поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
20.04.2018 Сәясәт

Казан Кремленең рәсми вәкиле имеш-мимешләрне туктатырга кушты

Чүп-чарны тулысынча эшкәр­теп бетереп булмый. Шуңа күрә Татарстанда чүп ягу заводы төзү мәсьәләсен барыбер хәл итәргә туры киләчәк. Республика җитәк­челеге шул фикердә. Лилия Галимова кайбер мәгълүмат чараларында татар телен укытуга бәйле имеш-мимешләрне туктатырга кушты.

Татарстанда чүп яндыру заводын төзү чүп-чарны эшкәртү чыл­бырының соңгы ноктасы булырга тиеш. Хөкүмәт йортында узган брифингта Казан Кремленең рәс­ми вәкиле шулай дип белдерде. “Заводка яңадан эшкәртүгә яраксыз калдыклар гына озатылачак. Эшне исә чүпне аерып җыюдан башларга кирәк. Бу хакта кат-кат сөйләп торабыз”, – диде Лилия Галимова. Ул Казан мэры Илсур Мет­шинның әйткән сүзләрен дә искә төшерде. Шәһәр башлыгы чүп яндыру заводы төзү мәсьәләсенә бәйле халык белән очрашуда бил­геләп үткәнчә, алдагы дүрт елда башкалада чүп җыю һәм аралаштыру юнәлешендә тулы бер сис­тема барлыкка киләчәк. “Сүз 14 станция турында бара”, – дип ассызыклады Татарстан Президен­тының матбугат хезмәте җитәкче­се урынбасары.
 
Ә кайберәүләрнең, республикада чүп 100 процентка эшкәрте­лергә тиеш, дигән тәкъдименә кил­гәндә, бу – мөмкин эш түгел, диде Лилия Галимова. “Мондый  тәҗ­ри­бә дөнья күләмендә дә юк. Югыйсә безнең белгечләр күптән шунда барып, эш тәртибен өйрәнгән булыр иде, – диде ул. – Татарстанда чүпне эшкәртү юнәлешен үстерер­гә кирәк булуы белән килешәбез. Шунысын да искәртеп узасым килә: киләсе елда республикада пыяла ватыгын эшкәртү буенча предприятие ачу күздә тотыла. Пыяланы икенчел эшкәртү – безнең авырткан җир”. Ясалма каучукны эшкәртү юнәлешен киңәйтү дә каралган. Лилия Галимова әйтүенчә, бүген Татарстанда гамәлдә булган чүпне юкка чыгару схемасы шактый искергән һәм куркыныч тудыра. “Казанда яшәүчеләр генә дә елына 600 тонна чүп-чар чыгара. Шуның нибары 5 проценты яңадан эшкәртелә, калганы исә полигоннарга озатыла”, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.
 
Брифингта Осиново янында чүп яндыру заводын төзүгә каршы чыккан бер хатын-кызның гараждагы машинасын җимерүләренә бәйле хәлгә дә ачыклык керттеләр. Кайбер мәгълүматларга караганда, хокук саклаучыларга мөрәҗә­гать иткән зыян күрүчегә иң элек полиграфта тикшерү узарга тәкъ­дим ясаганнар. “Әлеге хәл шәхси йортта килеп чыккан. Гараж ишегалдында урнашкан. Биредә сакчы эт бар. Гадәттән тыш хәл булган көнне ишегалдында өч автомобиль булган. Алар арасыннан безнең илдә җитештерелгәне генә зыян күргән. Аның тәрәзәләрен ватканнар”, – диде Казан Кремле­нең рәсми вәкиле. Кыкасы, бу вакыйга тирәсендә сораулар күп.
 
Лилия Галимова шаккатыргыч яңалык артыннан куып, мәгълү­матны тиешенчә тикшермәүче журналистларга шелтә дә белдерде. Билгеле булганча, республикадагы кайбер мәгълүмат чаралары башкалада баласын татар теле дәресләренә йөртмәүче ата-анага штраф салулары һәм эштән куулары турында язды. “Мәсьәләне без дә өйрәндек. Бе­ренчедән, тугызынчы сыйныфта уку­чы кыз икенче һәм өченче чи­рекләрдә урыс теле дәресенә йөр­мәгән. Ассызык­лап әйтәм: сүз нәкъ менә урыс теле турында бара. Икенчедән, дәрес­ләрне даими калдырганы өчен кызның әнисен Авиатөзелеш районының балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә чакырганнар. Мондый очракта уку йорты һәрвакыт шулай эшли. Ул утырышка килмәгән. Өченчедән, бу хатын-кызның соңгы рәсми эш урыны булып “Сириус” оешмасы тора. Ул аннан 2017 елның 30 апрелендә үз теләге белән киткән. Әтисе исә икенче бер пред­приятиедә эшләгән. Ул аннан 2017 елның 31 декабрендә үз теләге белән киткән. Кемнеңдер сүзенә генә таянып, материал язу бик үк дөрес түгел, бу өстәмә тик­шерүләр һәм фактлар таләп итә”, – диде Лилия Галимова.
 
Татар теле турында сүз чыккач, Казан Кремленең рәсми вәкилен­нән киләсе елга уку программасын әзерләү турында да сорадылар. “Әлеге юнәлештә эш туктамаган. Программа кабинетларда төзелә. Аның белән махсус белгечләр шө­гыльләнә. Нинди дә булса нәти­җәләр турында сөйләргә иртәрәк. Уку елы уртасында үзгәрешләр кер­түнең мәгънәсе дә юк”, – диде ул.
 
Бу көннәрдә Башкортстанның Эстәрлетамак мәктәбендә булган хәлләр дә тынгылык бирми. “Бу – бик зур фаҗига. Татарстанда ел башыннан бирле мәктәпләрдә кө­чәй­телгән саклык чаралары га­мәлгә кертелгән. Мөгаллимнәр уку­чыларның үз-үзен тотышын, социаль челтәрдәге “тормышы”н  даими күзәтеп барырга тырыша. Республикада хәвеф-хәтәр китереп чыгарырга мөмкин булган балалар исемлеге юк, безнең өчен алар барысы да бертигез”, – диде Лилия Галимова.
 
Татарстанда сыер асраучыларга өстәмә ярдәм чаралары күрсә­тергә мөмкиннәр. “Сөт кризисы барыннан да бигрәк, илнең Үзәк, Төньяк-Кавказ һәм безнең Идел буе төбәкләренә тәэсир итте. Федераль дәрәҗәдә ярдәм чаралары күрсәтелә. Татарстан Президенты өчен әлеге тармакка ярдәм итү өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Сөт кризисы килеп чыккач та, Рөстәм Миңнеханов 800 миллион сум күләмендә субсидия бүлеп бирү турында карар кабул итте. Бу эш башкарылды инде. Өстәмә ярдәм чаралары күрсәтү мөмкинлеге дә бар”, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.04.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»