гына кала, организм талчыга. Шуңа язын ризыкның витаминлы булуына игътибар бирергә кирәк. Елның бу фасылында аеруча таләп ителә торган 6 витамин бар. 1.Витаминнар патшасы – С витамины (аскорбин кислотасы) өлгергән яшелчә һәм җиләк-җимештә ул күп була. 30 грамм кара карлыган яки 10 грамм гөлҗимеш кулланып С витаминының тәүлек нормасын алып була. Кәбестә, бәрәңгедә әлеге матдә цитруслардагыга караганда бераз азрак.
2.А витамины (ретинол), күбесенчә, терлекләрдән алынган продуктларда, мәсәлән, сөт, йомырка, эремчек, сыер мае, эре мөгезле терлек һәм балык бавырында була. А провитаминын исә икенче төрле вета – каротин буларак беләләр. Ул сары һәм кызыл яшелчә составында очрый. А витамины булган кишерне, файдалы матдә организмда тизрәк үзләшсен өчен, бер калак үсемлек мае белән катнаштырып ашарга киңәш итәләр.
3.B1 витамины (тиамин) углевод әйләнешенең, нерв системасы һәм йөрәкнең нормаль эшчәнлеге өчен кирәк. Бигрәк тә язын. Ул бавырда, ипидә, карабодай, солы ярмаларында, яшелчә, җиләк-җимештә бар. Зур физик һәм акыл эше башкарганда, туңганда әлеге матдәгә ихтыяҗ 30-50 процентка арта.
4.В2 (рибофлавин) күзәнәкләр яңаруы, углевод һәм май әйләнешен нормада тоту өчен җавап бирә. Моннан тыш гемоглобин синтезында да аның роле зур. Әлеге витамин ярмаларда, сөт, ит продуктларында күп, томат, борчак, яшел суганда да бар. Организм В2 витаминын тиешле дәрәҗәдә алмаган очракта, кеше катарактага тизрәк бирешә.
5.Үсемлек майларында күп була торган витаминны Е витамины (токоферол) дип атыйлар. Моннан тыш ул ипи һәм ярмаларда очрый. Аның җитмәве организмда матдәләр алмашуы бозылуына, нерв күзәнәкләрендәге, җенес бизләрендә, скелет тукымасындагы үзгәрешләргә китерә.
6.D витамины йомыркада, балык, үсемлек һәм терлек майларында, бавырда була. Аны нормаль үсеш, рахит, остеопороз авыруларын булдырмау өчен эчәләр. D витамины минераллар алмашын, сөяк тукымага һәм дентинга кальций килүен тәэмин итә, шул юл белән сөякләрнең йомшаруына юл куймый. Әлеге матдәнең мускуллар хәлсезлеген бетерү, иммунитетны ныгыту чарасы буларак та беләләр. Шуңа ул СПИД белән авыручыларның гомерләрен озынайту өчен кулланыла. Калкансыман биз авыруын кисәтүдә дә әлеге матдәнең өлеше зур.
Шуңа язын бу үсемлекләрдән, банкларда консервалап сакланган яшелчәләрдән җиңелчә салатлар ясап ашарга киңәш ителә. Җәйгә таба рационыбыздан майлы ризыкларны чыгара торсак та була.
Миләүшә ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|